Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СӨЙЛӘМ

Иҗек.

 

Сүздә ничә иҗек була? Сүздәге иҗекләр санын ничек белеп була?

 

60. Рәсемнәргә кара. Предметларны бел­дергән сүзләрне иҗекләргә бүлеп әйт.

 

 

Бу сүзләрнең беренче иҗекләре ничә аваз­дан тора? Алар нинди авазлар?

Калган иҗекләр ничәшәр авазлы? Аларда сузык аваз ничә?

Сузык аваз булмаган иҗек бармы?

 

61. Сүзләрне иҗекләргә бүлеп яз. Сузык аваз хәрефләре астына сыз.

 

апа, әби, учак, үлән, ылыс, эре, олы

 

Һәр иҗектә сузык аваз ничә генә?

Иң кечкенә иҗек нинди аваздан гына тора? Нинди аваз иҗек төзи? Тартык аваздан гына торган иҗек буламы?

 

Сүзләр иҗекләргә бүленә: у /мар /та.

Һәр иҗектә сузык  аваз бер генә була.

Иң кечкенә иҗек    бер сузыктан гына тора.

Сузык аваз иҗек төзи.

 

62. Саннарны укы. Санны белдергән сүз­ләрне иҗекләргә бүлеп әйт.

 

2, 6, 7, 8, 9

 

Һәр сүздә ничә иҗек? Һәр иҗектә ничә сузык, ничә тартык аваз бар? Һәр иҗектәге нинди авазларда тавыш көчлерәк була? Нинди авазлар иҗек төзи?

 

63. Сүзләрне иҗекләргә бүлеп укы. Баш­та — бер иҗекле, аннары — ике иҗекле, ахырдан өч иҗекле сүзләрне яз. Сузык аваз хәрефләре астына сыз.

 

ут, курчак, корт, дәфтәр, чөгендер, балтырган, шомырт, умарта, шкаф

 

Сүздәге иҗекләр санын нинди авазларга карап та белеп була?

Сүзләр ничә иҗекле була?

 

 

Сүздә ничә сузык аваз булса, шул­кадәр иҗек була. Сүзләр бер иҗекле дә, күп иҗекле дә була: сөт, катык, эремчек.

 

64. Бер, ике, өч иҗекле сүзләр уйлап әйт. Иҗекләргә бүлеп яз.

Менә   шулай:

кил,    кил/мә,     кил/мә/сен

сүз,     суз/лек,    сүз/лек/чә ...

Һәр иҗектә сузык аваз ничә генә була? Нинди аваз иҗек төзи?

 

65. Укы. Малайлар исемен кызлар исеме итеп әйт.

Аннары парлап яз.

 

Әмин —...       Җәмил — ...

Сәлим —...     Дамир —...

Мансур —...    Гали — ...

Илгиз—...       Галим—...

 

Үрнәк:  Әмин Әминә, ...

Кызлар  исемендә  ни  өчен  иҗек  саны артты?

 

66. Укы. Сүзләрнең бертөрле иҗекләрен тап. Аларның нинди авазга беткәнен әйт.

 

сагыз, сабак, сарык, сабын пәке, ике, бәке, күке

 

Тартык авазга беткән иҗекләр бармы?

 

67. Укы. Бу сүзләрнең кызыклы  ягы нәрсәдә?

 

чәчә, чәкчәк, былбыл, ләкләк, тартар, мәрмәр, Ләлә, Биби

 

Башта — сузык авазга беткән иҗекләре булган сүзләрне, аннары тартык авазга беткән иҗекләре булган сүзләрне яз.

 

68. Сүзләрне иҗекләп укы. Иҗекләрнең урыннарын алыштырып әйт.

 

чабак, каба, бата, руда, Куба, сәке, бая

 

Нинди сүзләр килеп чыкты? Бу сүзләр ничек ясалды?

Шул сүзләрне парлап яз.

Менә   болай: чабак — бакча, ...

Парлап бирелгән сүзләрнең уртак һәм аермалы билгеләрен әйт.

 

69. Рәсемне җентекләп кара. Анда кем­нәрне күрәсең? Алар нишлиләр?

 

 

Малайларга исем куш. Аннары, сорауларга карап, хикәя төзеп сөйлә.

Бу кайсы вакыт?

Балалар нишлиләр?

Гали белән Наил нишли?

Марат нишли?

Самат нишли?

Алар кемгә утын кисәләр?

1. Сөйләм, җөмлә, сүз
2. Авазлар һәм хәрефләр
3. Иҗекләр
4. Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү һәм сүздәге хәрефләрне дөрес уку
5. Сүз төркемнәре



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2018 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^