Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СӨЙЛӘМ

М, н, ң хәрефләре.

 

122. М, н, ң хәрефләре белдергән авазларны дөрес  әйтеп,   сүзләрне  парлап  укы.Шул сүзләрне кертеп, телдән җөмләләр төзе.

Менә   болай:   Минем ун дәфтә­рем бар. Мин уң кул белән язам.

 

ун     мин   там     тун    мен

уң     миң     таң      туң     мең

 

Күчереп яз. М, н, ң хәрефләре астына сыз. Бу сүзләр кайсы хәрефләре белән генә аерыла?

 

123. Сүзләрне иҗекләп укы һәм иҗекләргә бүлеп яз.

 

сиңа      күңел     җиңел     аңа

миңа     сеңел      җиңәр     яңа

 

Һәр сүздә ң хәрефе кайда язылган?

 

124. Укы  һәм  м,   н,   ң  хәрефләренең тиешлесен куеп яз.

 

зә...гәр, ә...кәй, та...чы, я...гыр, я...гын, ла...па, ча...гы, ба...ка, ту...ган, сү...гән

 

125. М, н, ң хәрефләре булган сүзләрне дөрес әйтеп, шигырьне укы.

 

Китап — киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны.

Хәсән Шабанов.

1. Сөйләм, җөмлә, сүз
2. Авазлар һәм хәрефләр
3. Иҗекләр
4. Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү һәм сүздәге хәрефләрне дөрес уку
5. Сүз төркемнәре



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2018 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^