Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Табигать
Табигатьтәге күптөрлелек
Табигатьтәге күптөрлелек кешеләрне элек-электән гаҗәпкә калдырган. Дөньяны яшәтүче тиңдәшсез Кояш һәм болын чәчәкләре өстендә уйнап очучы күбәләкләр; төнге күкнең серле йолдызлары һәм җир өстен каплап үскән хәтфә үлән; иксез-чиксез дәрьялар; үзләре кечкенә генә, ләкин эшчән кырмыскалар... Болар барысы да — табигать.
Мондый күптөрлелек кемне генә сокландырмый һәм гаҗәпләндерми. Кеше, табигатьне аңлау өчен, андагы һәрнәрсәне классификацияли, ягъни төркемнәргә аера.
Терек һәм терек булмаган табигать булуын син инде беләсең. Алар арасында бик мөһим аермалар бар.
Тереклек ияләре, яисә организмнар, терек булмаган табигатьтән аермалы буларак, сулый, туклана, үсә, ныгый, бала тудыра һәм үлә. Терек табигатьне биология дигән аерым фән өйрәнә (грекча «биос» — тереклек, «логос» — фән).
Биолог-галимнәр бөтен тереклекне зур төркемнәргә — патшалыкларга бүләләр. Болар — үсемлекләр патшалыгы, хайваннар патшалыгы һәм гөмбәләр патшалыгы. Тагын башка төрлеләре дә бар. Җир йөзендә — суда, һавада, хәтта авыз эчендә — бик кечкенә организмнар — бактерияләр яшәвен кешеләр озак вакытлар белмәгәннәр. Аларны зурайтып күрсәтә торган прибор — микроскоп уйлап тапканнан соң гына беренче тапкыр күргәннәр. Бактерияләрнең күбесе ком бөртегеннән мең тапкыр кечкенәрәк! Бактерияләр — терек табигатьнең аерым бер патшалыгы.
Табигатьтәге бәйләнешләр
Без табигатьне өйрәнгәндә, андагы һәрнәрсәнең үзара бәйләнештә булуына ышандык. Тереклеккә кояш җылысы һәм яктылык, һава һәм су кирәк. Димәк, терек табигать терек булмаган табигатьтән башка яши алмас иде. Ләкин терек табигать тә терек булмаган табигатькә йогынты ясый. Мәсәлән, үсемлекләр һаваны чистарта. Үсемлекләр белән хайваннар аерылгысыз бәйләнгән. Үсемлекләр хайваннар өчен азык булып тора, ә күп кенә хайваннар үсемлек орлыкларын һәм җимешләрен төрле җирләргә тарата.
Табигатьнең кешеләр өчен әһәмияте
Әйләнә-тирә табигатьнең кешеләр өчен әһәмияте гаять зур. Барлык тереклек ияләренә кирәк булган кебек, безгә дә һава, су, азык кирәк. Без аларны табигатьтән алабыз. Табигать кешеләргә мамык, йон, агач, металл, ташкүмер, нефть һәм башка бик күп әйберләр бирә. Ул үзенең матурлыгы белән безне сокландыра һәм куандыра.
Үлән һәм яфракларның яшел төсе кешене тынычландыра, арыганлыгын бетерә. Табигать безнең сәламәтлегебезне дә саклый. Мәсәлән, саф һавада уйнау, елгада су коену, кышкы урманда чаңгыда йөрү һәркемне чыныктыра. Табигатьне ярату, аны саклау кешене киң күңелле итә. Табигатьтә без көтелмәгән очрашулардан үзебез өчен ачыш ясап шатланабыз. Мондый ачышларга омтылган кеше генә кызыклы итеп яши ала. Табигатьтә бөтенесе дә могҗиза. Ул чын мәгънәсендә серләр дөньясы — аларны чишә генә бел!
ДӘРЕСЛЕК БЕЛӘН ЭШ ИТҮ
1. «Табигатьтәге күптөрлелек» дигән текстның беренче абзацын игътибар белән укы. Анда әйтелгәннәрнең кайсысы — терек табигатькә, ә кайсысы терек булмаган табигатькә карый?
2. Тереклек ияләренең терек булмаган табигатьтән аермалары турында язылган урынны тап. Әйтелгән билгеләрдән чыгып, таш белән мәчене чагыштырып кара. Терек булмаган табигать белән терек табигать арасындагы аерымлыкларны дәлилләп үзеңнән мисал китер.
3. Рәсемгә карата бирем уйла һәм аны үтә.
УЙЛАП КАРА!
1. Биредә китерелгән мисалларның кайсысы табигатькә карый, ә кайсысын кеше булдырган? Аларның кайсылары — терек табигать, ә кайсылары — терек булмаган табигать? Яңгыр, балчык, трактор, кирпеч, боз, чүкеч, кар, бүре, карга, болыт, имән, тузганак, аю, китап.
2. Бу организмнар терек табигатьнең нинди патшалыгына керә? Каен, каен гөмбәсе, күке, коңгыз, ал гөмбә, тиен, лалә, усак гөмбәсе, чикләвек куагы.
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Табигать объектларын классификацияләү нәрсәне аңлата?
2. Тереклек ияләре терек булмаган табигать предметларыннан нәрсә белән аерыла?
3. Терек табигать нинди патшалыкларга бүленә?
4. «Табигатьтә һәрнәрсә үзара бәйләнештә» дигән төшенчәне син ничек аңлатырсың?
5. Кешеләр өчен табигатьнең нинди әһәмияте бар?
Табигатькә гаҗәеп төрлелек хас. Ул терек һәм терек булмаган табигатькә бүленә. Терек табигатьне үсемлекләр, хайваннар, гөмбәләр, бактерияләр патшалыклары тәшкил итә. Табигатьтә һәрнәрсә үзара бәйләнгән. Кешеләр табигатьтән башка яши дә алмаслар иде.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә яз: организмнар, биология, патшалык, бактерияләр, микроскоп. Бу сүзләрнең һәркайсының мәгънәсен аңлат.
2. Әгәр дә терек табигатьне әкияти патшалык итеп күз алдына китерсәк, үсемлекләр, хайваннар, гөмбәләр патшалыкларында, синеңчә, кем падишаһ булыр иде. Дәрестә шул падишаһның берсе булып уйнарга әзерлән. Моның өчен башта битлек яса һәм падишаһ үзенең вәзирләренә мөрәҗәгать итәрлек сүзләр уйлап тап.
3. «Зелёные страницы» дигән китаптан гөмбәләр турындагы бүлекне табып, «Не растения и не животные» дигән хикәяне укы. Шуңа игътибар ит: галимнәр элегрәк гөмбәләрне үсемлекләргә керткәннәр, ә соңрак аларны табигатьнең мөстәкыйль патшалыгы дип исәпли башлаганнар. Хикәядән бу турыдагы аңлатманы тап.
БЕЛЕМГӘ ОМТЫЛУЧЫЛАР ӨЧЕН
Микроблар нәрсә ул?
Микроблар, яисә микроорганизмнар,— гади күз белән күреп булмый торган бик кечкенә тереклек ияләре. Аларның исеме грекча «микрос» — «бик кечкенә» дигәнне аңлата.
Бактерияләрне, бик кечкенә гөмбәчекләрне (урманда без очрата торганнарын түгел) һәм башка кайбер организмнарны микробларга кертәләр.
Бактерияләр арасында кешенең сәламәтлеге өчен куркынычлылары бар. Мәсәлән, ангина яисә дизентерия авыруларын кузгатучылар. Ләкин барлык бактерияләр дә авыру кузгатмый. Мәсәлән, кеше эчәклегендә ризыкның эшкәртелүенә һәм үзләштерелүенә ярдәм итә торган бактерияләр яши. Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында алар юкка чыкса, кеше үзен начар хис итәр иде. Кайбер продуктлар — әчетелгән сөт, йогырт — сөт бактерияләренең эшчәнлеге нәтиҗәсендә ясала. Без бактерияләр турында әле күп сөйләшербез, аларның табигатьтәге ролен белербез.
Иң билгеле микроскопик гөмбәчекләрнең берсе — чүпрә. Аны камырга салалар.
Кайчак вирусларны да, мәсәлән грипп вирусын, микробларга кертәләр. Кайбер галимнәр вирусларны терек табигатьнең аерым патшалыгы дип саныйлар. Ә башкалары исә аларны, гомумән, терек табигатькә кертми.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ без кешенең эчке дөньясын өйрәнербез. Синеңчә, эчке дөнья нәрсә ул? Кайбер фантастик китапларда һәм фильмнарда геройлар, бик-бик кечкенәгә әверелеп, кешенең эченә эләгәләр, һәм алар организмда искиткеч зур, серле дөньяда сәяхәт иткәндәй булалар... Әйе, безнең тәнебез үзе бер зур һәм катлаулы дөнья. Шулай да кешенең эчке дөньясы турында сөйләгәндә, гадәттә аның тәне күз алдында тотылмый, ә кеше уйлары, хыяллары, кичерешләренең катлаулы дөньясы күзаллана. Әйдәгез, шуңа юл тотыйк.
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^