Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ҺАВА ҺӘМ АНЫ САКЛАУ
Һаваның составы һәм үзлекләре
Һава күзгә күренми. Без хәтта аның эчендә йөзгәнебезне дә сизмибез. Үзебез сизмәсәк тә, аннан башка берничә минут та тора алмыйбыз. Һаваны без сулыйбыз. Үсемлекләр, хайваннар, гөмбәләр һәм күпләгән бактерияләр дә һава сулап яши.
Һава — ул газлар катнашмасы. Аның составына: азот, кислород, углекислый газ керә.
Тереклек ияләре сулаганда һавадан кислородны йота һәм углекислый газ бүлеп чыгара.
Һава нинди үзлекләргә ия соң?
1. Һава үтәкүренмәле. Без аның аша тирә-юнебездәге җисемнәрне күрәбез. Чагыштырып кара: ишек, китап үтәкүренмәле түгел, һәм алар аша башка җисемнәрне күреп булмый.
2. Һава төссез. Чыннан да, шкаф сары, сыйныф бүлмәсендәге такта коңгырт, бүлмә үсемлекләре яшел төстә. Ә һаваны төсле дип тә әйтеп булмый. Ул төссез.
3. Һава иссез. Синең сизгәнең бармы, кая барып керсәң,аннан үзенә бер төрле ис килә. Мәсәлән, ашханәдә,чәчтараш һәм даруханәдә бу бигрәк тә сизелә. Исле матдә кисәкчекләре, һава белән кушылып, төрле ис чыгаралар,һәм без шул исләрне сизәбез. Ләкин саф һавадан ис беркайчан да килми.
4. Җылынганда һава киңәя, ә суынганда киресенчә кысыла. Моның шулай икәнлегенә ышану өчен тәҗрибә ясап карыйк.
1 нче тәҗрибә. Көпшәле колба алабыз. Көпшәне суга төшерәбез. Игътибар итик: көпшәгә су керми, димәк, аны һава «үткәрми». Колбаны утта җылытабыз. Һәм тиздән көпшәдән һава куыклары чыга башлавын күрербез. Бу җылытканда
һаваның киңәюеннән шулай була. Димәк, җылытканда һава киңәя икән.
2 нче тәҗрибә. Колбаны салкын дымлы чүпрәккә утыртабыз.Һәм без шунда суның көпшәгә күтәрелүен күрербез. Һава үзенә тиешле урынның бер өлешен суга бирә кебек. Бу ни өчен шулай була соң? Чөнки суынганда һава кысыла.
Моны ничек аңлатырга мөмкин? Һава кисәкчекләрдән тора, һәм алар арасында бушлык кала. Кисәкчекләр өзлексез хәрәкәтләнә һәм бик еш бәрелешә. Һава
җылынгач, алар тизрәк хәрәкәт итә башлый һәм көчлерәк бәрелешә. Шул сәбәпле бу кисәкчекләр бер-берсеннән ераграк ыргытыла. Алар арасындагы бушлыклар зурая, һәм һава киңәя. Ә һава суынганда барысы да киресенчә була.
5. Һава җылыны начар үткәрә. Кешенең тәне белән киеме арасында да, хәтта киемнең үзендә дә һава бар. Шуңа күрә кием безнең тән җылысын саклый.
Кышка таба җәнлекләрнең — йоннары, ә кошларның мамыгы калыная башлый. Калын йон, мамык арасында һава озаграк саклана һәм хайваннарга кышын җылырак була. Кар астында кышлаучы үләннәр дә өшеми, чөнки карда һава җитәрлек була. Шунлыктан салкын кар үсемлекләр өчен җылы «юрган» хезмәтен үти.
Димәк, һава үтәкүренмәле, төссез, иссез, җылынганда киңәя, ә суынганда кысыла, җылыны начар үткәрә.
Һава чиста булырга тиеш!
Кешегә һәм шулай ук башка тереклек ияләренә сулау өчен чиста һава кирәк. Ләкин күп урыннарда, бигрәк тә зур шәһәрләребездә, ул пычрана. Кайбер завод-фабрикалар һавага агулы газлар, корым, тузан чыгаралар. Автомобильләрдән файдаланылган газлар чыга. Бу газларда тереклек өчен зарарлы матдәләр бик күп.
Һаваның пычрануы кешенең сәламәтлегенә, гомумән, Җир йөзендәге бөтен тереклеккә куркыныч яный!
Хәзерге вакытта һаваның чисталыгын саклау өчен төрле чаралар күрелә. Бик күп предприятиеләрдә тузан, корым һәм агулы газларны йотып кала торган җайланмалар эшли. Һавага пычрак газ чыгармый торган яңа автомобильләр уйлап табыла. Зур шәһәрләрдә һаваның чисталыгын өзлексез күзәтеп торучы махсус станцияләр төзелгән.
Ләкин һаваны пычратучы предприятиеләр әле һаман да бар. Һава һәр җирдә һәм һәрвакыт чиста булып калсын өчен, күп көч сорала.
Моның өчен әле үсемлекләрне дә сакларга кирәк. Алар яфраклары белән һавадагы тузан һәм корымны тоткарлап кала. Үсемлекләр әле тагын бер мөһим «эш» башкара. Кеше һәм башка тереклек ияләре сулаганда, күп углекислый газ барлыкка килә. Үсемлекләр шул газны йота, ә үзләре безнең өчен кислород бүлеп чыгара! Менә ни өчен яшеллек күп булган җирдә сулыш алуы рәхәт икән.
ДӘРЕСЛЕК БЕЛӘН ЭШ ИТҮ
1. Дәреслектән тап:
а) җылынганда һаваның ни өчен киңәюен, ә суынганда ни өчен кысылуын аңлаткан урынны;
б) һаваның җылыны начар үткәрүе кешегә, хайваннарга, үсемлекләргә файдалы булуын аңлаткан урынны;
в) һаваны пычратуның сәбәпләре әйтелгән урынны;
г) һаваның чисталыгын саклау чаралары турында язылган урынны.
2. 48 нче биттәге схемага бирем уйла.
УЙЛАП КАРА!
1. Ни өчен ике катлы тәрәзәләр куялар?
2. Йөртүче машинасын туктатып торганда да моторын сүндермичә эшләтеп тора. Ул дөрес эшлиме? Дөрес эшләмәсә,моны ничек аңлатасыз?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Һаваның үзлекләрен санап чык. 2. Ни өчен җылынганда һава киңәя, ә суынганда кысыла? 3. Без һавадагы нинди газны сулыйбыз? 4. Һава нәрсәдән пычрана? 5. Һаваның чисталыгын саклау өчен ниләр эшләргә кирәк?
Чиста һава үтәкүренмәле, төссез, иссез. Завод-фабрикалардан, эшләп торган автомобильләрдән һавага зарарлы матдәләр эләгә. Алар барча тереклек өчен зарарлы. Шуңа күрә һаваның чисталыгы турында кайгыртырга кирәк.
БИРЕМНӘР
1. Сулау өчен кирәкле газ исемен сүзлекчәгә язып куй.
2. «Мәгариф» нәшриятында чыккан «Малайларга-кызларга» дигән календарь-көндәлекнең 2003 елгы чыгарылышыннан 39—51 нче битләрне укы. Анда язылганнарга охшаш мисалларны көнкүрештә үзеңә күзәтергә туры килгәне бармы? Син бу хакта ничек уйлыйсың?
3. Өлкәннәрдән сорашып бел: республикабызның зур шәһәрләрендә һаваның чисталыгын саклау өчен нәрсәләр эшләнә?
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ син Җирдәге иң зур байлыкның су булуын белерсең, аны тәҗрибәләр үткәргәндә кулланырсың. Ләкин иң элек исеңә төшер: табигатьтә су кайларда очрый? Үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен аның нинди әһәмияте бар?
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^