Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Кеше
Акыллы зат
Кеше — табигатьнең, аның терек дөньясының бер буыны. Башка тереклек ияләре кебек, ул да сулый, туклана, үсә, ныгый, бала тудыра. Шуңа күрә кешегә, нәкъ хайваннарга кирәк булган кебек, һава, су, ризык һәм җылы кирәк.
Ләкин кеше хайваннан аерылып тора. Бу аерма бик зур. Кеше — акыллы зат. Хайваннар арасында да аңлысы бар: мәсәлән, суда яшәүче дельфин яисә безнең дүрт аяклы дустыбыз эт.
Ә камил акылга бары тик кеше генә ия.
Кешегә акыл үзенә бер төрле дөнья тудырырга мөмкинлек биргән. Ул заманча шәһәрләр, юллар, завод-фабрикалар төзегән, автомобиль һәм самолет, телефон һәм телевизор, компьютер уйлап тапкан. Кешеләр китап яза, сыннар ясый, картиналар, көйләр иҗат итә. Алар, табигатьне өйрәнеп, аның яңадан-яңа серләрен ача.
Кешенең акылы кая «сыя» һәм кайда «яши» соң? Әлбәттә, баш миендә. Баш мие хайваннарда да бар, ләкин кешедә ул аеруча нык үсеш алган.
Без бу орган турында табигать могҗизасы дип һич икеләнмичә әйтә алабыз. Шуның аркасында безнең һәркайсыбыз үзендә бөтен бер дөнья йөртә. Уйлап карасаң, кеше аңында бөтен бер дөнья! Бу чыннан да шулай. Без теләсә нинди мизгелдә, бүлмәбездән дә чыкмыйча, йолдызлы күкне, куе тропик рманнарын, Антрактида бозларын, океанның су асты дөньясын, ерак шәһәр урамнарын һәм үзебезгә таныш кешене күз алдыбызга китерә алабыз. Бу гаҗәп түгелме?
Баш мие үзе ясаган әлеге картиналарда дөнья турындагы белемебез чагылыш таба. Боларга тагын кешенең төрле кичерешләрен (шатлык-куанычын, соклануын, кеше хәленә керә белүен, үкенүен һ. б.), хыялларын, холкының үзенчәлекләрен, күңел халәте үзгәреп торуын өстәсәгез, сез һәркайсыбызның эчке дөньясы никадәр катлаулы булуын аңларсыз. Бөек рус язучысы Фёдор Михайлович Достоевский: «Һәр кеше катлаулы, аның күңеле тирән дәрья...»—дип юкка әйтмәгән.
Кешенең эчке дөньясын рухи дөнья дип атыйлар. Аны үзенә аерым бер фән — психология өйрәнә (грекча «психе» — рух, күңел, «логос» — фән).
Танып белү баскычлары
Гыйлем кешегә тумыштан бирелми. Дөньяны танып белү кешенең гомере буена дәвам итә.
Танып белү безнең сизү органнарыбыз (күз, колак һ. б.) эшчәнлегеннән башлана. Алар әйләнә-тирә турында баш миенә мәгълүмат бирә. Шул сәбәпле без предметны күрәбез, тавыш ишетәбез, ис сизәбез һ. б. Кеше әйләнә-тирә дөньяны менә шулай тоя.
Алынган мәгълүматны сакларга безгә хәтер ярдәм итә. Аны хәзинәләр сандыгы белән чагыштырырга мөмкин. Кеше хәтер ярдәмендә әйләнә-тирә турында баш миенә гыйлем туплый һәм кирәк вакытта аннан файдалана. Укытучы синнән «исеңә төшер әле» дип сорый икән, димәк, ул сиңа хәтереңнән нинди дә булса кирәкле мәгълүматны «алырга» куша.
Ләкин кеше әйләнә-тирә турында төрле мәгълүматларны хәтерләп калу белән генә чикләнми. Ул ал арны башыннан кичерә, чагыштыра, төркемнәргә аера, предметлар белән күренешләр арасында бәйләнешләр урнаштыра, нәтиҗә ясый. Боларның һәммәсе фикерләү дип атала. Фикерләүгә гади бер мисал: үзебез җылы өйдә утырабыз, суыкны сизмибез дә, ләкин тәрәзәдән җылы киенгән кешеләрне күреп, урамда суык булуын аңлыйбыз. Мәсьәлә чишкәндә, диктант язганда, дәреслектә язылганнарны укыганда без уйлыйбыз, фикерлибез. Теләсә нинди күренешнең сәбәбен ачыклау яки кылган гамәлебезнең нинди нәтиҗәгә китерәчәген алдан чамалау өчен дә уйланабыз.
Кешенең тагын бер гаҗәеп үзенчәлеге фикерләү белән тыгыз бәйләнгән. Бу — аның үз алдында булмаганны күз алдына китерүе. Мондый сәләт хыял итү, яки фантазия дип атала. Без, картага карап, хыялыбыз белән планета яисә ил буйлап сәяхәт итәбез. Китап укыганда, андагы геройларны һәм аларның әш-гамәлләрен күз алдына китерәбез. Хыял ярдәмендә үткәнгә һәм киләчәккә сәяхәт ясыйбыз.
Күзаллаудан башка иҗат итеп, ягъни яңаны тудырып булмый. Мәсәлән, хикәя яисә әкият төзеп, рәсем ясап булмый, чөнки без, аларны иҗат иткәнче, башта күзалларга тиеш. Хыял итүдән башка кеше, гомумән, берни эшли алмас иде, чөнки аңа бу эшнең нәтиҗәсен алдан күрү кирәк.
Зиһенгә алу, хәтер, фикер йөртү, хыял итү аерылгысыз. Шулар аркасында кеше бөтен күптөрлелеге, катлаулылыгы белән дөньяны танып белә, хезмәт һәм иҗат итә.
УЙЛАП КАРА!
1. Мәктәптә укыганда, без ни өчен экскурсияләргә еш йөрибез һәм гамәли эшләр башкарабыз?
2. «Әйләнә-тирәбездәге дөнья» дигән дәреслектә «Уйлап кара!» рубрикасы ни өчен еш очрый?
3. Син ачыклагыч-атлас ярдәмендә нәрсәне дә булса билгеләгәндә, танып белүнең кайсы баскычлары эшли?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Кеше терек табигатьнең бер буыны икәнлеген ничек дәлилләп була? 2. Кеше хайваннардан нәрсә белән аерыла? 3. Кешенең акылы кайда «урнашкан»? 4. Кешенең эчке дөньясын нәрсә тәшкил итә? 5. Кешенең әйләнә-тирәне танып белүе баскычларын санап чык.
Кеше — табигатьнең, аның терек дөньясының бер буыны. Башка тереклек ияләреннән ул акылы булу белән аерылып тора; кеше — акыллы зат. Бу — баш миенең үзенчәлекле үсеше белән бәйле. Кеше дөньяны зиһенгә алуы, хәтере, фикер йөртүе һәм хыял итүе ярдәмендә танып белә.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә яз: психология, сизү органнары, зиһенгә алу, хәтер, фикер йөртү, хыял итү.
2. Зиһенгә алуны, хәтерне, фикерләүне, хыял итүне үстерә торган уеннар уйнагыз.
Зиһенгә алу. Берничә бала түгәрәкләнеп утыра, ә икесе уртага чыгып баса. Ут сүндерелә һәм уртада басып торучы ике бала гәүдә торышын төрлечә үзгәртә. Аннары тиз генә ут кабызыла. Балаларның барысы да әлеге ике баланың шул мизгелдәге кыяфәтен хәтерләп калырга һәм булдыра алганча төгәл итеп ясап күрсәтергә тиеш.
Хәтер. Уенда катнашучылар ярымтүгәрәк ясап басалар. Алып баручы алар каршысына баса. Һәркем үзе яраткан төсне әйтә. Аннары, алып баручы арты белән борылып баскан арада, катнашучылар урыннарын алмашалар. Алып баручы, яңадан алды белән борылып, уенда катнашучы һәр баланың яраткан төсен әйтергә тиеш.
Фикер йөртү. Теләсә кайсы картинаны алыгыз. Ике командага бүленегез: бер команда картина буенча сораулар бирә, ә икенчесе аларга җавап кайтара. Сораулары яисә җаваплары тизрәк «беткән» команда уенда оттыра.
Хыял итү. Бер катнашучы дөньяда булмаган әйберләрне (предмет, хайван, күренеш, вакыйга һ. б.) санарга тиеш. Башкалар, боларга бәя биреп, «Булмый!» яисә «Була!» дип тора. Биш булмаган әйберне рәттән әйтә алган кеше уенда ота.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ без җәмгыять турында сөйләшербез. Бу сүз төрле оешмаларның исемнәрендә еш очрый: Табигатьне саклаучылар җәмгыяте, Китап сөючеләр җәмгыяте бар. Ләкин бу сүзнең башка мәгънәсе дә бар, без аны алдагы дәрестә өйрәнербез. Дәрескә гаиләгез белән төшкән фоторәсем алып кил. Исеңә төшер әле, син Россиядә яшәүче нинди милләт халыкларын беләсең? Сиңа дөньядагы кайсы илләр билгеле?
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^