Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СӨЙЛӘМ

Сузык һәм тартык авазлар.

 

Нинди авазлар сузык аваз була?

Нинди авазлар тартык аваз була?

Тартык авазлар сузык аваздан ничек аерыла?

 

53. Рәсемдәге предметларны белдергән сүз­ләрне парлап әйт. Парлап әйтелгән сүзләрнең беренче авазларын аерым әйтеп чагыштыр.

 

 

Кайсы авазларны әйткәндә авыз киң ачы­ла, һава иркен чыга, тавыш көчле була, һәр аваз теләгән кадәр сузыла ала?

Кайсы авазларны әйткәндә авыз йомыла, һава кысылып чыга, тавыш көчсез була?

 

Сузык авазлар: [а, ә, у, ү, ы, э, о, ө, ый, и].

 

54. Сүзләрне укы. Нинди аваздан башлан­ганын билгелә. Кара: кайсы сузык аваздан башланган сүз булмый?

 

ат, әз, ук, үр, ыс, эш, он, өч, ый..., ил

 

Сүзләрне күчереп яз. Сузык аваз хәрефләре астына сыз.

Хәзер бу сүзләрнең икенче хәрефләре белдергән авазларны әйт. Аларны көчлерәк итеп әйткән саен, авыз нишли, һава ничек чыга?

Нинди авазлар тартык аваз булыр?

 

Тартык авазлар: [б, в, г, д, ж, җ, з, й, к, л, м, н, ң, п, р, с, т, ф, х, һ, ц, ч, ш, щ, гъ, къ].

1. Сөйләм, җөмлә, сүз
2. Авазлар һәм хәрефләр
3. Иҗекләр
4. Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү һәм сүздәге хәрефләрне дөрес уку
5. Сүз төркемнәре



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2018 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^