Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
1

4. ТАВЫШСЫЗ ХӘРЕФЛӘР - Ъ, Ь.

 

204. Парлап бирелгән сүзләрне өстән аска таба чагыштырып, дөрес әйтеп, иҗекләп укы.

 

алма

балта

корал

сакал

альбом

пальто

медаль

мәкаль

яп

юн

сәгать

шигырь

япь

юнь

кәгазь

шагыйрь

 

Нечкәлек билгесе (ь) булган иҗекләр яки хәрефләр ничек укыла?

Сүзләрне күчереп яз. Нечкәлек билгесе булган иҗекләр астына сыз.

Үрнәк: алма ...

альбом ...

Нечкәлек билгесе (ь) белән язылган иҗекләр һәм хәрефләр ничек укыла?

 

205. Ай исемнәрен дөрес әйтеп укы. Сүз ахырындагы тартык аваз хәрефләренә игътибар ит.

 

январь, февраль, март, апрель, май, июнь, июль, август, сентябрь, октябрь, ноябрь, декабрь

 

Нечкәлек билгесе (ь) белән язылган хәрефләр ничек укыла? Нечкәлек билгеләре ни өчен куела?

 

206. Сүзләрне парлап чагыштырып, к, г хәрефләренә игътибар итеп, иҗекләп укы.

 

ефәк

мәктәп

Малик

вәгъдә

шәфәкъ

тәкъдим

Халикъ

мәгънә

 

Сүзләрне күчереп яз; къ, гъ хәрефләре булган иҗекләр астына сыз.

Нечкә иҗекләрдәге къ, гъ хәрефләре ничек укыла?

Калынлык билгесе (ъ) кайсы хәрефләрдән соң гына языла?

 

207. Хикәяне укы; ъ, ь хәрефләре булган сүзләрне табып укып күрсәт.

 

Нигъмәт белән Халикъ хезмәт дәресен бик ярата.

Дәрес нәкъ сәгать унда башланды. Тәгъзимә апа укучыларны кәгазьдән конверт ясарга өйрәтте. Әкълимә белән Сәгъдиянең конвертлары бигрәк матур булды.

 

Күчереп яз; ъ, ь хәрефләре булган сүзләр астына сыз.

 

208. Сүзләрне дөрес әйтеп укы. Я, ю, ә хәрефләре алдындагы аеру билгеләренә (ъ, ь) игътибар ит.

 

дөнья

кулъюгыч

Әхьяр

мәсәлән

дәрья

ашъяулык

Яхъя

мәсьәлә

 

Сүзләрне иҗекләп әйтеп яз. Аеру билгеләре (ъ, ь) һәм я, ю, ә хәрефләре астына сыз.

 

209. Җөмләләрне укы. Тавышсыз хәрефләр булган сүзләрне тап. Кайсы сүздә алар калынлык һәм нечкәлекне, кайсы сүздә аеруны белдергәнен әйт.

 

Тырыш гаилә.

Бүген әни Тәгъзимәгә алъяпкыч тегә. Мәрьям апа Ильяска кулъяулык чигә. Ильяс абый альбом ясый. Анда безнең рәсемнәр булачак. Әти сәгать төзәтә. Яхъя белән мин мәсьәлә чишәбез. Иртәгә математика дәресе була.

 

Тавышсыз хәрефле сүзләр булган җөмләләрне генә язып ал.

 

 

Э хәрефе сүзнең кайсы урынында гына языла?

О, ө хәрефләре сузнең ничәнче иҗегендә языла?

Я, ю, е хәрефләре нинди сүзләрдә «йа», «йу», «йы» дип, нинди сүзләрдә «йә», «йу», «йә» дип укыла.

Й хәрефе [й] авазы булган сүзләрнең кайсы урыннарында языла?

В хәрефе нинди авазларны белдерә? Татарча сузләрдә сузнең кайсы урыннарында языла?

К, г хәрефләре нинди сузләрдә — калын, нинди сүзләрдә нечкә укыла?

Сүз башында й хәрефе нинди сүзләрдә генә языла?

 

I. Кабатлау
II. Сөйләм, җөмлә, сүз
III. Авазлар һәм хәрефләр
IV. Иҗекләр
V. Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү һәм сүздәге хәрефләрне дөрес уку
VI. Сүзләрне төркемләү



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^