Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СӨЙЛӘМ

УКУ ЕЛЫНДА ӨЙРӘНГӘННӘРНЕ НЫГЫТУ

 

194. Текстны җөмләләргә аерып, тыныч тавыш белән укы. Уйла: язганда һәр җөмләне ничек башларсың, җөмлә беткәч, нәрсә куяр­сың?

 

кояш кыздыра кәрниздән тамчы тама урамда казлар кычкыра ямьле яз җитә

 

Текстны яз. Нәрсә? соравына җавап булган сүз астына — бер, нишли? соравына җавап булган сүз астына ике сызык сыз.

Нинди сүзләр — предметны, нинди сүзләр эш-хәрәкәтне белдерә?

 

195. Текстны дөрес интонация белән укы. Хәбәр итүне һәм сорауны белдергән җөмлә­ләрне тап.

 

Яшел патруль.

Икенче көнне алар Алтынбикә тугае­на килеп чыктылар. Болынны тапта­мыйлармы? Өлгермәгән карлыганны, баланны җыймыйлармы? Учак якмый­лармы? Ыкта балык шартлатмыйлармы? Яшел патруль һәммәсенә күз-колак булырга тиеш.

Гомәр Бәширов.

 

Сорауны белдергән сүзләрне укып күрсәт.

Алар нинди сорауга җавап була?

 

196. Сүзләрне укы. Һәр сүздәге аваз һәм хәреф санын әйт.

 

ал, ял, ул, юл, эл, ел

ат, ят, ук, юк, эш, еш

 

Беренче юлга ике авазлы, ике хәрефле сүзләрне яз.

Икенче юлга өч авазлы, ике хәрефле сүзләрне яз.

Икенче юлдагы сүзләрдә аваз саны ни өчен артык?

Алар нинди аваздан башлана?

 

197. Шигырьне сәнгатьле итеп укы. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне табып, укып күрсәт.

 

Яратам.

Яратам мин өемне,

Әти белән әнине,

Абый белән энемне,

Бишектәге сеңлемне.

Яратам мәктәбемне,

Укытучы апамны,

Дустымны, иптәшемне,

Уйнап йөргән бакчамны.

Шәйхи Маннур.

 

Нинди сузыклар булган сүзләр нечкә әйтелә?

 

198. Күп нокта урынына а, ә хәрефләренең тиешлесен куеп яз.

 

Офыкл...рны иңл...п таң уянды,

Һ...р тар...фта нурл...р тирб...лә.

Эш киеме киеп, Т...тарст...н

Яң... көнен б...шлап җиб...рә.

Рәшит Гәрәй.

 

Беренче җөмләдә — сузык аваз хәрефлә­ренең, икенче җөмләдә тартык аваз хәреф­ләренең астына сыз.

 

199. Күп нокта урынына [йа, йә] авазла­рының тиешлесен әйтеп укы. Аннары я хәрефен куеп яз.

 

...мьле ...з килде. Көнь...ктан кошлар кайтты.

Җир ...шел үләнгә төренде. Агачлар ...мь-...шел ...фрак ...рды.

 

Я хәрефе нинди сүзләрдә «йа» дип, нинди сүзләрдә «йә» дип укыла?

 

200. Күп нокта урынына о яки ө хәрефен куеп яз.

 

Күктә салпы чал б...лытлар.

Җил ...рә. Салкын һава.

Т...ште ч...йдән тун, т...лыплар.

Кыш т...се — ак кар ява.

 

Мөнир Мазунов.

 

201. Укы һәм һәр сүзнең язылышы нинди кагыйдәгә караганын әйт.

 

эссе, бөре, йозак, эчлек, йөгән, йомыш, элек, йөрәк, эшче, солы, көзге, элгеч, йөзем, толып, сөлек

 

Бирелгән сүзләрне, өч кагыйдәгә туры китереп, баганалап яз.

Үрнәк:     

 

эссе

бөре

йозак

 

 

202. Күчереп яз. Нинди? нәрсә? нишләде? сорауларына җавап булган сүзләрне тиешле сызыклар белән билгелә. Алар нәрсәләрне белдерәләр?

 

Кояшлы җәй килде. Җылы яңгыр­лар явып үтте. Хәтфә чирәм күтәрелде. Үләннәр хуш исле чәчәк атты. Агачлар яшел яфракка төренде. Киң болыннар кошлар тавышына күмелде.

 

203. Язып бетер.

 

Минем фамилиям ... .

Исемем ... .

Әтиемнең исеме ... .

Әниемнең исеме ... .

Яшәгән  авылым  (шәһәрем,  посе­логым) ....

 

204. Укы.

 

Кадерле әбием!

Мәктәптә укулар бетте. Мин икенче сыйныфка күчтем. Мин хәзер яхшы укый, яза беләм. Җәй көне синең яныңа авылга кайтам.

Оныгың  Инсаф.

 

Хәзер үзең кемгә булса да хат яз.

 

205. Шигырьне сәнгатьле итеп укы.

 

Лагерьда.

Җәй буена булдык болында.

Авылларның иркен кырында.

 

 

Бергә эшләп, бергә күңел ачтык,

Кайный-кайный басу түрендә.

 

 

Эшләп аргач, чумдык инешкә.

Чабак төсле йөзеп шаярдык.

 

Эшчәнлектә авыл халкы өчен

Үрнәк бала булып саналдык.

Муса Җәлил.

 

Балаларның җәйге эшләре һәм уеннары турында сөйлә.

 

206. Күчереп яз.

 

Ашлыклар үсте,            Халык ашыга,

Башаклар пеште,         Китә басуга,

Кояш пешерә,               Урагын ура,

Тиргә төшерә.               Бу кайчак була?

Габдулла Тукай.

 

«Бу кайчак була?»  соравына җавап бир. Җавабыңның дөреслеген исбатла.

1. Сөйләм, җөмлә, сүз
2. Авазлар һәм хәрефләр
3. Иҗекләр
4. Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү һәм сүздәге хәрефләрне дөрес уку
5. Сүз төркемнәре



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2018 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^