Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СӨЙЛӘМ

Е, е хәрефләре.

 

102. Сүзләрне иҗекләп укы һәм әйт: е хәрефе беренче баганадагы сүзләрдә кайда язылган? Икенче һәм өченче баганадагы сүзләрдә нинди аваз хәрефләреннән соң һәм иҗекнең кайсы урынында язылган?

 

елга        сыек        куе

егет        тиен        бие

 

Күчереп яз, е хәрефләре астына сыз. Е, е хәрефләре сүз башында һәм сузык аваз хәрефләреннән соң ничек укыла?

 

Е, е хәрефләре сүз башында һәм сузык аваз хәрефләреннән соң калын сүзләрдә «йы», нечкә сүзләрдә «йә» дип укыла.

 

Күп нокта урынына, сузык аваз хәрефләренә карап, [йы] яки [йә] авазларын әйтеп, сүзләрне укы.

 

ки...м, ка...ш, сы...р, ...фәк

са...скан, ки...з, у...нчык, ...лга

 

Күп нокта урынына е хәрефен куеп, башта — калын, аннары нечкә әйтелешле сүзләрне яз.

Сүздә нинди сузык аваз хәрефе булса, е хәрефе «йы» дип, нинди сузык аваз хәрефе булса «йә» дип укыла?

 

104. Сүзләрне иҗекләп, дөрес әйтеп укы. Кара: е хәрефе нинди аваз хәрефләреннән соң язылган һәм ничек укыла?

 

керпе, чебен, бетергеч, себерке

делегат, резеда, цемент, тренер

 

Кайсы юлдагы сүзләрдә е хәрефе тар әйтелешле булып укыла?

Кайсы юлдагы сүзләрдә е хәрефе киң әйтелешле булып укыла?

 

105. Күп нокталар урынына е хәрефен куеп, шигырьне яз.

 

Юл бу...нда ка...н үсә,—

Үсә сылу тәти...м.

Юл бу...ндагы ка...нны

Кисә күрмә, әти...м!

 

Ашальчи Ока.

 

Е, е хәрефләре нинди сүзләрдә «йы» дип, нинди сүзләрдә «йә» дип укыла?

Тартык аваз хәрефләреннән соң язылган е хәрефе ничек укыла?

1. Сөйләм, җөмлә, сүз
2. Авазлар һәм хәрефләр
3. Иҗекләр
4. Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү һәм сүздәге хәрефләрне дөрес уку
5. Сүз төркемнәре



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2018 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^