Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ДӨНЬЯГА ЭКОЛОГЛАР КҮЗЛЕГЕННӘН КАРАГАНДА
Озынборыннар һәм мәчеләр белән булган хәл
Ерак бер утрауда яшәүче кешеләр озынборыннарны үтереп бетермәкче булганнар. Моның өчен агулы химикатлар сипкәннәр. Озынборыннар чынлап та үлеп беткәннәр. Ләкин озак та үтмәгән, утрауны күселәр басып алган. Алар өерләре белән шунда яшәүчеләрнең сарайларына, иген кырларына һөҗүм иткәннәр. Кешеләр бу бәланең килеп чыгу сәбәпләрен һич аңламаганнар.
Бу хәл менә нидән килеп чыккан икән. Озынборыннарны бетерү өчен сибелгән агулы химикатлар үсемлекләргә дә эләккән. Бу үсемлекләр белән тараканнар тукланганнар (алар утрауда бик күп булганнар һәм өйдә түгел, ә табигатьтә яшәгәннәр). Тараканнар агудан үлмәгәннәр, агу аларның тәннәрендә җыелып барган. Шул агулы тараканнарны кәлтәләр ашап, агудан шактый һәлсезләнгәннәр һәм мәче өчен менә дигән табышка әйләнгәннәр. Агуланган кәлтәләрне ашаган мәчеләр үлә барганнар.Һәм тиздән утрауда алар бөтенләй калмаганнар. Менә шунда күселәр өчен иркен тормыш башланган инде! Күселәр кешеләргә искиткеч зур зыян салганнар.
Тиздән утрауда яңадан мәчеләр үрчетергә туры килгән. Аларны башка җирләрдән самолёт белән китерткәннәр. Кешеләр күселәр һөҗүменнән бары тик шулай гына котыла алганнар.
Әгәр утрауда яшәүчеләр, агулы химикатлар кулланганчы, галим-экологлар белән киңәшләшкән булсалар, мөгаен, бу бәла килеп чыкмаган булыр иде.
Экология фәне нәрсәне өйрәнә
Син 1 нче сыйныфта укыганда ук, без экология фәне кешене әйләнә-тирә дөньяга, Җиргә сакчыл карарга өйрәтә дип сөйләгән идек.
Бу фән нәрсәне өйрәнә соң?
Теләсә нинди тереклек иясе (шул исәптән кеше дә) үзен чолгап алган тирәлек белән эчке бәйләнештә тора. Белгәнебезчә, эчке бәйләнеш — ул тереклек иясе белән терек булмаган табигать, башка организмнар, кеше үзе булдырган әйберләр арасындагы күзгә күренми торган җепләр. Экология фәне нәкъ менә шушы күзгә күренми торган җепләрне өйрәнә дә инде.
Тереклек ияләре яши торган бөтен тирәлекне һәм алар арасындагы бәйләнешне галим-экологлар әйләнә-тирә (мохит) дип атыйлар. Экология — тереклек ияләре һәм аларны чолгап алган тирәлек арасындагы бәйләнешләрне өйрәнүче фән.
«Экология» сүзе грекча ике сүздән ясалган: «экос» — «йорт», ә «логос» «фән» дигәнне аңлата. Димәк, экология йорт турындагы фән икән. Безнең искиткеч зур һәм шул ук вакытта кечкенә генә планетабыз Җир бөтен кешелек өчен уртак йорт булып тора.
Хәзер дөнья күләмендә бик күп галимнәр экология белән шөгыльләнәләр. Бу фән башка кешеләрне дә кызыксындыра. «Экология» сүзе радио-телевидение аша еш яңгырый, аның турында газеталарда язалар. Бу безнең табигать йортыбызга куркыныч янавы белән бәйле. Аны бу һәлакәттән саклап калу өчен һәрбер кеше күпмедер дәрәҗәдә үзе эколог булырга тиеш. Шул чакта гына бөтен җәмгыять табигать белән килешеп яшәячәк.
УЙЛАП КАРА!
1.Схемаларда экология фәне өйрәнә торган бәйләнешләр күрсәтелгән. Болар — экологик бәйләнешләр. Аларның төркемнәрен ата. Схемаларда укларның төрле якка юнәлтелгән булуына игътибар ит. Синеңчә, бу нәрсәне аңлата? Һәр төркемнең бәйләнешләренә мисаллар китер. Җавабыңда укларның юнәлешен дә исәпкә ал.
2.Рәсемгә карап сөйлә: үсемлек, хайван, кеше өчен әйләнә-тирә (мохит) нәрсә ул?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Әйләнә-тирә нәрсә ул? 2. Экология фәне нәрсәне өйрәнә? 3. Экологик бәйләнешләргә мисаллар китер. 4. Экологиянең кешеләр өчен нинди әһәмияте бар?
Тереклек ияләрен чолгап алган һәм аның белән бәйләнештә булган һәрнәрсә әйләнә-тирә, ягъни мохит дип атала. Экология — тереклек ияләре белән аларны чолгап алган мохит арасында урнашкан бәйләнешләр турындагы фән.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә яз: әйләнә-тирә (мохит), экология, экологик бәйләнешләр. 2. Китапханәдән экология турында китаплар сайлап ал. Китапны укып чык. Аның буенча дәрес материалын тулыландырырлык мәгълүмат әзерлә.
АЛДАГЫ ДӘРЕС синең күңелеңне шомландырмый калмас. Син табигатькә кешеләр китергән зыян, һава һәм суның пычрануы, мәңгелеккә югалган хайваннар һәм башка бик күп нәрсәләр хакында белерсең. Бу дәрестә сүз Җир-ананың гүзәл табигатен саклауның әһәмияте турында барыр. Башта түбәндәге сорауларга җавап бир: 1. Без сезнең белән, табигатькә зыян салмас өчен, кайсы кагыйдәләрне үтәргә дип килештек? 2. Табигатьне саклау эшендә син үзең ничек катнашасың?
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^