Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СӨЙЛӘМ

Й хәрефе.

 

Й хәрефе [й] авазы булган сүзләрнең кайсы урыннарында языла?

 

107. Рәсемдәге предмет исемнәрен әйт. Һәр сүздәге беренче ике авазны ишетеп билгелә.

 

 

Хәзер шул предмет исемнәрен укы.

 

йомгак, йөзек, йозак, йөгән

 

Й хәрефе сүз башында нинди хәрефләр алдында гына язылган?

 

108. Сүзләрне чагыштырып укы. Күчере яз һәм йо, йә хәрефләре тезмәсе астына сыз.

 

 

    о

    ө

йомры

 

йөзем

йомран

йөрәк

йорт

йөк

йокы

йөгерә

йон

йөз

 

Й хәрефе сүз башында нинди хәрефләр алдында гына языла?

 

Й хәрефе сүз башында о, ө хәреф­ләре алдында гына языла.

 

109. Күп нокта урынына тиешле авазларны әйтеп, табышмакны укы. Икенче хәрефкә карап, һәр сүз башында нинди хәреф язылырга тиешлеген әйт.

 

...омры ...омшак сары ...омгак

...өгереп ...өри чирәмдә.

 

Күчереп яз. Й хәрефе булган һәр сүзнең беренче ике хәрефе астына сыз.

Й хәрефе сүз башында кайсы хәрефләр алдында гына языла?

 

110. Күп нокта урынына тиешле авазларны әйтеп, сүзләрне укы. Һәр сүзгә игътибар ит: й, я, ю, е хәрефләренең кайсы язылырга тиешлеген әйт.

 

...одрык —  ...рма     ...омыш —...март
...
өрәк— ...дрә      ...өк — ...кә

 

Күчереп яз. Һәр сүз башындагы ике хәреф астына сыз.

Үрнәк: йодрык ярма, ...

Сүз башында й хәрефе кайсы хәрефләр алдында гына языла?

 

111. Укы һәм иҗекләргә бүлеп яз. Аннары й һәм аның алдындагы сузык аваз хәрефләре астына сыз.

Менә   шулай: байрак, ...

 

байрак

сарай

әйт

бәйрәм

абый

кайт

 

Сүз башыннан башка урыннарда й хәре­фе нинди аваз хәрефләре артында гына языла?

 

Сүз башыннан башка урыннарда й хәрефе сузык аваз

хәрефе артында гына языла.

 

112. Укы, [й] авазын белдергән й, я, ю, е хәрефләренең тиешлесен куеп яз.

 

Җә...ге а...з, а...лы төн. Күктә ...олдызлар җемелди. ...лга бу...ндагы туга...да кошлар са...рый. ...омшак җил исә. ...шел чирәмдә атлар, та...лар утлап ...өри. Хә...дәр белән Ка...м ат саклый.

 

Й һәм аның янындагы сузык аваз хәреф­ләре астына сыз.

Й хәрефе сүзнең кайсы урыннарында языла?

1. Сөйләм, җөмлә, сүз
2. Авазлар һәм хәрефләр
3. Иҗекләр
4. Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү һәм сүздәге хәрефләрне дөрес уку
5. Сүз төркемнәре



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2018 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^