Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СӨЙЛӘМ

Ю хәрефе.

 

98. Укы һәм әйт: ю хәрефе беренче бага­надагы сүзләрдә — кайда, икенче баганадагы сүзләрдә  нинди  аваз  хәрефләреннән  соң язылган?

 

 

юрган

каюта

юшкын

кыю

юкә

биюче

юеш

җәю

 

Күчереп яз, ю хәрефләре астына сыз. Ю хәрефе сүз башында һәм сузык аваз хәрефләреннән соң ничек укыла?

 

Ю хәрефе сүз башында һәм сузык аваз хәрефләреннән соң калын сүз­ләрдә —  «йу», нечкә сүзләрдә «йү» дип укыла.

 

99. Сүзләрне иҗекләргә бүлеп укы. Кара: ю хәрефе нинди аваз хәрефләреннән соң һәм иҗекнең кайсы урынында язылган?

 

каюта, сөю, җыючы, кию, июль

 

Күчереп яз, ю һәм аның алдындагы сузык аваз хәрефе астына сыз, иҗекләргә аер.

Үрнәк:  ка/ю/та, ...

 

100. Күп нокта урынына [йу] яки [йү] авазларын әйтеп, сүзләрне укы.

 

...март, Ка...м, Ә...п, ...рган, ...ри, ба..., би... , ...ан, ...тәл

 

Күп нокта урынына ю хәрефен куеп яз. Сүздәге ю һәм сузык аваз хәрефе астына сыз.

Менә   болай:  юмарт, ...

Сүздә калын сузык аваз хәрефе булса, ю хәрефе ничек укыла? Нечкә сузык аваз хәрефе булса, ничек укыла?

 

101. Күп нокта урынына я яки ю хәреф­ләрен куеп яз.

 

Кы...м белән ...ныс урманга барды. Алар гөмбә җы... башлады. Кы...м урман ...лыннан а... килгәнен күрде. Малайлар юан ...кә агачы артында качып тордылар. А... урман эченә кереп ...галды.

1. Сөйләм, җөмлә, сүз
2. Авазлар һәм хәрефләр
3. Иҗекләр
4. Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү һәм сүздәге хәрефләрне дөрес уку
5. Сүз төркемнәре



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2018 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^