Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СӨЙЛӘМ

ҖӨМЛӘ.

 

Җөмлә нәрсәне белдерә?

Җөмлә нәрсәләрдән төзелә?

 

4. Сул һәм уң яктагы сүзләрне чагыштырып укы.

 

 

Әти эштән

Әти эштән кайта.

Алсу аш

Алсу аш пешерә.

Әни мичкә

Әни мичкә яга.

 

 

Кайсы яктагы сүзләр төркемендә әйтергә теләгән уй тәмамланмаган? Кайсы яктагы сүз­ләр төркемендә уй тәмамланган?

Шуларның кайсы яктагылары җөмлә бу­лыр? Ни өчен? Һәр җөмләдә кем турында әйтелә?

 

5. Һәр юлдагы сүзләр төркемен укы. Җөмлә булганнарын гына язып ал.

 

Төн буе кар яуды.

Җир йөзе ап-ак кар белән

Иртән кешеләр кар көрәргә чыкты.

 

Икенче юлдагы сүзләр төркеме нигә җөмлә түгел? Җөмлә нәрсәне белдерә?

 

Җөмлә тәмамланган уйны белдерә.

 

6. Текстны укы. Сөйләмдә ничә җөмлә һәм һәр җөмләдә ничә сүз барлыгын әйт.

 

Кар — зур байлык.

Кышын игенчеләр кырда кар тотты. Шуңа күрә язын җирдә дым күп булды. Басулар дымга туенды. Игеннәр күкрәп үсте.

 

Җөмлә нәрсәләрдән төзелә? Җөмлә нәрсәне белдерә?

 

7. Укы. Һәр җөмләдәге сүзләр санын әйт.

 

Кыш. Буран. Салкын һава.

Яфрак кадәрле кар төшә.

Габдулла Тукай.

 

Күчереп яз. Бер сүздән генә торган җөмләләр астына сыз.

Җөмлә нәрсәләрдән төзелә? Иң кечкенә җөмлә ничә сүздән тора?

 

Җөмлә сүзләрдән төзелә.

Иң кечкенә җөмлә бер сүздән тора.

 

8. Сөйләмне җөмләләргә аерып укы. Уйла: һәр җөмләнең беренче сүзен нинди хәреф белән башлап язарсың, җөмлә беткәч, нәрсә куярсың?

 

балалар мәктәпкә килде кыңгырау чылтырады укытучы керде дәрес башланды

 

Текстны күчереп яз. Һәр җөмләнең беренче сүзе нинди хәреф белән башлана? Җөмлә беткәч, нәрсә куела?

 

Җөмләнең беренче сүзе баш хәреф белән башлап языла.

Җөмлә беткәч, нокта (.) куела.

 

9. Текстны укы һәм уйла: һәр җөмләдә нәрсә турында әйтелә һәм нишләде диелә?

 

Буран.

Урман ягыннан болыт күтәрелде. Кояш болыт артына качты. Көн караңгыланды. Көчле җил чыкты. Кар ява башлады.

 

10. Сүзләр төркемен җөмлә итеп укы.

Мәсәлән: Кар күп (нишләде?) яуды. ...

 

Кар күп .... Кошларга азык табу .... Укучылар бакчага җимлек .... Кошлар шунда ....

 

Күп нокта урынына нишләде? яки нишләделәр? соравына җавап булган сүзләрне куеп яз.

Менә шулай: Кошлар шунда җыелдылар. ...

 

1. Сөйләм, җөмлә, сүз
2. Авазлар һәм хәрефләр
3. Иҗекләр
4. Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү һәм сүздәге хәрефләрне дөрес уку
5. Сүз төркемнәре



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2018 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^