Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СӨЙЛӘМ

Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.

 

Җөмлә ахырында ни өчен төрле тыныш билгесе куела?

 

11. Һәр җөмләне тыныч  тавыш  белән әйтеп, аерып укы.

 

Яңа ел бәйрәме җитте Залда яшел чыршы утыра Балалар әйлән-бәйлән уйный Зал гөрләп тора

 

Җөмләләрне күчереп яз. Тыныч тавыш белән хәбәр итүне белдер­гән җөмлә ахырында нәрсә куела?

 

Тыныч тавыш белән хәбәр итүне белдергән җөмлә

ахырында нокта (.) куела.

 

12. Рәсемдә кемнәр бар, алар нишлиләр?

 

Малай белән кызга исем куш. Телдән әби, малай, кыз һәм песи турында хәбәр итүне белдергән җөмләләр төзе.

Рәсемгә карап, шул җөмләләрне әйт.

Мәсәлән:  Әби оек бәйли. ...

 

13. Беренче өч җөмләне тыныч тавыш бе­лән укы. Соңгы ике җөмләне шатлык хисе белән укы.

 

Пыскак яңгырлы көз үтте. Ак тун­лы кыш килде. Балалар чана шуарга чыкты.

Тышта шундый күңелле! Әйдәгез, без дә чыгыйк!

 

Күчереп яз. Тыныч тавыш белән хәбәр итүне белдергән җөмлә ахырында нәрсә куела? Хис белән хәбәр итүне белдергән җөмлә ахырында нинди билге куела?

 

Хис белән хәбәр итүне, өндәүне белдергән җөмләләр ахырында

өндәү билгесе (!) куела.

 

14. Нокта куелган җөмләләрне тыныч тавыш белән укы. Өндәү билгесе куелган җөмләләрне соклану, шатлык, өндәү хисе белән укы.

 

1.  Минем курчагым бар. Ул искиткеч матур!

2.  Кояш чыгып кына килә. Мин физ­зарядка ясыйм.  Иртәнге саф һавада нинди рәхәт! Һәркөн иртәнге зарядкага чыгыгыз!

 

15. Һәр юлдагы сүзләрдән җөмлә төзе. Һәр җөмләне баш хәрефле сүздән башла.

 

яраталар, спортны, бик, Балалар

шуа, Сәлимә, оста, тимераякта

шәп, Таһир, йөри, чаңгыда

һавада, Саф, рәхәт тә соң

 

Төзелгән җөмләләреңне яз. Тиешле тыныш билгеләрен куй. Ни өчен нокта, ни өчен өндәү билгесе куйганыңны аңлат.

 

16. Тыныш билгеләренә карап, башта эчтән укы. Аннары кычкырып укып күрсәт.

 

      —Дуслар, кая барасыз?

      —Карурманга барабыз.

      —Карурманда нишлисез?

      —Кура җиләк җыябыз.

      Җиләк белән нишлисез?

      Җиләктән как коябыз.

      —Бүре килсә, нишлисез?

      —Урман буйлап качабыз.

 

Сорауны белдергән җөмләләр ахырында нинди билге куелган?

Җавап җөмләләр ахырында нәрсә куелган?

 

Белергә теләп әйтелгән җөмлә ахырында сорау билгесе (?) куела.

 

17. Укы. Сорауны һәм хәбәр итүне бел­дергән җөмләләрне тап. Тиешле тыныш билгеләрен куеп яз.

 

    —Кем утырткан бу гөлләрне
     Кем су сипкән

    —Ләлә утырткан Ләлә су сипкән
     Ул зу-ур
үскән

Зәкия Туфайлова.

 

Сорауны белдергән җөмләләрдәге сорау сүз­ләренең астына сыз. Алар нәрсә дип сорыйлар?

 

18. Сорауны белдергән сүзгә басым ясап, җөмләләрне дөрес тавыш белән укы.

Ничә җөмлә һәм нинди җөмләләр икәнен әйт.

 

Кем безгә күмәч ашата

Кем эшли кырда

Сөт эчергән өчен кемгә

Рәхмәт укырга

 

Тыныш билгеләрен куеп яз.

 

19. Һәр җөмләне дөрес әйтеп укы. Уйла: һәр җөмлә ахырында нинди билге куярсың?

 

Бөтен җирне кар баскан Көн шундый матур Кар өстендә җәнлек эзләре бар Нәрсә эзләре икән алар

 

Тыныш билгеләрен куеп яз.

Ни өчен нокта куйдың?

Нигә өндәү  билгесе куйдың?

Ник сорау билгесе куйдың?

 

20. Бирелгән сүзләр төркемен җөмлә итеп (уйны тәмамлап) укы.

 

Керпе.

Шәүкәт абый урманда керпе .... Ул аны өйгә алып .... Керпе кыш буе өйдә ... . Яз ... . Без керпене урманга ....

 

Сүзләр төркемен җөмлә итеп яз.

Җөмлә нәрсәне белдерә?  Җөмлә нәрсә­ләрдән төзелә?

 

21. Тыныш билгеләренә карап, бер үк сүз­ләрдән торган җөмләләрне дөрес әйтеп укы.

 

Кояш чыкты. Кояш чыкты? Кояш чыкты!

Кар ява. Кар ява? Кар ява!

 

Нинди җөмлә ахырында нокта куела?

Нинди җөмлә ахырында өндәү билгесе куела?

Нинди җөмлә ахырында сорау билгесе куела?

1. Сөйләм, җөмлә, сүз
2. Авазлар һәм хәрефләр
3. Иҗекләр
4. Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү һәм сүздәге хәрефләрне дөрес уку
5. Сүз төркемнәре



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2018 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^