Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СӨЙЛӘМ

Калын һәм нечкә сузык авазлар.

 

55. Парлап бирелгән хәрефләр белдергән авазларны чагыштырып әйт. Кайсы авазлар  калын, кайсы авазлар нечкә әйтелә?

 

а — ә, у ү, ы — э, о — ө, ый — и

 

Барлыгы ничә сузык аваз? Ничә пар?

Хәзер аерып яз:

 

Калын сузык авазлар: [а], ...

Нечкә сузык авазлар: [ә], ...

 

56. Укы һәм кара: һәр сүз нинди сузык авазлар белән генә бирелгән?

 

Кәбестәләр, суганнар

Түтәлләргә тулганнар.

Әхмәт Ерикәй.

 

Күчереп яз. Сузык аваз хәрефләре астына сыз.

Нинди сузык авазлар булган сүзләр калын әйтелешле була?

Нинди сузык авазлар булган сүзләр нечкә әйтелешле була?

 

57. Калын әйтелешле сүзләргә нечкә әйте­лешле сүзләр табып яз.

Мәсәлән: таба тәбә, ...

 

таба—..., кул—..., тыш —..., тора — ..., тыймый...

 

Парлап  язылган  сүзләр  бер-берсеннән ничек аерыла? Парлап укы.

 

а — ә, у ү, ы — э, о — ө, ый — и

 

Кайсы сузык аваз ике хәреф белән белдерелгән?

Парлап бирелгән сүзләрне чагыштырып укы.

 

ти — тый, үти — утый, әби — абый

1. Сөйләм, җөмлә, сүз
2. Авазлар һәм хәрефләр
3. Иҗекләр
4. Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү һәм сүздәге хәрефләрне дөрес уку
5. Сүз төркемнәре



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2018 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^