Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СӨЙЛӘМ

Кеше исемнәре һәм фамилияләр.

 

38. Укы. Уйла да әйт: малайлар нигә ап­тырап кала?

 

Малайлар балык тота иде. Аларның берсен кемдер чакырды:

Малай, монда кил әле!

Малайлар сикереп тордылар. Бер-берсенә карашып, аптырап калдылар...

 

Кешеләргә исем ни өчен кирәк?

 

39. Укы һәм кара: җөмлә башында булмаса да, нинди сүзләр баш хәреф белән язылган?

 

Бүген мәктәптә Галия Сафина һәм Таһир Кәримов дежур тора. Чисталык­ны Айгөл Талипова тикшерә.

 

Күчереп яз. Кеше исеме астына бер, фамилиясе астына ике сызык сыз.

 

Кешеләрнең исемнәре һәм фами­лияләре

һәрвакыт баш хәреф белән языла.

 

40. Укы һәм җавап бир. Ни өчен роза, резеда, миләүшә сүзләре беренче җөмләдә юл хәрефе белән, ә икенче җөмләдә баш хәреф белән язылган?

 

Мәктәп бакчасында роза, резеда, ми­ләүшә чәчәк атты. Аларны Роза, Резеда һәм Миләүшә карап үстерде.

 

Күчереп яз. Чәчәк исемнәре астына бер, кеше исемнәре астына ике сызык сыз. Кеше исемнәре һәрвакыт ничек языла? Кеше исем­нәрен баш хәреф белән язу ни өчен кирәк?

 

41. Бу исемнәр ни өчен ике төрле языла? Алар нәрсә белдерә?

 

йолдыз, Йолдыз, карлыгач, Карлы­гач, әнис, Әнис, чәчәк, Чәчәк, энҗе, Энҗе, ирек, Ирек

 

Шул сүзләр белән җөмләләр төзеп яз.

 

42. Сыйныфтагы балаларга малайлар, кыз­лар яки укучылар дип әйтү генә җитәме? Кешеләргә исем нигә кирәк?

Сыйныфташларыңның исемнәрен әйт.

Берничә укучы бер үк исемдә булса, алар­ны ничек аерырсың?

 

Муса Закиров, Муса Харисов, Муса Камалов.

 

Кешегә фамилия ни өчен кирәк икән? Исем һәм фамилияләрне күчереп яз. Анна­ры Муса урынына Алсу исемен куеп яз.

 

43. Хикәяне укы, аннары күчереп яз. Кеше исемнәре астына бер, фамилияләр астына ике сызык сыз.

 

Дәрес беткәч.

Дәресләр бетте. Парта өсләрен Рәси­мә Шакирова сөртте. Идәнне Үзбәк Якупов себерде. Гөлләргә Фазилә Юлдашева су сипте.

 

Исем һәм фамилияләрдән башка, тагын нинди сүзләр баш хәреф белән язылган? Ни өчен?

1. Сөйләм, җөмлә, сүз
2. Авазлар һәм хәрефләр
3. Иҗекләр
4. Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү һәм сүздәге хәрефләрне дөрес уку
5. Сүз төркемнәре



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2018 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^