Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СӨЙЛӘМ

СӨЙЛӘМ.

 

Кешеләр үзара ничек сөйләшәләр?

1. Рәсемнәрне кара. Бу рәсемнәрнең кайсында — әйтеп, кайсында язып сөйләшәләр?

 

٭ Кешеләр очрашып, телефон һәм радио аша әйтеп сөйләшәләр. Хат, газет, журнал һәм китап ярдәмендә алар язып сөйләшәләр.

 

Сорау һәм җаваплар, сөйләү һәм язулар сөйләм була. Һәр сөйләүче яки язучы кеше сөйләм төзи.Язылган сөйләм текст дип атала.

 

2. Текстны укы. Бу сөйләмнең ничә җөм­ләдән торганын әйт.

 

Кечкенәдән үк эшләргә өйрән. Эш сөйгәнне ил сөяр. Халык кешене эшенә карап ярата. Кем эшләми, шул аша­мый.

 

Күчереп яз. Һәр җөмләнең беренче сүзе нинди хәреф белән башлана? Җөмлә беткәч, нәрсә куела?

 

3.Текстны укы. Һәр малайның сөйләмен укып күрсәт. Һәр сөйләмдәге җөмлә санын әйт.

 

       —Ак песи авырый,— диде Айдар.

       —Врачка күрсәтик. Аякларына ком­пресс куярга кирәк,— диде Галим.

       —Дөрес әйтмисез. Песи тычкан яра­та. Аңа тычкан кирәк. Шуннан соң ул терелер,— диде Тимур.

Газиз  Мөхәммәтшин.

 

Сөйләм нәрсәләрдән төзелә?

Иң кечкенә сөйләм ничә җөмләдән тора?

 

Сөйләм җөмләләрдән төзелә. Иң кечкенә сөйләм бер җөмләдән тора.

1. Сөйләм, җөмлә, сүз
2. Авазлар һәм хәрефләр
3. Иҗекләр
4. Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү һәм сүздәге хәрефләрне дөрес уку
5. Сүз төркемнәре



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2018 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^