Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СӨЙЛӘМ

Нишли? Нишләде? кебек сорауларга

җавап булган сүзләр.

 

Нәрсәне белдергән сүзләр нишли? нишләде? һәм башка шундый

сорауларга җавап була?

 

141. Рәсемдә кемнәр, нәрсәләр бар? Алар нишлиләр? Балаларга исем куш. Сорауларга җавап бир.

 

 

Укы.

— Кош нишли?      — Кош сайрый.

 

Беренче җөмләдә кайсы сүз сорауны бел­дерә? Икенче җөмләдә кайсы сүз нишли? соравына җавап була?

Сорау һәм җавап сүзләрен генә әйт.

 

142. Укы.

 

Кош сайрый.

Балык йөзә.

Куян ашый.

Җәлил читлек чистарта.

Сара балык ашата.

Нурия гөлләргә су сибә.

 

Һәр җөмләдә нишли? соравына җавап булган сүзләрне генә алып яз.

Үрнәк:  Нишли?— оча,...

Нишли? соравына җавап булган сүзләр нәрсәне белдерә?

 

143. Сүзләрне укы.  Калын хәреф белән басылган сүзләрнең нинди сорауга җавап булганын, нәрсәне белдергәнен әйт.

 

тора, урынын җыя, юына, ашый, киенә, мәктәпкә китә; укый, яза, саный, җырлый; әнисенә булыша, дәресен әзерли, уйный, ял итә

 

Гөлүсә нишли? соравына җавап булган сүзләрне өч җөмлә итеп яз.

 

Гөлүсә иртән тора, ...

Мәктәптә ул укый, ...

Мәктәптән кайткач, әнисенә булыша, дәресен әзерли, ...

 

Нишли? соравына җавап булган сүзләр астына гына сыз. Алар нәрсәне белдерә?

 

144. Парлап бирелгән сүзләрне укы. Һәр сүзнең нинди сорауга җавап булганын әйт.

 

су китерә, кер үтүкли, аш пешерә, идән юа, хат яза, китап укый

 

Нишли? соравына җавап булган сүз­ләрне генә яз.

Алар нәрсәне белдерә? Бу эшләрне кем эшли?

 

145. Рәсемнәргә карап, үрдәк нишли? соравына җавап булган өч җөмлә төзе.

 

 

Кайсы сорауга җавап булган сүз кабат­лана?

Кайсы сорауга җавап булган сүзләр кабат­ланмый?

Нәрсәне белдергән сүзләр нишли? сора­вына җавап була?

 

146. Сүзләрне укы. Һәр сүзгә дөрес сорау куй.

 

 

 

язды, яза, язар

какты, кага, кагар

үрде, үрә, үрер

сипте, сибә, сибәр

 

 

Түбәндәге сорауларга җавап булганнарын табып яз.

 

Нишләде — ... , ...

Нишли?  — ... , ...

Нишләр ?  — .......

 

Нәрсәне белдергән сүзләр нишли?  ниш­ләде?  кебек сорауларга җавап була?

Предметның эшен, хәрәкәтен бел­дергән сүзләр нишли? нишлә­де? кебек сорауларга җавап була.

 

147. Укы. Башта —  эшне, аннары хәрә­кәтне белдергән сүзләрне яз.

 

ура, йөзә, кисә, йөгерә, үсә, көри, оча, бара, сөрә, тегә

 

Шул сүзләрне кертеп, телдән җөмләләр төзе.

Эшне, хәрәкәтне белдергән сүзләр нинди сорауга җавап була?

 

148. Табышмакларны укы. Эшенә, хәрәкә­тенә карап, предметын тап.

 

1.   Ура, суга, җилгәрә,
           
Үзе төяп җибәрә.

2.   Ява — туа,
           ята — яши,
          ага үлә.

 

Беренче табышмакның комбайн, икенче­сенең кар бөртеге икәнен нәрсәне белдергән сүзләр күрсәтә?

Беренче табышмактагы сүзләр эшне белде­рәме, хәрәкәтнеме?

Ә икенче табышмактагы сүзләр нәрсәне белдерә?

 

149. Предметларның тавышын белдергән сүзләрне тап.  Җөмләләрне тәмамлап укы. Аннары яз.

 

Ат кешни. Сыер ... . Эт ... . Әтәч .... Бүре .... Сандугач ....

 

Нәрсә? соравына җавап булган сүз асты­на— бер, нишли? соравына җавап булган сүз астына ике сызык сыз.

Беренче җөмләдә нәрсә турында әйтелә? Ат турында нишли диелә?

 

150. Күп нокта урынына нишлиләр? соравына җавап булган сүзләрне табып яз.

Нишлиләр?

Пычкы белән ....     Көрәк белән ....

Ручка белән ....       Энә белән ....

Борау белән ....       Игәү белән ....

 

Нишлиләр?   соравына җавап булган сүзләрне ничек таптың?

Үзең дә шундый сораулар уйлап тап.

Мәсәлән:  Пычак белән нишли­ләр? Өтерге белән нишлиләр?  ...

Шигырьләрдән алынган өзекләрне укы. Нәрсә? нәрсәләр? нишләде? нишли? нишләр? соравына җавап булган сүзләрне тап.

 

1. Иелде ботаклар,
          Карлар асылды.

Дәрдемәнд.

2. Тиздән яз килер,
           Ап-ак кар эрер.
          Тышта балалар
          К
үлмәкчән йөрер.

Әхмәт Ерикәй.

 

3. Уяна агачта бөреләр,

    Елмая чәчәкләр гөлләрдә.

   Яз килә.

Зыя Мансур.

 

Предметларның эшен, хәрәкәтен белдергән сүзләр нинди сорауларга җавап була?

 

152. Балаларга исем куш. Һәр баланың эшенә карата җөмлә төзе.

Мәсәлән:  Рәшит түтәл ясый.

 

 

Сорауларга җавап яз.

Елның кайсы вакыты җитте? Балалар кайда эшлиләр? Малайлар нишли? Кызлар нишли?

Кем? соравына җавап булган сүз асты­на —  бер, нишләде? нишли? соравына җавап булган сүз астына ике сызык сыз.

 

153. Сүзләрне укы. Күп нокта урынына шуларның киресен белдергән сүзләрне табып яз.

Менә   болай:  арта — кими

                          ача — яба ...

 

менә — ... , бәйли — ... , керә — ... ята — ... , кабына — ... , бирә — ... йоклый —..., күтәрә —..., елый —...

 

Үзең дә шундый сүзләр уйлап әйт. Ике укучы кара-каршы «киресен әйтешле» уены уйнарга да була.

Мәсәлән: яндыра — сүндерә

                килә — китә ...

Бу сүзләр нинди сорауга җавап була?

 

154. Укы.  Мәгънәләре бер-беренә якын сүзләрне тап.

Өчәрләп яз.

 

курка, шатлана, кача, ялына

сөенә, өркә, поса, үтенә

шүрли, куана, яшеренә, ялвара

 

Үрнәк: Курка, өркә, шүрли. ...

Бу сүзләр нинди сорауга җавап була?

 

155. Шигырьне сәнгатьле итеп укы.

 

Ни өчен?

Барысын беләм:

Кыш — чана шуар өчен.

Җәй — бәбкә куар өчен.

Яз — көймә ясар өчен.

Көз — алма ашар өчен.

Су — тәнне пакьләр өчен.

Ай җирне саклар өчен...

Тагын, тагын әллә ниләр

Әллә нәрсәләр өчен...

«Дүртле» белән «бишле» алу

Әни яратсын өчен.

Белмим менә «икеле »ләр

Һәм «берле»ләр ни өчен?

Разил Вәлиев.

 

Кем? нәрсә? сорауларына җавап булган сүзләрне табып, укып күрсәт.

1. Сөйләм, җөмлә, сүз
2. Авазлар һәм хәрефләр
3. Иҗекләр
4. Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү һәм сүздәге хәрефләрне дөрес уку
5. Сүз төркемнәре



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2018 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^