Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ҖИСЕМНӘР, МАТДӘЛӘР, КИСӘКЧЕКЛӘР
Җисемнәр
Теләсә кайсы предметны, шулай ук тереклек иясен җисем дип атарга мөмкин. Таш, йорт, чык тамчысы, шикәр кисәге, агач, кош, тимерчыбык — болар барысы да җисемнәр. Җисемнәр шулкадәр күп, аларны санап чыгу мөмкин түгел. Кояш һәм планеталар, Ай — шулай ук җисемнәр. Аларны күк яисә галәм җисемнәре дип атыйлар.
Матдәләр
Җисемнәр матдәләрдән тора. Чык тамчысы — бу җисем. Аны хасил иткән су — матдә. Шикәр кисәге — җисем, ә шикәр үзе — матдә. Алюмин чыбык — җисем, алюминий — матдә.
Бер генә матдәдән түгел, ә берничә яисә күп матдәләрдән торган җисемнәр бар. Тере җисемнәрдә тән составы бик катлаулы. Мәсәлән, үсемлекләрдә су, шикәр,крахмал һәм башка матдәләр дә бар. Кеше һәм хайван тәне бик күп төрле матдәләрдән барлыкка килгән.
Димәк, җисемнәр нәрсәдән торса, шуларны матдәләр дип атыйлар икән.
Каты, сыек һәм газсыман матдәләр була. Матдәләрнең һәр төренә мисаллар китер.
Теләсә нинди каты җисем билгеле бер формага ия. Сыеклыкның һәм газларның уз формалары булмый. Сыеклык үзе салынган савыт формасын ала. Ә газ үзенә бирелгән бөтен пространствоны били.
Кисәкчекләр
Галимнәр матдәләрнең бик кечкенә, күзгә күренми торган кисәкчекләрдән торуын ачыкладылар.
Мондый кисәкчекләрнең чынбарлыкта булуына ничек ышанырга соң?
ТӘҖРИБӘ ЯСЫЙБЫЗ
Бер генә матдәдән торган җисемне — шикәр кисәген алабыз. Аны, стакандагы суга салып, кашык белән болгатабыз. Шикәр башта яхшы күренер, аннары әкренләп эреп бетәр. Сыеклыкның тәмен татып карыйбыз. Ул баллы. Димәк, шикәр юкка чыкмаган, стаканда калган. Ә ни өчен без аны күрмибез соң? Чөнки шикәр кисәге бик вак кисәкчекләргә таркалды. Ул башта үзе дә шул кисәкчекләрдән тора иде (ә хәзер эреде). Шикәр кисәкчекләре су кисәкчекләре белән кушылды.
Тәҗрибәдән күргәнебезчә, матдәләр, димәк җисемнәр, бик кечкенә кисәкчекләрдән төзелгән икән.
Һәр матдәнең кисәкчекләре үзенә бер төрле, ягъни алар зурлыгы һәм формасы белән башка матдә кисәкчекләреннән аерылып торалар.
Галимнәр кисәкчекләр арасында аралык булуын ачыкладылар. Каты җисемнәрдә бу аралыклар бик кечкенә, ә сыеклыкларда — зуррак, газларда — тагын да зур.
Теләсә кайсы җисемдә барлык кисәкчекләр өзлексез хәрәкәт итә.
ДӘРЕСЛЕК БЕЛӘН ЭШ ИТҮ
Дәреслек ярдәмендә түбәндәге фикерләрнең дөреслеген тикшер:
- Теләсә нинди предметны һәм тереклек иясен җисем дип атарга мөмкин.
- Җисемнәр матдәләрдән тора.
- Матдәләрне күзгә күренми торган бик кечкенә кисәкчекләр тәшкил итә.
УЙЛАП КАРА!
1.Бу сүзләр арасыннан башта — җисемнәрне, аннары матдәләрне сайлап яз. Дага, стакан, тимер, кирпеч, шикәр, карбыз,тоз, крахмал, таш.
2.Суда эрегән шикәр матдәме, әллә матдәләр катнашмасымы?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Җисемнәр дип нәрсәне атыйлар? 2. Матдә нәрсә ул? 3. Матдәләр нәрсәләрдән тора? Моны ничек дәлилләп була? 4. Кисәкчекләр турында син нәрсәләр сөйли аласың?
Теләсә нинди предметны һәм тереклек иясен җисем дип атарга мөмкин. Җисемнәр матдәләрдән тора. Матдәләр, димәк, җисемнәр үзләре дә күзгә күренми торган бик кечкенә кисәкчекләрдән тора.
БИРЕМНӘР
1.Сүзлекчәгә яз: җисем, матдә, кисәкчек.
2.Өегездә нинди каты җисемнәр, сыеклыклар һәм газлар бар,шуларга игътибар ит.
БЕЛЕМГӘ ОМТЫЛУЧЫЛАР ӨЧЕН
Молекулалар һәм атомнар
Бик ерак заманнарда ук галимнәр җисемнәрнең күзгә күренми торган кечкенә кисәкчекләрдән торуы турында фикерләр әйткәннәр. Алар табигатьнең күп күренешләрен шуңа бәйләп аңлатканнар.
Мәсәлән, юешләнгән кием ни өчен кибә? Чөнки киемдәге безгә күренми торган су кисәкчекләре очып бетә.
Бөек рус галиме Михаил Васильевич Ломоносов (1711 —1765) күренми торган кисәкчекләрнең катлаулы һәм гади булуын үзенең хезмәтләрендә исбатлаган. Катлаулы кисәкчекләр гади кисәкчекләрдән тора. Бер үк гади кисәкчекләр, төрлечә тоташып, төрле-төрле катлаулы кисәкчекләр барлыкка китерергә мөмкин. М. В. Ломоносов бу фикере белән табигатьтә матдәләрнең төрлелеген аңлаткан. Галимнәр соңрак моның чыннан да шулай булуына ышанганнар. Катлаулы кисәкчекләрне — молекулалар, ә гадиләрен атомнар дип атаганнар.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ без синең белән аш-су бүлмәсенә дип керсәк тә, анда төрле-төрле гаҗәеп матдәләр дөньясына тап булырбыз. Иң гадәти матдәләрнең дә безнең өчен кызыклы ягы ачылуын күрербез. Ә хәзер, әйдә, аш-су бүлмәсенә кереп, үзең күргән матдәләрне санап чык.
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^