Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СӨЙЛӘМ

В хәрефе.

 

113. В хәрефе белдергән авазны иреннәр белән генә әйтеп, сүзләрне укы.

В хәрефе нинди авазны белдергәнен әйт.

 

Вәли

аваз

вакыт

тавыш

Ватан

чикләвек

 

Сүзләрне иҗекләргә бүлеп яз. В хәрефе булган иҗекләр астына сыз.

В хәрефе сүзнең кайсы урыннарында языла?

 

В хәрефе сүз һәм иҗек башында языла.

 

114. Күп нокта урынына в хәрефен куеп, сүзләрне иҗекләргә бүлеп яз.

 

са...ыт, ...алчык, гөрлә...ек, һа...а

Сә...ия, Ка...и, ...атык, а...ыл

 

В хәрефе сүзләрнең кайсы урыннарында языла?

В хәрефе ничек укыла?

 

115. Бу сүзләрдәге в хәрефен аскы иренне өске тешләргә тидереп укы.

 

ваза, вагон, вертолёт, крыжовник, вафля

 

Бу сүзләрдә в хәрефе нинди авазны белдерә?

 

116. В хәрефе булган сүзләрне дөрес әйтеп, иҗекләп укы. Аннары яз.

 

аваз, давыл, вакыт, бавыр, кавын

конверт, диван, завод, февраль

 

Кайсы юлдагы сүзләрдә в хәрефе иреннәр белән генә әйтелеп укыла?

Кайсы юлдагы сүзләрдә в хәрефе ирен-тешләр белән әйтелеп укыла?

Беренче юлдагы сүзләрдә в хәрефе сүзнең кайсы урыннарында гына языла?

 

117. В   хәрефләре   белдергән   авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне укы.

 

Равил абый заводта эшли. Анда вер­толёт ясыйлар. Венера апа шул завод эшчеләрен дәвалый.

 

Күчереп яз. Иреннәр белән генә укылган в хәрефе астына — бер, ирен-тешләр белән укылган в хәрефе астына ике сызык сыз.

1. Сөйләм, җөмлә, сүз
2. Авазлар һәм хәрефләр
3. Иҗекләр
4. Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү һәм сүздәге хәрефләрне дөрес уку
5. Сүз төркемнәре



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2018 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^