Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СӨЙЛӘМ

Хайван кушаматлары.

 

44. Укы. Уйла: йорт хайваннарына ку­шамат ник кирәк?

 

Исем кушу.

Айдар, дуслары килеп керүгә:

Безгә песи килде! дип сөенче алды.

Дуслары песине яраттылар. Аңа исем эзли башладылар.

Ул мыр-мыр мырылдый. Без аны Мырауҗан дип йөртик, диде Айдар.

   Тарзан! дип кычкырды Галим.

   Чәчәк әйбәт булыр,диде Рә­зинә.

Васька диде Тимур.

Ул ап-ак бит. Без аны Ак песи дип атыйк,диде Карачәч. Бу исем барысына да ошады.

Газиз  Мөхәммәтшин.

 

Тагын нинди хайваннарга шулай исем ку­шалар?

Хикәядән кеше исемнәрен беренче юлга, хайван кушаматларын икенче юлга күчереп яз.

 

Кеше исемнәре: ... , ...

Хайван кушаматлары: ... , ...

 

Хайван кушаматлары да ничек языла?

 

45. Укы. Үзең белгәннәрне дә өстәп, язып куй.

 

Хайван исемнәре: ат, сыер, эт, песи, кәҗә, ...

Хайван кушаматлары: Айдаш, Сөз­гәк, Акбай, Мияубикә, Сакалбай, ...

 

Хайван исемнәре ничек языла? Хайван кушаматлары ничек языла?

 

Кушаматлар   баш   хәреф   белән языла.

 

46. Укы. Кайсы юлда ат, кайсы юлда эт, кайсы юлда сыер кушаматлары язылганын әйт.

 

Дүрткүз, Актүш, Карач, Сарбай, Актырнак.

Сөтләч, Майбирә, Рекорд, Акбаш, Сөмбел.

Юртак, Алмачуар, Юлдаш, Ташкын, Чаптар.

 

Үзең нинди хайван кушаматларын белә­сең?

Кыргый хайваннарда кушамат буламы? Кайчан?

 

47. Укы. Хайван исемнәрен, хайван куша­матларын тап.

 

Безнең эт Сигнал исемле. Ул йорт саклый. Ә сыерны Чуар дип атап йөртә­без. Әни Чуарны сава. Песиебез Йол­дызкай әни тирәсендә чуала. Чуарның бозавы Актүш тә сөтне бик ярата.

 

Йортыгыздагы хайван кушаматларын әйт. Хайван исемнәре ничек язылган? Хайван кушаматлары ничек язылган? Тагын нинди сүзләр баш хәреф белән языл­ган? Ник?

1. Сөйләм, җөмлә, сүз
2. Авазлар һәм хәрефләр
3. Иҗекләр
4. Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү һәм сүздәге хәрефләрне дөрес уку
5. Сүз төркемнәре



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2018 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^