Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ТАБИГАТЬКӘ КУРКЫНЫЧ ЯНЫЙ!
Кечкенә җәрәхәтләр турында...
Чикләвек җыйганда, берничә ботак сындырсам, 3—4 чәчәк өзсәм, бер генә күбәләк тотсам, табигатькә моннан зыян килерме, дип сорарсың син, мөгаен.
Әлбәттә, зыян килер! Чөнки урынсыз сындырылган һәр ботак, өзелгән һәр чәчәк, тотылган һәр күбәләк — болар барысы да табигатькә ясалган кечкенә генә җәрәхәт. Әгәр дә шундый җәрәхәтләрнең берсен — син, икенчесен — иптәшең, ә тагын кемнәрдер өченче һәм дүртенчеләрен ясаса, ул чагында табигать нишләр соң?!
Хәзер табигатькә бик кечкенә генә җәрәхәтләрне дәвалавы да авыр. Ни өчен икән, әйдәгез, уйлап карыйк.
Тирән яралар турында
Кешеләр элек-электән Җирдә хуҗалык итү белән шөгыльләнәләр. Хәзер дә алар шәһәрләр салалар, юллар төзиләр, кырларны эшкәртәләр. Боларның һәркайсы кирәкле эш, әлбәттә. Ләкин моның өчен урманнарны күпләп кисәргә туры килә. Кешеләргә кирәкле үз агачы өчен дә агачларны кисәләр. Шулай итеп, Җирдә урманнар елдан-ел кими бара.
Һава, су көннән-көн күбрәк пычрана. Һавасыз һәм сусыз үсемлекләр, хайваннар һәм кешенең яши алмавын син инде беләсең. Ләкин завод-фабрикалардан чыккан төтен, тузан һаваны пычрата, төрле зарарлы матдәләр катнашкан агынты сулар елга һәм күлләргә кушыла...
Урманнар кими барудан, һава һәм су пычранудан күп кенә үсемлекләр һәм хайваннар интегә. Аларга әле башка сәбәптән дә бик авырга туры килә. Кешеләр еш кына матур үсемлекләрне өзәләр, ә кайвакыт тиресе яки ите өчен хәтта бер сәбәпсез хайваннарны ерткычларча үтерәләр.
Төньяк Америкада гадәти булмаган күгәрченнәр яшәгәннәр. Алар, зур-зур өерләре белән, урыннан урынга күчә торган булганнар. Шуңа күрә аларны гизүче күгәрченнәр дип атаганнар. Тәмле ите өчен кешеләр аларны исәпсез аулаганнар. Күгәрчен өерләре елдан-ел кими барган, сирәгәйгән. Соңгы кошны тотып ашаганчыга кадәр, кешеләр ауны туктатмаганнар.
Бер сәяхәтче моннан 250 еллар элек, Россиянең көнчыгыш диңгезләренең яр буе сайлыкларында су асты үсемлекләрен утлап йөрүче зур гәүдәле, сүлпән һәм бик тыныч хайваннарны күрә. Болар диңгез сыерлары була. Кешеләр бу хайваннарны да аулый башлыйлар. Хайваннар, кешеләрдән курыкмыйча, аларның көймәләре янына ук йөзеп килә торган булганнар. Ә кешеләр исә диңгез сыерларын кансызлык күрсәтеп үтерә барганнар... 27 ел вакыт узганнан соң, диңгез сыерлары бөтенләй юкка чыкканнар.
Дронт — очмый торган эре кош. Бу кошлар Африкадан ерак түгел кечерәк утрауда яшәгәннәр. Утрауга кешеләр күченеп килгәннәр һәм дронтларны кырып бетергәннәр.
Кешеләрнең саксызлыгы аркасында, диңгез сыерлары, гизүче күгәрченнәр, дронтлар гына түгел, башка бик күп җәнлекләр, кошлар, бөҗәкләр, үсемлекләр дә юкка чыккан.
Элегрәк еш очрый торган күп кенә үсемлекләр, хайваннар һәм гөмбәләр бүгенге көндә бик сирәк күренәләр. Бу тереклек ияләренә зур куркыныч яный: алар Җир йөзеннән бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Болар турында мәгълүматлар күп илләрдә булдырылган Кызыл китапка тупланган. Син инде беләсең, мондый китап безнең илдә дә бар. Ул — Россиянең Кызыл китабы дип атала.
Табигатьне саклау
Хәзер планетабыз табигатенә куркыныч янавын бөтен дөнья халыклары аңладылар. Шуңа күрә күп илләрдә табигатьне саклау чараларын күрә башладылар. Мондый эш безнең илдә дә алып барыла. Мәсәлән, күп кенә завод-фабрикалар яңача җиһазландырылды, һәм алар әйләнә-тирәне азрак пычрата башлады. Киселгән урманнар урынына яңалары утыртыла. Сирәк очрый торган үсемлекләрне җыю, хайваннарны аулау тыела. Тыюлыклар булдырыла, һәм аның табигате сак астына алына.
Шунысы аяныч: әлегә һәркемнең табигатьне сакларга теләге дә юк һәм саклый да белми!
Әйләнә-тирәбездәге табигатьнең матурлыгы һәм муллыгы югалмасын, челтерәп аккан чишмәләре кипмәсен, җир өсте чәчәккә күмелсен, анда күбәләкләр очсын, кошлар сайрасын дисәк, үзебезгә күп көч куярга, шуңа омтылып яшәргә кирәк. Кылган гамәлләребез өчен алар алдында йөзебез кызарырлык булмасын.
ДӘРЕСЛЕК БЕЛӘН ЭШ ИТҮ
31 нче биттәге фоторәсемнәрне игътибар белән кара. Аларның һәркайсында нәрсә сурәтләнүен ачыкларга тырыш. Уйла әле, ни өчен фоторәсемнәр икешәр-икешәр куелган. Кайсы фоторәсемнәр астына: «Һаваның пычрануы», «Суның пычрануы», «Урманны кискәннән соң», «Юлда һаваның чисталыгын тикшерү», «Чистарту корылмалары», «Урман полосалары утырту» дип язып куярсыз.
Бу фоторәсемнәрнең кайсыларында — табигатькә зыян салу, ә кайсыларында табигатьне саклау күрсәтелгән?
УЙЛАП КАРА!
Кешеләр, табигатькә һәлакәт янавын күрә торып, ни өчен аннан һаман файдаланалар? Бәлки, бөтен завод-фабрикаларны туктатыргадыр, агач материаллары әзерләмәскәдер,— бер сүз белән әйтсәк, Җирне зур бер тыюлык итәргәдер?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Җирдә ни өчен урманнар елдан-ел кими бара? Моның ахыры нәрсә белән бетәр? 2. Һава һәм су ничек пычрана? Аның куркынычы нәрсәдә? 3. Хәзер ни өчен күп кенә үсемлекләр һәм хайваннар сирәк очрыйлар? Аларга нинди куркыныч яный? 4. Кешеләр табигатьне ничек саклыйлар?
Кешеләр табигатьтән файдаланганда аңа еш кына зыян да салалар. Шуңа күрә дөньяның һәр почмагында табигатьне сакларга кирәк. Кешеләр табигатьтән сакчыл, хуҗаларча гына файдаланырга тиеш.
БИРЕМНӘР
1.Сүзлекчәгә яз: тыюлык.
2.Кышын кошларга ашату өчен карбыз, кавын, кабак, ташкабак орлыкларын җыя бар. Аларны юып-киптереп куярга онытма. Көнбагыш орлыкларын да күпләп җыеп куй. Җимнәрне коры урында сакла.
3.Өлкәннәрдән сорашып бел: син яшәгән төбәктә табигатьне саклау өчен нинди эшләр эшләнә?
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^