Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СӨЙЛӘМ

АВАЗ ҺӘМ ХӘРЕФ.

 

Аваз белән хәреф аермасын ничек белеп була?

Рәсемнәргә карап, предметларны белдергән сүзләрне парлап әйт. Һәр пардагы сүзләрнең авазлар санын һәм аермалы авазларын күңелдән билгелә.

 

 

Беренче ике сүзнең авазларын әйт. Бу сүзләрнең кайсы авазлары бертөрле?

Бу сүзләрнең аермалы авазларын әйт. Син нәрсә әйтәсең? Нәрсә ишетәсең?

Парлап бирелгән башка рәсемнәргә карата да шул ук эшләрне үтә.

Сүзләрне рәсемнәр тәртибендә парлап яз. Аермалы хәрефләр астына сыз.

 

 

Без авазларны әйтәбез, ишетәбез.

Без хәрефләрне язабыз, күрәбез һәм укыйбыз.

Сүзләр авазлардан ясала. Язганда, сүзләрдәге авазларны

хәрефләр белдерә.

 

33. Кычкырып укы һәм үзеңне үзең тыңла. Парлап бирелгән сүзләрдәге авазлар санын, бертөрле һәм аермалы авазларны әйт.

 

мал — мул

урам   урак

бүребөре

тарак — табак

 

Күчереп яз. Парлап бирелгән сүзләрнең аермалы хәрефләре астына сыз.

 

34. Зал сүзенең беренче авазын, ә камыл сүзенең ахыргы авазын башка авазлар белән алыштырып, сүзләр яса.

Алар ничәшәр авазлы? Аермалы аваз­ларын әйт.

Без авазларны ничек беләбез: күрепме, ишетепме?

 

35. Бирелгән сүзләрдән җөмлә төзеп яз. Җөмләне калын хәрефле сүздән башла.

 

укыта, балалар, мәктәптә, әни

 

Җөмләдә ничә сүз? Һәр сүздә ничә аваз, ничә хәреф? Язуда хәрефләр нәрсәләрне белдерә?

1. Сөйләм, җөмлә, сүз
2. Авазлар һәм хәрефләр
3. Иҗекләр
4. Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү һәм сүздәге хәрефләрне дөрес уку
5. Сүз төркемнәре



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2018 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^