Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СӨЙЛӘМ

О — ы хәрефләре.

 

Нинди сүзләрдә ы хәрефе «о»лаштырып укыла?

 

87.Рәсемдәге предмет исемнәрен   әйт.

 

 

Һәр иҗектә нинди сузык аваз ишетелә? Хәзер шул сүзләрне укы һәм иҗекләргә бүлеп яз. О, ы хәрефләре астына сыз.

 

солы, борыч, соскыч, орчык

 

О хәрефе сүзнең ничәнче иҗегендә генә языла?

Калган иҗекләрдә, [о] авазы ишетелсә дә, нинди хәреф языла?

 

О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Калган иҗекләрдә, [о] авазы ишетелсә дә, ы хәрефе языла.

 

Бу кагыйдә кайсы хәрефләр кагыйдәсенә охшаган?

 

88. Кагыйдә буенча о,  ы хәрефләренең тиешлесен куеп яз.

 

бор...ч, к...р...ч, ч...к...р, б...л...н, б...л...т

 

О хәрефе сүзнең ничәнче иҗегендә генә языла?

 

89. Сүзләрне дөрес әйтеп, чагыштырып укы. Икенче иҗекләрдәге ы хәрефенең укы­лышындагы аерманы әйт.

 

Кырым корым    быргы боргыч

кылыч корыч     чыгыр чокыр

 

Күчереп яз. Икенче иҗекләрдәге о, ы хәрефләре астына сыз.

Нинди сүзләрдә ы хәрефе «о»лаштырып укыла?

 

90. Беренче һәм икенче юлдагы сүзләрне дөрес әйтеп укы.

Күзәт: кайсы юлдагы сүзләрдә о хәрефләре киң әйтелешле булып укыла?

 

орлык    корыч        болытлы

орден     компас     порошок

 

Күчереп яз. О хәрефләре астына сыз. Икенче юлдагы сүзләрдә о хәрефе ничек укыла?

 

91. Беренче һәм икенче юлдагы сүзләрне дөрес әйтеп укы. Күзәт: кайсы юлдагы сүзләрдә ы хәрефе киң әйтелешле булып укыла?

 

ылыс, кызыл, тыныч, кылыч

посылка, вывеска, косынка

 

Икенче юлдагы сүзләрдә ы хәрефе ничек укыла?

 

92. Хикәяне укы. Тиешле хәрефләрне куеп яз.

 

Кышкы т...ннәр оз...н. Тышта к...ры суык. Күктә йолд...злар җем...лди. Ф...рмада җ...лы. Анда ...лектр лам­почкалар... яна. Г...лс...м апа бо­зауларга сил...с сала.

 

Э хәрефе сүзнең кайсы урынында гына языла?

Ө хәрефе сүзнең ничәнче иҗегендә генә языла?

О хәрефе нинди сүзләрдә беренче иҗектә генә языла?

О — ы, ө — е хәрефләре булган сүзләрне чагыштырып укы. Охшаш һәм аермалы якларын әйт.

 

соры     тонык    орлык    ногыт

төзек    мөгез     өрлек     сөлек

1. Сөйләм, җөмлә, сүз
2. Авазлар һәм хәрефләр
3. Иҗекләр
4. Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү һәм сүздәге хәрефләрне дөрес уку
5. Сүз төркемнәре



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2018 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^