Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СӨЙЛӘМ

Ө — е хәрефләре.

 

Ө хәрефе сүзнең ничәнче иҗегендә генә языла? Нинди сүзләрдә  е хәрефе «ө»ләштереп укыла?

 

82.Рәсемдәге предмет исемнәрен иҗекләп әйт. Тыңла: һәр иҗектә нинди сузык аваз ишетелә?

 

 

Хәзер шул сүзләрне укы һәм иҗекләргә бүлеп яз, аннары ө, е хәрефләре астына сыз.

 

төлке, төтен, чөгендер

 

Ө хәрефе сүзнең ничәнче иҗегендә генә языла?

Калган иҗекләрдә, [ө] авазы ишетелсә дә, нинди хәреф языла?

 

Ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла.

Калган иҗекләрдә, [ө] авазы ише­телсә дә, е хәрефе языла.

 

83. Сүзләрне иҗекләп укы. Кара һәм әйт: ө  хәрефе  сүзнең  ничәнче  иҗегендә генә язылган?

 

өрек     бөре    сөлге    мөгез

өлеш    дөге     көзге    көмеш

 

Сүзләрне күчереп яз; ө, е хәрефләре астына сыз. Нинди сузыктан соң е хәрефе «ө»ләштереп укыла?

Бу сүзләр калынмы, нечкәме? Ни өчен?

 

84. Сүзләрне дөрес әйтеп, чагыштырып укы. Икенче иҗекләрдәге е хәрефләренең укылышындагы аерманы әйт. Шул сүзләрне кертеп,   телдән җөмләләр төзе.

Мәсәлән: Бакчада эре алмалар күп. Шулпа өстенә өре чыккан...

 

эре өре    бетер — бөтер

эчлек өчлек    селек — сөлек

 

Күчереп яз. Парлап бирелгән сүзләрнең аермалы хәрефләре астына сыз.

Э хәрефе сүзнең кайсы урынында гына языла?

Ө хәрефе сүзнең ничәнче иҗегендә генә языла?

Сүзнең беренче иҗегендә нинди сузык аваз хәрефе булганда, башка иҗекләрдәге е хәрефе «ө»ләштереп укыла?

 

85. Күп нокта урынына тиешле авазларны әйтеп, хикәяне укы.

 

Кыш килде.

Кырда  к...зг..... шләр   б...тте. Җирләр с...р...лде. К...ннәр суытты. М...нә б...р...нче кар т...ште. К...ш...ләр җылы ки...мнәрен киде. Т...рлекләр ф...рмаларга к...рде. Кыш килд... . Җир ...сте ап-ак булды.

 

Э, ә, е хәрефләренең тиешлесен куеп, күчереп яз.

 

8 нче МАРТ — ХАЛЫКАРА ХАТЫН-КЫЗЛАР КӨНЕ.

 

86. Малай белән кызның әниләр бәйрәменә әзерләнүе турында рәсемнәргә карап сөйлә.

 

1. Сөйләм, җөмлә, сүз
2. Авазлар һәм хәрефләр
3. Иҗекләр
4. Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү һәм сүздәге хәрефләрне дөрес уку
5. Сүз төркемнәре



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2018 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^