Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СӨЙЛӘМ

Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

 

Язганда, сүз дәфтәр битендәге юл ахырына сыймаса, нишләрсең?

 

70. Хикәяне укы.

 

Без хәзер яңа мәк­тәптә укыйбыз. Бы­ел салынган мәктәп­нең тәрәзәләре киң. Сыйныф бүлмәлә­ре иркен. Анда җи­һазлар да күп. Мәк­тәбебезне   яратабыз.

 

Кайбер сүзләр ни өчен бүленгән?

Алар ничәшәр кисәккә бүлен­гән?

Сүзләр ике ки­сәккә кайсы урыннан бүлен­гән?

 

Шул ук сүзләрне, юлдан юлга күчерү өчен, башкача да бүлеп була.

Менә болай: мәк-тәпнең, бүл-­мәләре, булмәәре, җиһаз-лар, мәктә­бебезне, мәктәбе-безне, мәктәбебез-не.

Юлдан юлга күчергәндә, сүз ничә кисәккә бүленә?

Сүз юлдан юлга ничек кенә күчерелә?

 

Юан, юкә, юмарт

Яхъя, дәрья, дөнья

 

Бу сүзләрне юлдан юлга күчереп буламы?

 

Юлдан юлга күчерү өчен, сүз ике кисәккә бүленә.

Сүз юлдан юлга иҗеккә бүленгән урыннан гына күчерелә. Сүзнең бер хәрефен юл ахырында калдырырга да, икенче юлга күчерергә дә яра­мый.

 

71. Сүзләрне юлдан юлга күчерү урын­нарыннан икешәр кисәккә бүлеп яз.

Мәсәлән: алабуга, алабуга, ...

 

алабуга, абага, көнбагыш, әрекмән, умырзая, юмарт, машина, егерме, әрем, кыя, кое

 

Алабуга, абага, әрекмән, умырзая, егерме сүзләрен, юлдан юлга күчерү өчен, башкача бүлеп буламы? Ник бүлеп булмый?

Юмарт, әрем, кыя, кое сүзләре, икешәр иҗекле булса да, юлдан юлга ни өчен бүлеп күчерелми?

 

 72. Дәфтәр битен карандаш белән икегә бүл. Хикәяне сул ягына яз.

Юлга сыймаган сүзләрне, кагыйдә буенча бүлеп, икенче юлга күчер.

Калын хәрефле сүзләрне, юлдан юлга кү­черелә торган урыннардан иҗекләргә бүлеп, дәфтәрнең уң ягына яз.

 

Безнең әбинең ак тавыгы бар. Ул көн дә йомырка сала. Әби ак тавыгын бик ярата. Ул аны тәмле җимнәр белән сыйлый.

Абдулла Алиш.

 

73. Укы. Юлдан юлга күчерү өчен, сүз­ләрне кисәкләргә бүлеп яз.

 

тәгәрмәч, каюта, сәяхәт, такыя, өянке, егет, хикәя, авыл, әкият, спорт, дәфтәр, китап

 

Юлдан юлга бүлеп күчерелми торган иҗек­ләр һәм сүзләр астына сыз.

 

74. Сүзләрне дөрес әйтеп, иҗекләргә бүлеп укы. Уйла:  сүзне икегә бүлеп юлдан юлга күчергәндә, тавышсыз хәрефләр (ъ, ь) кайсы иҗектә булыр?

 

вәгъдә, тәкъдим, яшьтәш, аръяк, көньяк, дөнья, альбом

 

Сүзләрне, юлдан юлга күчерү өчен, кисәк­ләргә бүлеп яз.

Тавышсыз хәрефләр кайсы иҗектә була?

 

Тавышсыз хәрефләр (ъ, ь) үзлә­реннән алдагы хәрефләрдән аерып күчерелми: вәгъ-дә, ятъ-мә.

 

75. Сүзләрне иҗекләп укы. Башта иҗек­ләргә бүлеп яз. Аннары шул ук сүзләрне, юлдан юлга күчерү өчен, кисәкләргә бүлеп яз.

 

югары, елан, Ильяс, әрәмә, Әгъзам, хикәя, юмарт, гаилә, умарталык

 

Үрнәк:  ю/га/ры, ... юга-ры, ...

Сүзләр иҗекләргә ничек бүленә? Сүздәге иҗек санын ничек белеп була?

Сүзләр юлдан юлга ничек күчерелә? Тавышсыз хәрефләр (ъ, ь) кайсы иҗектә кала?

1. Сөйләм, җөмлә, сүз
2. Авазлар һәм хәрефләр
3. Иҗекләр
4. Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү һәм сүздәге хәрефләрне дөрес уку
5. Сүз төркемнәре



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2018 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^