Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
МАТДӘЛӘРНЕҢ ТӨРЛЕЛЕГЕ
Дөньяда төрле-төрле матдәләр бик күп. Хәзер аларның саны берничә миллионга җитә. Матдәләрнең кайберләре табигатьтә очрый, ә кайберләрен (мәсәлән, пластмассаны) кеше үзе ясый.
Матдәләрне химия фәне өйрәнә.
Матдәләрнең кайберләре белән танышу өчен аш-су бүлмәсенә керик.
Менә өстәлдә тоз савыты тора, аңа аш тозы салынган. Без бу матдәнең ак бөртекләрдән торуын күрәбез. Ләкин табигатьтә, җир астында, ул таш рәвешендә очрый. Аш тозының кеше өчен иң әһәмиятле үзлеге — аның тозлы тәме. Шуңа күрә аны ризыкка тоз тәме кертү өчен кулланалар.
Табигатьтә аш тозы җир астында гына очрамый. Ул шулай ук диңгез суында һәм суы тозлы күлләрдә бик күп була. Тоз туфракта да, тере организмнарның тәнендә дә була.
Аш тозы — табигатьтә очрый торган минераль тозларның берсе. Кешеләр тозның кайбер төрләрен казып алып, үсемлекләр өчен ашлама буларак файдаланалар.
Шикәр комы (шикәр) — аш-су пешергәндә, һичшиксез, иң кирәкле матдә. Төсе белән аны тоз дип тә белергә мөмкин. Ләкин, татып караганда, аларның тәмен берничек тә бутап булмый. Шикәрнең төп үзлеге — аның баллылыгы. Шуның өчен шикәр комын күп ризыкка салалар. Шикәр үсемлекләрдән — шикәр камышыннан (эссе илләрдә) һәм шикәр чөгендереннән алына.
Без белгән гади шикәр табигатьтәге бердәнбер баллы матдә түгел. Җиләк-җимештә — җиләк-җимеш шикәре, ә сөттә сөт шикәре бар.
Баллы таблеткалар — глюкозалы С витамины күбегезгә таныш. Глюкоза — шикәрнең бер төре. Табигатьтә ул үсемлекнең төрле өлешләрендә очрый. Виноградта һәм аның суында глюкоза аеруча күп була. Шуңа күрә глюкозаны виноград шикәре дип тә атыйлар.
Ә хәзер крахмалны тикшерик. Бу — ак төстәге порошоксыман матдә. Аны, гадәттә, кесәл пешергәндә файдаланалар. Крахмал — кеше организмы өчен иң әһәмиятле туклыклы матдәләрнең берсе. Ул үсемлектән алынган азыкларның күбесендә бар.
Галим-химиклар теге яисә бу азыкта крахмал барлыгын ничек белергә икәнен әйткәннәр. Моның өчен су кушылган йод эремәсе алына. Әгәр дә бу эремәне крахмаллы азыкка тамызсаң, йод эремәсе зәңгәрсу шәмәхә төскә керә. Ак ипидә, дөге боткасында, бәрәңге бүлбесендә крахмал барлыгын шушы ысул белән белеп була.
ПРАКТИК ЭШ
1. Укытучы тәкъдим иткән азык продуктларында крахмал барлыгын сыегайтылган йод эремәсе ярдәмендә ачыкла.
2. Тикшеренү нәтиҗәләрен эш дәфтәреңә язып куй һәм рәсемен яса.
Кислоталар — аш-су әзерләгәндә еш кулланыла торган матдәләрнең иң зур төркеме. Лимонның әчкелтем тәме һәркемгә таныш. Аңа бу тәмне составындагы лимон кислотасы бирә. Алмада — алма кислотасы, ә кузгалак яфракларында кузгалак кислотасы бар. Сөт әчегәндә, анда сөт кислотасы барлыкка килә.
Бу матдәләрнең гомуми үзлеге — аларның әчкелтем булулары. Ләкин әле бу теләсә нинди кислотаны татып карарга ярый дигән сүз түгел. Күп кенә кислоталар бик зәһәр — алар, тәнгә тиеп, тирене пешерергә, кием, кәгазьне һәм агачны бозарга мөмкин. Шуңа күрә кислоталар белән эш иткәндә аеруча сак булырга кирәк. Шундый кислоталарның берсе — серкә кислотасы, яисә серкә суы. Серкә суы салынган шешәгә кагылырга ярамаганын син инде беләсең. Бу матдәне бары тик су кушып кына файдаланалар.
Әйләнә-тирәнең пычрануы сәбәпле, кислоталар һавада да була башлады. Алар еш кына җиргә яңгыр белән ява. Бу кислоталы яңгыр дип атала. Алардан үсемлекләргә, гомумән, бөтен тереклеккә зыян килә, күп корылмалар, тарихи һәйкәлләр бозыла.
КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
Кайбер хайваннар һәм үсемлекләр, үзләре кислота чыгарып, дошманнарыннан сакланалар. Мәсәлән, кырмыскалар, үзләренә куркыныч янаганда, корсак ягын күтәрәләр һәм зәһәр кислота сиптерәләр. Бу — кырмыска кислотасы. Шундый ук кислота бал корты агуында һәм кычытканның чаккыч төкләрендә дә була.
УЙЛАП КАРА!
1. Табигатьтә төрле-төрле матдәләр бик күп. Кешегә ясалма матдәләр, мәсәлән пластмасса уйлап чыгару ни өчен кирәк булды икән?
2. Мәктәпнең химия кабинетындагы матдәләрне кабып карарга ярыймы? Ярамаса, ни өчен?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Аш тозының һәм шикәр комының төп үзлекләре нинди? Табигатьтә бу матдәләр кайларда очрый? 2. Крахмал нинди матдә ул? Азыкта крахмал барлыгын ничек белеп була? 3. Табигатьтә нинди кислоталар очрый? 4. Ни өчен кислоталар белән бик сак эш итәргә кирәк? Кислота яңгырлары нәрсә ул? Алар ни өчен куркыныч?
Матдәләр бик күптөрле. Көндәлек тормышта кешеләр аш тозын, шикәр комы, крахмал һәм төрле кислоталарны еш кулланалар.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә яз: химия, аш тозы, крахмал, кислота.
2. Өегездә өч кечкенә тәлинкә ал. Аларның берсенә — бер чәй кашыгы шикәр комы, икенчесенә — шулкадәр үк аш тозы,ә өченчесенә нәкъ шулкадәр крахмал сал. Бу матдәләрне ничек аерып була?
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ без күзгә күренмәс һава турында сөйләшербез, кызыклы тәҗрибәләр үткәрербез. Ләкин башта исеңә төшер: безнең әйләнә-тирәбездә һава барлыгын ничек исбатлап була? Үсемлекләр, хайваннар, кешеләр өчен һаваның нинди әһәмияте бар? Җил нәрсә ул?
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^