Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СУНЫҢ ӘВЕРЕЛЕШЕ ҺӘМ ӘЙЛӘНЕШЕ
Сыеклык каты матдәгә әверелә
0° та һәм аннан да түбәнрәк температурада су боз булып ката. Бу елга-күлләрдә һәм күлләвекләрдә дә күзәтелә. Болытларда да вак кына боз бөртекләре хасил була. Алар анда зурая, карга әйләнә һәм җир өстенә ява. Менә шулай кар барлыкка килә.
Кар һәм боз — каты хәлдәге су ул.
Суның суынганда кысылуын син инде беләсең. Бозга әйләнгәндә, ул тагын да катырак кысылырга тиеш кебек. Ә чынлыкта киресенчә була: боз булып катканда, су киңәя! Суның бу үзлеген хәтерләп кал. Аның шушы үзлеге аркасында кайвакыт кыш көне су трубалары да шартлый. Аларда су ката һәм, киңәеп, трубаларга шундый көчле басым ясый, нәтиҗәдә алар шартлый.
Сыеклык газга әверелә
Сыйныф тактасын син юеш чүпрәк белән сөртеп алдың. Берничә минут үтүгә такта кипте дә. Димәк, андагы су парга әйләнде, үтәкүренмәле төссез газга әверелде. Су пары — газ хәлендәге су ул.
Табигатьтә диңгез, елга, күл өсләреннән һәм туфрактан су берөзлексез парга әйләнеп тора. Шуңа күрә һавада һәрвакыт күзгә күренми торган су парлары була.
Салкын су парга — әкренрәк, ә җылы су тизрәк әйләнә. (Уйла, ни өчен шулай?)
ДӘРЕСЛЕК БЕЛӘН ЭШ ИТҮ
53 нче биттәге рәсемне кара. Анда нәрсә күрсәтелгән? Бу рәсемдәге уклар нәрсәне аңлата? Пар һәм боз хасил булганда су кисәкчекләре нишли, шул турыда сөйлә. Рәсем буенча аңлатып бир: бозга әйләнгәндә су ни өчен киңәя? (Боз кисәкчекләренең үзеңә бертөрле урнашуына һәм алар арасындагы бушлыкларга игътибар ит.)
Табигатьтә су әйләнеше
ТӘҖРИБӘ ЯСЫЙБЫЗ
Өстенә салкын әйбер, мәсәлән, бозлы тәлинкә куелган савыттагы суны җылытабыз. Тиздән тәлинкәнең асты дымланып чыгар, без анда су тамчылары күрербез, күп тә үтмәс алар тама да башлар. Бу нәрсә белән аңлатыла?
Су җылынганда парга әйләнә. Күренми торган пар өскә күтәрелә. Салкын әйбергә барып тию белән, ул яңадан суга әверелә. Су тамчылары зурая һәм тама башлый. Бу суның әйләнеше булды.
Су табигатьтә дә өзлексез әйләнештә. Сулыклар һәм туфрак өстеннән су, парга әйләнеп, бик биеккә күтәрелә. Югарыда һава һәрвакыт салкын була (тау башларында боз һәм кар ятуы очраклы түгел). Пар анда суына һәм бик күп су тамчыларына яисә боз бөртекләренә әверелә. Бу тамчылардан һәм боз бөртекләреннән болытлар хасил була. Болытлар җиңел булганлыктан, җил аларны бик еракларга алып китә. Шул болытлардагы су яңгыр һәм кар булып җиргә ява.
УЙЛАП КАРА!
1. Су пары белән һаваның охшашлыгы һәм аерымлыгы нәрсәдә?
2. Яңгырдан соң күлләвекләр кайчан тизрәк кибә: җәй көнеме,әллә көз көнеме? Ни өчен?
3. Исеңә төшер: томан нәрсә ул? Чәйнектә су кайнаганда син нәрсә күрәсең: пармы яки томанмы? Аңлатып бир.
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Табигатьтә су нинди өч халәттә була? 2. Боз ничек барлыкка килә? Ул нәрсәдән эри? 3. Пар ничек ясала? Нинди шартларда пар суга әверелә? 4. Табигатьтә су әйләнеше ничек бара?
Табигатьтә су өч төрле халәттә була: сыек, каты һәм газсыман. Су һәрвакыт әйләнештә: җир өстеннән парга әйләнеп, болытлар хасил итә, аннары яңадан яңгыр һәм кар булып җиргә ява.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә яз: парга әйләнү, су әйләнеше.
2. Кечкенә тактада яисә фанера кисәгендә, пластилиннан әвәләп, табигатьтә су әйләнеше схемасын яса.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ без синең белән Җир планетабызда суга куркыныч янавы; су турында ничек кайгыртырга һәм аны ничек саклап тотарга кирәклеге; суны саклау — тереклекне яшәтү белән бер булуы турында сөйләшербез. Ләкин башта бу сорауга җавап бир: кешеләр суны ничек файдалана? Исеңә төшер: безнең өебезгә су кайдан килә һәм кая китә.
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^