Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СӨЙЛӘМ

Э — е хәрефләре.

 

Э хәрефе сүзнең кайсы урынында языла?

 

78. Рәсемдәге предмет исемнәрен иҗек­ләргә бүлеп әйт һәм һәр иҗектәге сузык авазларны тап.

 

 

Беренче иҗекләрдә нинди сузык аваз ишетелә?

Икенче иҗекләрдә нинди сузык аваз ишетелә?

Шул ук сүзләрне укы:

 

элгеч, эскерт, эремчек

 

Бер үк [э] авазы сүз башында кайсы хәреф белән күрсәтелгән?

Ә сүз башында булмаганда кайсы хәреф белән күрсәтелгән?

[э] авазы язуда ничә төрле хәреф белән күрсәтелә?

 

79.Баганалап бирелгән сүзләрне укы. Кара: бу сүзләрдә э, е хәрефләре кайсы авазны гына күрсәткән?

 

эшче     эссе     элемтә

энҗе     элек     эчемлек

 

Күчереп яз; э, е хәрефләре астына сыз.

Ә хәрефе сүзнең кайсы урынында гына языла? Сүз башында булмаганда, [э] авазын белдерү өчен, нинди хәреф языла?

 

[э] авазын белдерү өчен, сүз ба­шында — э хәрефе,

башка урыннарда е хәрефе языла.

 

80. Дөрес укырга өйрән.

Күзәт: э, е хәрефләре беренче юлдагы сүз­ләрдә ничек укыла?

Икенче, өченче юлдагы сүзләрдә ничек укыла?

 

эре, элгеч, кеше, беренче

электр, этажерка, телефон, тренер

энергия, директор, конверт, билет

 

Күчереп яз, э һәм е хәрефләре астына сыз. Кайсы юлдагы сүзләрдә э, е хәрефләре киң әйтелешле булып укыла?

 

81.Күп нокта урынына тиешле сузык авазны әйтеп, хикәяне укы. Сүзнең кайсы урынында —  э, кайсы урынында е хәрефе язылырга тиешлеген уйла.

 

Чебиләр фермасы.

М...нә ч...биләр ф...рмасы. Б...з ...кскурсиягә килд...к. Ф...рма ...че җылы. Анда ...лектр яна. ...шчеләр ак халат киеп ...шлиләр.

 

Тиешле хәрефләрне куеп, күчереп яз.

Язуда э, е хәрефләре нинди авазларны белдерә һәм сүзнең кайсы урыннарында языла?

1. Сөйләм, җөмлә, сүз
2. Авазлар һәм хәрефләр
3. Иҗекләр
4. Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү һәм сүздәге хәрефләрне дөрес уку
5. Сүз төркемнәре



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2018 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^