Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СӨЙЛӘМ

Я хәрефе.

 

Баганалап бирелгән сүзләрне укы һәм әйт: я хәрефе беренче-икенче баганадагы сүз­ләрдә — кайда, өченче-дүртенче баганадагы сүзләрдә нинди аваз хәрефләреннән соң языл­ган?

 

ясмык    яшен    ияк    тояк

ялкын    ядәч     дөя     кыя

 

Күчереп яз, я хәрефләре астына сыз. Я хәрефе сүз башында һәм сузык  аваз хәрефләреннән соң ничек укыла?

 

Я хәрефе сүз башында һәм сузык аваз хәрефләреннән соң калын

сүз­ләрдә — «йа», нечкә сүзләрдә «йә» дип укыла.

 

Сүзләрне иҗекләргә бүлеп укы һәм кара: я хәрефе нинди аваз хәрефләреннән соң һәм иҗекнең кайсы урынында язылган?

 

маяк, куян, кыяк, чынаяк, әкият, көянтә, кыя, җәя, чия, оя, өя

 

Күчереп яз, я һәм аның алдындагы хәреф астына сыз. Карандаш белән бүлеп, иҗек чиген күрсәт: ма/як, ...

Сүз башында булмаганда, я хәрефе нинди аваз хәрефләреннән соң «йа», «йә» дип укыла?

 

95. Укы. Калын һәм нечкә сүзләрне тап. Я хәрефе нинди сузыклы сүзләрдә «йа» дип, нинди сузыклы сүзләрдә «йә» дип укыла?

 

кояш, ядрә, якын, өянке, яфрак, сөяк, пыяла, хикәя, таяк, җәя, яна, янә

 

Башта —  калын, аннары нечкә сузыклы сүзләрне күчереп яз. Һәр сүздәге я һәм сузык аваз хәрефләре астына сыз.

Үрнәк :  кояш, ... ядрә, ...

 

96. Күп нокта урынына [йа] яки [йә] авазларын әйтеп, сүзләрне укы һәм, я хәрефен куеп, күчереп яз.

 

та...к, ...рма, ...шел, сө...к, би...ләй, ба...н, кө...нтә, пы...ла

 

Калын укылган я һәм сузык аваз хәреф­ләре астына — бер, нечкә укылган я һәм сузык аваз хәрефләре астына ике сызык сыз.

Нинди сузык аваз хәрефе булган сүзләрдә я калын укыла?

Нинди сузык аваз хәрефе булган сүзләрдә я нечкә укыла?

Чагыштыр:  оя - өя, кыя - кия.

 

97. Юллап бирелгән сүзләрдән җөмлә төзеп яз.

 

Асия, Разия, һәм, ясыйлар, рәсем

Зыя, укыйлар, белән, Дилә, яхшы

эшли, апа, яследә, Язилә

1. Сөйләм, җөмлә, сүз
2. Авазлар һәм хәрефләр
3. Иҗекләр
4. Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү һәм сүздәге хәрефләрне дөрес уку
5. Сүз төркемнәре



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2018 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^