Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СӨЙЛӘМ

ҖӨМЛӘ. ҖӨМЛӘДӘ СҮЗЛӘР БӘЙЛӘНЕШЕ.

СӨЙЛӘМ ТӨЗҮ

 

Искә төшерик.

Җөмлә нәрсәне белдерә?

Җөмлә нәрсәләрдән төзелә?

Сөйләм нәрсәләрдән тора?

 

169. Башта сөйләмне җөмләләргә аерып укы, аннары яз.

 

сызылып таң атты авыл йокыдан уянды бераздан машина гөрелтесе ише­телде тракторчылар җир сөрә башлады

 

Һәр җөмләнең беренче сүзе нигә баш хәреф белән языла? Җөмлә ахырында ни өчен нокта куела?

 

170. Табышмак-җөмләләрне сорау инто­нациясе белән укы. Һәр җөмләдә кайсы сүз сорауны белдерә?

 

1. Суда нинди таш булмый? 2. Төнне нәрсә яктырта? 3. Нәрсә кулсыз-аяксыз капка ача? 4. Ике тау арасында нәрсә бар? 5. Җирдән нәрсәне күтәреп алып булмый?

(Җаваплар: коры таш, ай, җил, чокыр, күләгә.)

 

171. Рәсемнәрне карап чык.

 

 

 

Җөмләләрне укы. Аннары шул җөмлә­ләрне, рәсемнәр тәр­тибендә, үзара бәйлә­нешле итеп яз.

 

Кыю малай.

Малай капканы ачты. Кинәт сыер­лар мөгрәвен ишетте. Таһир иртән ба­лыкка бара иде. Кыю малай сыерларны коткарды. Сарай дөрләп яна иде инде. Ул сыерлар абзарына таба йөгерде.

 

Җөмләләр ни өчен син язган тәртиптә булырга тиеш?

 

172. Текстны  җөмләләргә  аерып  укы. Хәбәр итүне һәм сорауны белдергән җөмлә­ләрне тап.

 

кояш кыздыра кар эри гөрләвекләр ага кырлар җанлана бу кайчак була

 

Тыныш билгеләрен куеп яз. Соңгы җөмлә соравына җавап бир. Җавапны ничек тап­каныңны аңлат.

 

173. Текстны укы. Аңа исем уйлап тап.Һәр җөмләдә нәрсә   турында әйтелә һәм  нишләде диелә?

 

Көтмәгәндә давыл чыкты. Урамда күз ачкысыз тузан күтәрелде. Күк йөзен кара болыт каплады. Коеп яңгыр ява башлады.

 

Һәр җөмләдән нәрсә? нишләде? сорауларына җавап булган сүзләрне генә язып ал.

Менә   шулай: Давыл чыкты. ...

Син язып алган сүзләр җөмләме, түгелме? Ни өчен җөмлә дип уйлыйсың?

Үзең ике сүзле җөмләләр төзеп әйт.

Мәсәлән: Яз җитте. Көн җы­лынды. Кошлар килә. ...

 

174.     Җәя эчендәге сүзләрне нишлиләр? соравына җавап булган сүзләргә бәйләп укы.

 

Елга буенда (тал) үсәләр. Таллыкта (кош) сайрыйлар. Елгада (малай) балык тоталар. Болында (кыз) карлыган җыялар.

 

Сүзләрне җәядән чыгарып, җөмләләрне дөресләп яз. Һәр җөмләдә нәрсәләр? кемнәр? соравына җавап булган сүзләр астына — бер, нишлиләр? соравына җавап булган сүзләр астына ике сызык сыз.

 

175. Һәр юлдан бер сүз алып, бирелгән сүзләрдән дүрт җөмлә төзе. Өченче юлдагы сүзләргә бәйләү өчен, икенче юлдагы сүзләрне үзгәртеп әйт.

 

бакчачы, укытучы, артист, умартачы

суганнар, мәктәп, сәхнә, кортлар

су сибә, укыта, җырлый, кәрәз куя

 

Үрнәк: Бакчачы суганнарга су сибә.

Төзегән җөмләләреңне яз. Үрнәккә карап, үзгәргән сүзләр астына сыз.

 

176. Рәсемне җентекләп тикшер: ел вакы­тын билгелә; кемнәр, нәрсәләр барын күрсәт; аларның эшләрен, хәрәкәтләрен әйт.

 

 

Һәр юлдагы сүзләрне укы. Шул сүзләрдән яз, кояш, кар, кошлар, игенчеләр турында биш җөмлә төзе.

 

Сагынып, көткән, килде

сибә, җылы, нурын

Җепшек, эри, челтәрләнеп

оя, агач, ясыйлар, башларында

чәчүгә, язгы, әзерләнәләр

 

Үрнәк: Сагынып көткән яз килде.

Һәр җөмләдә нәрсә турында әйтелә?

 

177. Белешмә сүзләрнең тиешлесен алып, җәя эчендәге сорауларга карап, үзгәртеп укы.

 

Мәдинә апа (кемгә? нәрсә?) язды.

Әни (кемгә?   нәрсә?) текте.

Фәнис абый (кемгә? нәрсә?) җибәрде.

Фәһимәәрсәне? нәрсәгә?) салды.

 

Белешмә сүзләр: абый... хат, апа... күлмәк, әби... бүләк, сөт... чүлмәк....

Сораулар урынына тиешле сүзләрне куеп, күчереп яз.

Менә  болай: Мәдинә апа абыйга хат язды. ...

 

178. Җәя эчендәге сүзләрне сорауларга карап үзгәрт. Эшне белдергән сүзләргә бәйләп, җөмлә итеп укы.

 

Нәрсәне? (Как) нәрсәдән? (җи­ләк) ясыйлар.

Нәрсәне?   (Өйрә) нәрсәдән? (ярма) пешерәләр.

Нәрсәне? (Җөмлә) нәрсәләр­дән? (сүзләр) төзиләр.

Нәрсәне? (Эремчек) нәрсәдән (сөт) ясыйлар.

 

Сүзләрне җәядән чыгарып, җөмләләрне яз. Җәя эчендәге сүзләргә ялганган кисәкләр астына сыз. Алар җөмләдә ни өчен кирәк?

 

179. Рәсемне карап чык. Эчтәлеген сөйлә: кайсы вакыт, нинди урын, анда нәрсәләр, кемнәр бар, алар нишлиләр?

 

 

Җөмләләрне укы. «Сабан туенда» исемле хикәя килеп чыксын өчен, аларны нинди тәртиптә язарга кирәклеген билгелә.

 

Сабан туенда.

Иң ахырдан атлар чабышты. Киң болын. Сабан туе күңелле үтте. Болын уртасыннан елга ага. Елга буенда сабан туе булды. Аннары олылар көрәште. Башта балалар йөгереше булды.

 

Тәртипкә салынган җөмләләрне хикәя итеп яз.

Җөмләләр ни өчен син язган тәртиптә булырга тиеш?

 

180. Сул яктагы нәрсә? соравына җавап булган сүзләр алдына уң яктагы нинди? соравына җавап булган сүзләрне куеп, парлап яз.

Мәсәлән:  зәңгәр күк, ...

 

күк, елга, урман

яшел, зәңгәр, тирән

шомырт, тал, су

бөдрә, агым, хуш исле

 

 

Предмет билгесен белдергән сүзләр нинди сүзләр алдында була? Ни өчен?

 

181. Нәрсә? соравына җавап булган сүзләр артына нишли? соравына җавап булган сүзләрне куеп, парлап яз. Беренче сүзне баш хәреф белән яз, икенче сүздән соң нокта куй.

Менә   шулай: Кош оча. ...

 

кош, чишмә, җил

ага, исә, оча

яңгыр, балык, куян

чаба, ява, йөзә

 

Предметның эшен белдергән сүзләр нинди сүзләрдән соң була? Парлап язылган сүзләр җөмләме, түгелме? Ни өчен җөмлә?

 

182. Билгене, предметны һәм эшне бел­дергән сүзләрдән җөмләләр төзеп яз.

 

ява, яңгыр, көчле

зур, йөзә, балык

җил, салкын, исә

кош, кечкенә, сайрый

 

Предметны, эшне, билгене белдергән сүзләр җөмләдә нинди тәртиптә килә?

Укы. Предметны һәм аның билгесен белдергән сүзләрне тап.

 

Ак пароход. Кара дулкын.

Кызыл маяк. Соры ком.

Зәңгәр күктә якты йолдыз.

Яшел ярда сары кыз.

Равил Фәйзуллин.

 

183. Күчереп яз. Предметны белдергән сүз астына — бер, предмет эшен белдергән сүз астына — ике, предмет билгесен белдергән сүз астына дулкынлы сызык сыз.

 

Салкын кыш үтте. Ямьле яз җитте. Күчмә кошлар килде. Җәйге каникул башланды.

 

Һәр сүзгә карата җөмләдәге икенче сүздән чыгып сорау куярга һәм бер сүз белән җавап бирергә өйрән.

Менә   шулай:  Нәрсә үтте? Кыш.   Кыш   нишләде? Үтте. Нинди кыш?— Салкын.

 

184. «Туган тел» китабыннан «Кырларда» хикәясен укы. Үзең белгәннәрне дә өстәп, шушы план буенча хикәя итеп сөйлә.

 

1.  Кырлар кайчан җанлана?

2.  Басуларда кемнәр нинди машиналарда эшли?

3.  Кара җиргә алтын яңгыр булып сибелгән орлыклар нишли?

4. Яз  кояшы  һәм  сабан  тургае  яшел басуларны ничек сәламли?

 

Син төзегән сөйләм нәрсәләрдән тора? Җөмлә нәрсәләрдән төзелә? Сүз нәрсәләрдән ясала?

 

185. Рәсемнәрне җентекләп кара. Рәсемнәр тәртибендә телдән «Шаяру бәласе» дигән хикәя төзеп сөйлә.

 

 

Түбәндәге план буенча сочинение яз.

 

1.   Малай чыбык тотып кая килә?

2.   Ул нишләмәкче була?

3.   Бал кортлары малайны нишләтәләр?

4.   Ахырда малайга нәрсә була?

 

186. Укы һәм уйла: шулай сөйлиләрме? Ә ничек сөйлиләр соң?

 

Мин яза... .      Без яза... .

Син яза... .       Сез яза... .

 

Җөмләләрне дөресләп яз. Һәр җөмләдәге беренче сүз һәм яза сүзенә ялганган кисәк астына сыз.

Үзең дә телдән мин, син, без, сез сүзләре белән кисә, бизи, бара сүзләрен үзара бәйләп әйтеп кара.

 

187. Бирелгән сүзләрне  һәм  белешмә сүзләрне укы.

Кайсы сүзләр — эшне, кайсы сүзләр шул эшне үтәгән предметны белдерә?

 

...   оча. ...   йөзә. ...   исә. ...   ага.

 

Белешмә сүзләр: су, самолёт, җил, теплоход.

Күп нокта урынына һәр эшнең үз иясен куеп, җөмләләрне яз.

 

188. Парлап бирелгән сүзләрне укы. Алар бер-берсенә бәйләнгәнме?

 

урман бара, өй керә, мәктәп чыга, түтәл үсә, авыл килә, диңгез йөзә

 

Парлап бирелгән сүзләрне бер-берсенә бәйләп, килештереп укы. Аннары яз. Беренче сүзгә ялганган бәйләүче кисәкләр һәм эшне белдергән сүзләр астына сыз.

Менә   шулай:  урманга бара, ...

 

189. Парлап бирелгән сүзләрне укы һәм әйт: нәрсәне белдергән сүз кабатлана һәм сүз ахырындагы кисәк гел алмашына, ә нәрсәне белдергән сүзләр үзләре алмашына?

 

мәктәпкә бара, мәктәптә укый, мәк­тәптән кайта, мәктәпне ярата

 

Күчереп яз. Алмашынган кисәкләр һәм алмашынган сүзләр астына сыз.

Үрнәк: мәктәпкә бара, ...

Мәктәп сүзенә ялганган кисәкләр нәрсәне белдергән сүзләргә карап алмашынып тора икән?

Алар нәрсәне белдергән сүзне нинди сүзләргә бәйли?

 

190. Укы һәм әйт: парлап бирелгән сүзләр дөрес бәйләнгәнме?

Ә ничек булырга тиеш соң?

 

бакчада бара, бакчадан эшли, бак­чаны кайта, бакчага ярата

өйдә чыга, өйдән җыештыра, өйне керә, өйгә тора

 

Парлап бирелгән сүзләрне, үзара дөрес бәйләп, килештереп яз.

Менә   шулай: Өйдән чыга, ...

 

191. Рәсемне җентекләп кара.

Рәсемдә   ниләр   эшләнгәнен   сорауларга карап сөйлә.

 

 

Сораулар.

Елның кайсы вакыты килеп җитте?

Кемнәр кырга эшкә чыкты?

Трактор белән нишлиләр?

Сөрелмәгән җир өстендә нәрсәләр бар?

Кешеләр анда нишлиләр?

 

192. Бирелгән сүзләрне укы. Һәр юлдагы сүзләрнең уртак өлешләрен тап.

 

җилле, җилсез, җилкән, җилләү

күзле, күзлек, күзәнәк, күзләү

 

Күчереп яз. Уртак кисәкләр астына сыз. Бу сүзләрнең охшаш ягы нәрсәдә? Охшаш кисәкләр сүзнең кайсы урынында килгән?

Алар сүзме, сүз түгелме?

 

193. Сүзләрне укы. Һәр юлдагы сүзләрнең уртак кисәкләрен тап.

 

балыкчы, ташчы, буяучы, умартачы

сазлык, ташлык, куаклык, утынлык

 

Һәр юлдагы сүзләрнең охшашлыгы нәр­сәдә?

Охшаш кисәкләр сүзнең кайсы урынында килгән?

Алар сүзме, сүз түгелме?

Ник сүз түгел?

1. Сөйләм, җөмлә, сүз
2. Авазлар һәм хәрефләр
3. Иҗекләр
4. Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү һәм сүздәге хәрефләрне дөрес уку
5. Сүз төркемнәре



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2018 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^