Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СӨЙЛӘМ

Нинди? Кайсы? соравына җавап булган сүзләр.

 

Нәрсәне белдергән сүзләр нинди? кайсы? соравына җавап була?

 

156. Предметларның билгеләрен исеңә төшер. Рәсемдәге предметларны чагыштыр. Аермалы билгеләрен әйт.

 

Суган нинди?      Кыяр нинди?

 

Сорау җөмләләрдә кайсы сүз сорауны белдерә? Укы.

 

Суган сары, түгәрәк, әче.

Кыяр яшел, озынча, төче.

 

Күчереп яз. Нинди? соравына җавап булган сүзләр астына сыз.

Бу сүзләр суган һәм кыярның нинди билгеләрен белдерә?

 

157. Рәсемнәрдәге предметларның төрле билгеләрен әйт.

 

 

Укы.  Билгеләренә карап,  кайсы нәрсә икәнен әйт.

Торма, җиләк, балан билгеләрен белдер­гән сүзләргә сорау куй.

 

ак, озынча, әче, каты

кызыл, эре, йомшак, татлы

кызыл, вак, түгәрәк, әче

 

Предмет  билгеләрен  белдергән  сүзләр нинди сорауларга җавап була?

 

Предмет билгеләрен белдергән сүзләр нинди? кайсы?

сорау­ларына җавап була.

 

158. Укы. Күп нокта урынына, билгеләрен күрсәткән сүзләргә карап, предметны бел­дергән сүзне куеп, җөмләләрне яз.

 

Кышкы, озын, айлы ....

Киң, тирән, агым сулы ....

Исле, зәңгәр, матур ....

Елак, иркә, кечкенә... .

 

Предметны белдергән сүзләрне ничек таптың?

Предметны белдергән сүзләрдән чыгып сорау куярга өйрән.

Мәсәлән:  Нинди төн?

                 Нинди елга?

                 ...

 

159. Җөмләләрне укы.  Җөмләдәге һәр сүзгә сорау куеп кара.

 

Ямьле яз җитте. Җылы җил исте. Зәңгәр бозлар акты. Күчмә кошлар килде.

 

Күчереп яз.

Һәр җөмләдәге нәрсә?    нәрсәләр? соравына җавап булган сүзләр астына сыз. Шул сүзләрдән чыгып сорау куй.

Менә болай: Нинди яз? Нинди җил? ...

 

Нинди? соравына җавап булган сүзләр астына дулкынлы сызык сыз.

Ахырдан нишләде? соравына җавап булган сүзләр астына ике сызык сыз.

Нинди? соравына җавап булган сүзләр ни өчен предметны белдергән сүзләр алдында килгән?

 

160. Күп нокта урынына предмет билге­ләрен белдергән сүзләрне әйтеп укы. Шул сүзләрне куеп, җөмләләрне яз.

 

Кар ак, ә күмер ... .

Җәй эссе, ә кыш ... .

Мамык йомшак, ә таш ... .

Көн якты, ә төн ... .

 

Сөт — каймак, агач — куак, бүрәнә — чыбык, китап — дәфтәр сүзләрен кертеп, үзең шундый җөмләләр төзе.

Мәсәлән: Сөт сыек, ә каймак куе.

 

161. Нәрсә? соравына җавап булган сүзләр алдына нинди? соравына җавап булган сүзләрнең тиешлесен куеп яз.

 

бүре, төлке, куян

хәйләкәр, куркак, усал

 

162. Хикәяне укы. Предмет билгеләрен белдергән сүзләрне тап. Ничек табуыңны аңлат.

 

Менә яз килде. Җир өсте яшел үлән белән түшәлде. Ак, сары, чуар купшы күбәләкләр уйнаклап очалар. Сылу сыерчыклар, назлы сандугачлар, иркә кәккүкләр туктаусыз сайрыйлар.

Әмирхан Еники.

 

Күчереп яз. Предмет билгеләрен белдергән сүзләр астына дулкынлы сызык сыз. Алар нәрсәне белдергән сүзләр алдында килгән? Ни өчен шулай?

 

163. Бирелгән сүзләрне укы. Кайсы юлдагы сүзләрнең нинди билгеләрне белдерүен әйт.

 

зәңгәр, сары, яшел, кызыл

тәмле, әче, төче, татлы

түгәрәк, кәкре, йомры, озынча

зур, юан, биек, кечкенә

 

Шул сүзләрне кертеп, телдән җөмләләр төзе, яки предметны белдергән сүзләр белән парлап әйт.

Мәсәлән: зәңгәр чәчәк, юан агач, әче торма, ...

 

164. Һәр юлдан берәр сүз алып, дүрт җөмлә төзеп яз.

 

ямьле, нурлы, күчмә, ак

яз, кояш, кар, кошлар

җитте, кайта, кыздыра, эри

 

Нинди?    нәрсә?    нишли?   сораула­рына җавап булган сүзләрне тап. Нинди сүзләр предметны белдерә? Нинди сүзләр эш-хәрәкәтне белдерә? Нинди сүзләр предмет билгеләрен белдерә?

 

165. Укы һәм сорауларга җавап әзерлә. Хикәядә ничә җөмлә? Һәр җөмләдә ничә сүз?

 

җәйге һава бөркүләнде кара болыт чыкты көчле җил исте куе тузан күтәрелде җылы яңгыр яуды

 

Җөмләләр итеп күчереп яз. Нинди? нәрсә? нишләде? сорауларына җавап булган сүзләрне асларына сызып билгелә.

 

166. Күп нокта урынына белешмә сүзләр­нең тиешлесен куеп укы, аннары яз.

 

исле ... , төнге ... , ышанычлы ... , тәмле ... ,   яшел ... ,   усал ...

 

Белешмә сүзләр: сакчы, сабын, дус, бүре, үлән, аш.

 

167. Укы.   Мәгънәләре  буенча  капма-каршы булган сүзләрне үзең тап.

 

җиңел — ... , әче — ... , кәкре — ...

дус — ... , көн — ... , шатлык — ...

ачты — ... , керә — ... , артыр — ...

 

Менә шулай яз: җиңел — авыр, эче — төче, ...

Һәр юлдагы сүзләр нәрсәне белдерә, нинди сорауга җавап була?

 

168. Калын  хәрефләр  белән  бирелгән сүзләрне аларның алдында һәм артында торган сүзләр белән генә күчереп яз.

Менә шулай: Куе томан та­ралды. ...

 

Киң болынны каплаган куе томан таралды. Чәчәкләргә күмелгән яшел чирәм ачылды. Әкрен генә йомшак җил исте. Тымызык күл шадраланды. Күл читендәге озын камышлар чайкалды. Су өстен бизәгән ак төнбоеклар тир­бәлде.

 

Язган җөмләләреңне укы. Алар ничә сүздән һәм нәрсәләрне белдергән сүзләрдән тора?

1. Сөйләм, җөмлә, сүз
2. Авазлар һәм хәрефләр
3. Иҗекләр
4. Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү һәм сүздәге хәрефләрне дөрес уку
5. Сүз төркемнәре



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2018 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^