Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СӨЙЛӘМ

Шәһәр, авыл, елга исемнәре.

 

48. Укы. Шәһәр, авыл, елга исемнәре ничек языла — игътибар ит.

 

Без Татарстанда яшибез. Татарстан безнең Ватаныбыз. Аның башкаласы — Казан. Татарстанда Казан, Чаллы, Бө­гелмә, Чистай, Минзәлә, Түбән Кама кебек матур шәһәрләр бар. Татарстан җире аша Идел, Кама, Чулман, Агыйдел кебек зур елгалар ага.

Без Казансу елгасы буена урнашкан Казанбаш авылында торабыз. Казанбаш мәктәбенә Төрнәле, Күпербаш, Мөндеш, Казиле авылларыннан килеп укыйлар.

 

Тексттагы шәһәр, елга,  авыл исемнәрен табып, укып күрсәт. Аннары дәфтәреңә яз. Шәһәр, авыл, елга исемнәре ничек языла?

 

Шәһәр, авыл, елга исемнәре баш хәреф белән языла.

 

49. Парлап бирелгән сүзләрне укы. Ни өчен бер сүз — баш хәреф белән, ә икенчесе юл хәрефе белән язылганын әйт.

 

Уфа шәһәре, Урал елгасы, Арча поселогы, Әтнә авылы, Кама елгасы, Чиләбе шәһәре, Каргалы авылы.

 

50. Парлап язылган җөмләләрне чагыш­тырып укы. Авазлары бертөрле  сүзләрне билгелә. Ни өчен аларның берсе — юл хәрефе, ә икенчесе баш хәреф белән язылганын әйт.

 

1.  Әни казанда су кайната. Апа Казанда укый.

2.  Без елгадан алабуга тоттык. Абый­лар Алабуга шәһәрендә тора.

3.  Күл тирәсе камышлы.  Без Ка­мышлы авылында яшибез.

4.  Быел карлыган куакларында бөре күп. Бөребаш авылы Бөре елгасы буена утырган.

 

Шәһәр, авыл, елга исемнәре булган җөмлә­ләрне генә яз.

 

51. Хикәяләү килеп чыксын өчен, җөм­ләләрне тәртипкә салып яз.

 

Алар балык шулпасы пешерделәр. Сабир ике бәртәс тотты. Малайлар балыкка барды. Ә Зәки бер кушбаш эләктерде. Балык шулпасы бик тәмле булды.

 

Җөмләләр ни өчен син язган тәртиптә булырга тиеш?

Нинди сүзләр баш хәреф белән язылган?

 

52. Шигырьне сәнгатьле итеп укып күр­сәт. Кеше исемнәрен тап.

 

Без дә бүген мәктәпкә

Буш кул белән килмәдек,

Һәрберебез җәй көне

Бер нәрсә әзерләдек.

Әхмәт әнә тартмада

Эре кузак үстергән,

Әсгать белән Вил — икәү

Гөл үстереп китергән.

Илдус, Гали һәм Илдар

Төрле ташлар җыйганнар...

Булат җыен күргәннәрен

Язган дәфтәр китергән.

Әхмәт Фәйзи.

 

Кеше исемнәре һәрвакыт ничек языла?

Балалар беренче көнне мәктәпкә нәрсәләр алып киләләр?

Җәй көне сез нәрсәләр эшлисез? Ә мәк­тәпкә ничек ярдәм итәсез?

Уйлап кара әле:

Сезнең якта тау, чишмә, чокыр, күлләр бармы? Аларның исемнәре ничек?

Урман, болын, кырларның исемнәре бар­мы?

Шуларны дәфтәреңә яз.

1. Сөйләм, җөмлә, сүз
2. Авазлар һәм хәрефләр
3. Иҗекләр
4. Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү һәм сүздәге хәрефләрне дөрес уку
5. Сүз төркемнәре



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2018 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^