Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Җәмгыять
Кеше халыклар арасында, җәмгыятьтә яши. Ул, табигатьнең бер буыны булган кебек, шул ук вакытта җәмгыятьнең дә бер буыны булып тора. Кешенең искиткеч үзенчәлеге, аның дөньяда тоткан урыны менә шуның белән билгеләнә дә.
Җир йөзендәге барлык кешеләр турында сөйләгәндә, гадәттә, кешелек җәмгыяте яисә кешелек диләр. Аны бербөтен итеп тиз генә күзалдына да китереп булмый. Җәмгыятьнең кечкенә бер буынын, ягъни үзеңнең гаиләңне күзаллавы күпкә җиңелрәк.
Гаилә — җәмгыятьнең бик әһәмиятле бер буыны. Ул тугандаш кешеләрне берләштерә. Алар бер түбә астында яшиләр, уртак тормыш алып баралар, бер-берсе турында кайгырталар.
Халык та — җәмгыятьнең бер буыны, син дә шуңа керәсең. Җир йөзендә 5 меңгә якын милләт исәпләнә. Болар — рус, инглиз, еврей, француз, немец, украин, белорус һәм башка бик күп милләтләр. Бер Россиядә генә дә 100 дән артык милләт вәкилләре яши. Һәр халыкның үз теле, үз милли костюмы, үз әкиятләре, җырлары, биюләре бар; төрле милләт халкы бер-берсеннән тән төсе һәм йөз торышы белән аерыла.
Һәр кеше билгеле бер илдә яши. Син инде дөньяның политик картасы белән 2 нче сыйныфта таныштың. Анда илләр, яисә дәүләтләр төшерелгән. Җир йөзендә барлыгы 200 гә якын дәүләт бар.
Һәр дәүләтнең үзенең территориясе, дәүләт чикләре, башкаласы, дәүләт теле (кайберләрендә ике яисә берничә) була. Россиядә дәүләт теле булып — рус теле, ә республикабызда ике тел — рус һәм татар телләре санала.
Һәр илнең дәүләт башлыгы бар. Кайбер илләрдә (алар күпчелек) дәүләт башында халык тарафыннан сайланган президент тора. Ә икенчеләрендә исә дәүләт белән монарх идарә итә (күбрәк король яисә королева). Монарх, гадәттә, халык тарафыннан сайланып куелмый, аның хакимлеге нәселдән күчә килә. Россиядә элек монарх идарә иткән (патша яисә император), ә хәзер президент.
 Дәүләт башлыклары  Илләр
 Президент  Россия, АКШ, Франция һ. б.
 Монархлар:
 Король яисә королева  Швеция, Бөекбритания һ. б.
 Император  Япония
 Князь  Монако һ. б.
 Бөек герцог  Люксембург
 Солтан  Оман, Бруней һ. б.
 Әмир  Кувейт һ. б.
 Рим Папасы  Ватикан
Дәүләт символлары — Дәүләт флагы, Дәүләт гербы һәм Дәүләт гимны. Россиядә бу символларның барысы да бар.
Теләсә кайсы илдә билгеле бер законнар гамәлгә керә; аның икътисады (ягъни хуҗалыгы), мәгарифе, фән һәм мәдәнияте була. Болар барысы да җәмгыять тормышының төрле яклары. Һәр кеше нинди дә булса бер дәүләтнең гражданины булып санала. Ә без сезнең белән — Россия гражданнары. Хәзерге дөньяда бөтен дәүләтләр дә үзара бәйләнештә яши. Аларның һәркайсы бердәм кешелек җәмгыятенең бер буынын тәшкил итә.
УЙЛАП КАРА!
1. Итальяннар, французлар, грузиннар, бразилиялеләр, кытайлар, немецлар яши торган илләрне әйт.
2. Кешеләр төрле илләрдә яши һәм төрле халыклар төркеменә керә. Ә ни өчен Җир йөзендәге барлык халыкларны бердәм кешелек җәмгыяте дип атыйлар?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Кешенең дөньяда тоткан урынын син ничек тасвирлар идең?
2. Ни өчен гаилә җәмгыятьнең бик әһәмиятле буыны булып исәпләнә? 3. Җир йөзендә күпме халык яши? 4. Җир йөзендә ничә дәүләт бар? 5. Санап чык: һәр дәүләт нәрсәләргә ия.
Кеше халык арасында, җәмгыятьтә яши. Һәр кеше үз гаиләсенең бер әгъзасы, үз халкының бер вәкиле булып тора, кайсы да булса дәүләтнең гражданины булып санала.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә түбәндәге сүзләрне язып куй: гаилә, халык, дәүләт, җәмгыять.
2. Үз гаиләң турында хикәя төзе.
3. Өстәмә әдәбиятка нигезләнеп дөньядагы берәр төрле халык турында (үзең сайлап) мәгълүмат әзерлә.
4. Дәреслектә аерып бирелгән сүзләрдән файдаланып, Россиягә тасвирлама бир.
БЕЛЕМГӘ ОМТЫЛУЧЫЛАР ӨЧЕН
Дәүләт нәрсә ул?
Бу сорау, мөгаен, сине гаҗәпләндерер. Без инде беләбез: дәүләт ул — ил, диярсең син. Ләкин «дәүләт» сүзенең башка мәгънәсе дә бар. Илдә хакимиятне шулай атыйлар. Дәүләтнең бурычы — җәмгыятьнең яшәешен тәэмин итү. Дәүләт законнар кабул итә һәм аларның үтәлешен күзәтә. Ул илнең хуҗалык тормышында катнаша, икътисадның һәр тармагында эшләрнең көйле баруы турында кайгырта. Дәүләт илдә мәгариф һәм сәламәтлекне саклау системаларын булдыра, фән һәм мәдәнияткә терәк булып тора. Ул шулай ук гражданнарның куркынычсызлыгын саклау өчен армия һәм милицияне (яисә полицияне) туплый.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ без әйләнә-тирә дөньяны яшь галим-экологлар буларак өйрәнергә тырышырбыз. Ни өчен безнең һәркайсыбыз бераз гына булса да, эколог булырга тиешлеге турында уйланырбыз. Ә хәзергә син аңлатып кара әле, «экология» сүзен үзең ничек аңлыйсың?
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^