Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СӨЙЛӘМ

К, г хәрефләре.

 

Нинди сузык хәрефе булган иҗекләрдә к, г калын укыла? Нинди сузык хәрефе булган иҗекләрдә к, г нечкә укыла?

 

118. Сүзләрне чагыштырып укы. Кара: к, г хәрефләре нинди сузык аваз хәрефе булган иҗекләрдә — калын, нинди сузык аваз хәрефе булган иҗекләрдә нечкә укыла?

 

курка  күркә        тыгыз  тигез

койма — көймә       агач  иген

кабак  күбек        Гариф — Гәрәй

 

Иҗекләргә бүлеп яз. Һәр иҗектәге к, г һәм сузык аваз хәрефләре астына сыз.

Үрнәк:   кур-ка күр-кә, ...

 

К, г хәрефләре калын сузык аваз хәрефләре булган  иҗекләрдә калын, ә нечкә сузык аваз хәрефләре булган иҗекләрдә нечкә укыла.

 

119. Иҗекләп укы һәм кара: к, г хәрефләре нинди сузык аваз хәрефе булган иҗектә —калын, нинди сузык аваз хәрефе булган иҗектә нечкә укыла?

 

Кыш.

Канат җәйгәндәй аккош,

Мамыгын кага-кага,

Туган илгә килде кыш,

Төренеп ап-ак карга.

Нури Арсланов.

 

Күчереп яз. Калын тартык авазларны белдергән к, г хәрефләре астына — бер, нечкә тартык авазларны белдергән к, г хәрефләре астына ике сызык сыз.

 

120. К, г хәрефләре булган алынма сүз­ләрне дөрес укырга өйрән.

 

кино, карта, кукуруз, карандаш, шкаф

герой, газ, магазин, вагон, галстук, гол

 

121. К, г хәрефләре булган сүзләрне дөрес әйтеп, текстны укы.

 

Ана каз.

Яз җитте. Челтер-челтер гөрләвекләр ага. Ана каз, бусага төбенә килеп:

— Ка-га-га! Ка-га-га! Мине ояга утыртыгыз. Бәпкә чыгарырга вакыт җитте,— дип каңгылдый башлады.

Гомәр Бәширов.

1. Сөйләм, җөмлә, сүз
2. Авазлар һәм хәрефләр
3. Иҗекләр
4. Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү һәм сүздәге хәрефләрне дөрес уку
5. Сүз төркемнәре



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2018 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^