Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СӨЙЛӘМ

Кем? Нәрсә? соравына җавап булган сүзләр.

 

Нинди сүзләр кем?  соравына җавап була?

Нинди сүзләр нәрсә?  соравына җавап була?

 

126. Укы.

 

Бу кем?

  Бу — табибә.

 

Беренче җөмләдә кай­сы сүз сорауны белдерә?

Икенче җөмләдә кайсы сүз шул сорауга җавап була?

Сорау һәм җавап сүз­ләрен генә әйт. Табибә сүзе нинди сорауга җавап була?

Таныш булмаган кешене яки әйберне күр­сәң, нәрсә дип сорар идең?

 

127. Текстны укы. Кем? соравына җавап булган сүзләрне табып әйт.

 

Яз җитте. Көтүче малларны кырга алып чыкты. Тракторчы җир сөрә. Агроном уҗымнарның ничек кышла­вын тикшерә. Менә шулай язгы кыр эшләре башлана.

 

Кем? соравына җавап булган сүзләрне дәфтәреңә яз.

Менә   болай:  кем? — көтүче, ...

 

128. Кем? соравы урынына шуңа җавап булган сүзне куеп, җөмләләрне яз.

 

Балаларны   (кем?)   укыта.

Авыруларны   (кем?) дәвалый.

Игенне   (кем?)   үстерә.

Машиналарны   (кем?) йөртә.

Китапны   (кем?) яза.

Галәмдә   (кем?) оча.

 

Кем? соравына җавап булган сүзләр астына сыз.

Үрнәк: Балаларны укытучы укы­та.

Кем? соравына җавап булган нинди сүзләр беләсең?

 

129. Укы. Кем?  соравына җавап булган сүзләрне тап.

 

Без Актаныш районының Теләкәй мәктәбенә укырга сигез бала килдек.

Югары очтан — Хөллия Гафурова, Изил Нәбиуллин. Өске урамнан — Нил Нурмөхәммәтов. Аръяктан — Венера Хисамова.

Йолдыз Шәрипов, Рәфит Вәлиуллин, Җәүдәт Яхин һәм мин - күршеләр. Мәктәп янында гына торабыз.

Беренче укытучыбыз Мәрьям апа Фарсиева белән мәктәп директоры Зәки абый Сәрвәров безне елмаеп каршы алдылар.

Роза Раскулова.

 

Исем һәм фамилияләрне, кешене белдергән башка сүзләрне дәфтәреңә күчереп яз.

Кешеләрнең исемнәре һәм фамилияләре, кешене белдергән башка сүзләр нинди сорауга җавап була?

 

Кешеләрнең исемнәре, фамилия­ләре, кешене белдергән башка

сүзләр кем? соравына җавап була.

 

130. Кешедән башка предметларны бел­дергән сүзләр әйт.

Мәсәлән:  ат, куян, имән, чәүкә, үлән, таш, яңгыр, төн, ...

Алар   кем?   соравына җавап буламы, нәрсә? соравынамы?

 

131. Рәсемнәрдәге предметларны белмәсәң, кешедән ничек сорар идең: бу кем? дипме, бу   нәрсәдипме?

 

 

 

Нәрсә? соравына җавап булган сүзләрне рәсемнәр тәртибендә яз.

Үрнәк: Бу нәрсә? —  кокос, ...

 

Кешедән башка предметларны белдергән сүзләр

нәрсә? соравына җавап була.

 

132. Укы. Нәрсә?соравына җавап булган сүзләрне табып әйт.

 

Эш.

Без утырган урындык,

Без уйнаган бу курчак,

Дәфтәр, карандаш, чаңгы,

Кашык, тәлинкә, пычак,

Һәр кадак, такта, һәр өй,

Без ашаган бу ипи

Бар да хезмәт җимеше,

Әти-әниләр эше.

 

133. Укы. Кем?  яки нәрсә?  соравына җавап булган сүзләрне аерып әйт.

 

әни, каен, завод, апа, Асия, сумка, бригадир, Әминов, укучы, кыяр, эшче, торна, буяучы, чебен, шәһәр, гол, болан, чөгендер, тырма, Равил, күке

 

Башта кем?, аннары нәрсә? соравына җавап булган сүзләрне язып ал.

Кем ? —  әни, ... Нәрсә? —  каен, ...

 

134. Һәр җөмләне аерым укы. Сүзләрдә кайсы хәрефләр төшеп калганын күңелдән билгели бар.

 

Кичен.

Кич булды. Барыб...з да ө...дә. Әби биялә... бә...ли. Мә...сәрә апа ...улык чигә. Әни ...рган сыра. Әти ...немә у...нчык ...сый. Абый дәр...с әз...рли. Мин әки...т укы...м.

 

Тиешле хәрефләрне куеп, күчереп яз.

Кем? соравына җавап булган сүзләр астына — бер, нәрсә? соравына җавап булган сүзләр астына ике сызык сыз.

Нинди сүзләр кем? соравына җавап була?

Нинди сүзләр нәрсә? соравына җавап була?

 

135. Укы. Кайсы сүзләрнең кеше исемен һәм фамилиясен, кайсы сүзләрнең хайван кушаматын белдергәнен әйт.

 

Идрис, Алмачуар, Вафин, Акмаңгай, Харисов, Дания, Дүрткүз, Әминова, Кәрим

 

Яз.

 

Кеше исеме: ..., ...

Фамилия: ..., ...

Хайван кушаматы: ..., ...

 

Нинди сүзләр баш хәреф белән языла?

 

136. Укы, һәр сүзнең нәрсәне белдергәнен әйт.

 

күгәрчен, төлке, чабак, сыерчык, аю, бәртәс, каз, куян, кушбаш, тавык, алабуга, тиен

 

Бу сүзләрне шушы тәртиптә яз.

 

Кошлар: ..., ...

Балыклар: ..., ...

Җәнлекләр: ..., ...

 

Кош, балык, җәнлек исемнәре нинди сорауга җавап була?

 

137. Сүзләрне укы. Һәр сүзгә сорау куя бар. Ни өчен баш хәреф белән язылганын әйт.

Үрнәк: Фәрит. Кем? Кеше исеме. Мәскәү.  Нәрсә? Шәһәр исеме. ...

 

Фәрит Мәскәү, Агыйдел, Сабир, Айдаш, Йолдызкай, Әтнә, Мансуров, Актаныш

 

Кем? нәрсә? соравына җавап булган сүзләрне   аерып яз.

Кем? — ..., ...

Нәрсә? — ..., ...

 

138. Хикәяне җөмләләргә аерып,  дөрес әйтеп укы. Һәр җөмлә ахырында нинди ты­ныш билгесе куелырга тиешлеген уйла.

 

Малайлар урамга чыкты Көн шун­дый матур Кояш нурында кар өсте җем-җем итә Нинди уен уйнарга Балалар кар бабай ясарга булдылар

 

Күчереп яз. Тыныш билгеләрен куй. Калын хәрефле сүзләрнең нинди сорауга җавап булганын әйт.

Предметларны белдергән сүзләр нинди сорауларга җавап була?

 

139. Хикәяне укы. Кеше исемнәрен тап. Кеше исемнәре ничек язылган?

 

Гел бергә.

Бер тирәдә торучы бер тиңрәк ма­лайлар без шактый идек. Күршедә ге­нә — Борһан абзыйның Зәкәриясе белән Яхъясы. Алар янәшәсендә — Асылгә­рәй агайның Таһиры. Каршыда гына Габдрахман. Аның күршесендә — Мө­хәммәтгали белән Муллагали. Ә алар күршесендә — Габделбари белән Гомәр, тагын Гыйззәтулла. Ә инде безнең яклап, аз гына түбәнрәк — Хәкимҗан белән Шакир. Күрәсез, якын күрше-тирәдә генә күпме малай! Инде шуларга энем белән мине кушарга кирәк. Һәм без, шушы малайлар, урамга чыктык исә, гел бергә — көтүебез белән йөрибез, бергә уйныйбыз.

Әмирхан  Еники.

 

Җәй көне син кемнәр белән һәм нинди уеннар уйныйсың?

Сыйныфыгыздагы малайлар, кызларның исемнәрен әйт. Алар ничек языла?

 

140. Башта шигырьне укып чык. Төрле предметларны белдергән сүзләрне тап.

 

Кояш чыгып җитүгә,

Сыер китә көтүгә.

Кырларда, болыннарда

Үлән ашап сөт җыя.

Кичен

Зур бер чиләк сөт сава

Безнең әби Оркыя.

Камил Гыйлъмуллин.

 

Шигырьне күчереп яз. Предметларны атаган исемнәр астына сыз.

Кайсы сүзләр кем? соравына җавап була?

Кайсы сүзләрдә о, ә хәрефләре бар? Алар ничәнче иҗектә язылган?

1. Сөйләм, җөмлә, сүз
2. Авазлар һәм хәрефләр
3. Иҗекләр
4. Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү һәм сүздәге хәрефләрне дөрес уку
5. Сүз төркемнәре



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2018 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^