Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
СУНЫ САКЛАГЫЗ!
Суны ни өчен сакчыл тотарга кирәк
Кешеләргә су күп кирәк. Эчәр өчен генә дә түгел, сусыз юынып та, кер юып та булмый. Шәһәр урамнарын чистарту, машиналарны юу өчен дә су кирәк. Завод-фабрикалар да суны гаять зур күләмдә кулланалар.
Мәсәлән, бер тонна корыч кою өчен 150 тонна су, ә бер тонна кәгазь алу өчен 250 тонна су сарыф итәргә кирәк.
Бер уйлаганда, Җир йөзендә су шулчаклы күп — планетабызның шактый мәйданын океаннар һәм диңгезләр алып тора кебек. Ләкин шуны искәртик: океан һәм диңгез сулары тозлы. Ә кешеләргә куллану өчен төче су кирәк. Андый су Җирдә әллә ни күп түгел.
Кеше теләсә нинди суны эчә дә алмый, аңа чиста су кирәк. Ләкин чиста су көннән-көн кими бара. Моңа кешеләр үзләре гаепле. Сулыкларга завод-фабрикалардан, фермалардан агып чыккан пычрак сулар һәм шулай ук көнкүрештәге юынтык сулар килеп кушыла.
Галимнәр бөтен дөньядагы сулыкларга һәр ел саен 10 меңләп товар йөртүче поездны тутырып булырлык зарарлы матдәләр эләгүен исәпләп чыгарганнар.
Суның пычрануыннан бөтен тереклек ияләре интегә.
Елга-күлләрдә, диңгезләрдә үсемлекләр һәм хайваннар үлә, яр буендагы үсемлекләр корый. Пычранган су кешенең сәламәтлеге өчен бик зарарлы.
Суны пычранудан ничек саклыйлар
Агынты суларны чистарту өчен су чистарткыч корылмалар төзиләр. Пычранган су аларда төрле фильтрлар аша үтә. Зарарлы кушылмалар шунда тоткарланып кала, ә чиста су агып чыга. Шунысы кызык: күп кенә чистарткыч корылмаларда кеше сәламәтлеге өчен зарарсыз аерым бактерияләр ярдәмгә килә. Бу бактерияләр агулы матдәләрне зарарсызландыра.
Хәзерге вакытта агынты суларны табигатькә агызмый торган предприятиеләр дә төзелә. Алар пычранган суны үзләрендә үк чистарталар һәм кабат файдаланалар, аннары кабат чистарталар, тагын файдаланалар. Андый предприятиегә күлдән яисә елгадан яңа су алып та торасы юк. Ул үзе дә файдаланудан пычранган суын елгаларга кире агызмый.
Ләкин файдаланылган суны чистарту әле һәр предприятиедә дә тиешенчә көйләнмәгән. Шунлыктан сулыкларга зарарлы матдәләр һаман ага тора.
Суны юкка сарыф итмәгез!
Су тутырылган берәр литрлы 500 ләп банканы куз алдыңа китер. Алар, мөгаен, фатирыгызга сыеп та бетмәс иде. Борылып бетмәгән краннан тәүлек буе шырпы юанлыгы гына су агып торса да, әнә никадәр су әрәм була икән.
Кирәкмәгәндә краннан су агып торса, аны борып куярга кирәк. Ләкин, үзебез дә сизмәстән, суны кирәксезгә койган чакларыбыз да бар. Мәсәлән, син кулыңны юганда кранны нык ачасың. Су кранын шулкадәр зур ачма, су тыныч акканда да юынып була, су да азрак тотыла. Синең газлы су шешәсен салкын су агымы астында суытасың килә, ди. Шешәне суыткычта суытып, суны саклап калсаң яхшырак булмасмы? Һәрвакыт исеңдә тот: гади чиста су — безнең берни белән дә алыштыргысыз байлыгыбыз.
ДӘРЕСЛЕК БЕЛӘН ЭШ ИТҮ
1. 57 нче биттәге тексттан суны пычратучы чыганаклар турында табып укы. Аларны әйтеп бир.
2. 58—59 нчы биттәге схеманы игътибар белән кара. Схемада су пычрануның нинди мисаллары күрсәтелгән? Аларның кайсылары хакында текстта язылган, ә кайсылары аны тулыландыра?
3. Схема янында бирелгән фоторәсемнәрне кара. Аларда нәрсәләр сурәтләнгән? Бу фоторәсемнәргә карагач, синдә нинди фикерләр туа?
ИГЪТИБАР! Елга-күл, буа суын эчмә. Бу суларда зарарлы матдәләр һәм авыру кузгатучы бактерияләр булырга мөмкин.
УЙЛАП КАРА!
1. Әгәр дә син завод-фабрикалардан һәм фермалардан агып чыккан суларның елга-күлләргә килеп кушылуын күрсәң нәрсә эшләр идең?
2. Әгәр дә ватык краннан яисә тишелгән трубалардан су акканын күрсәң нишләр идең?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Суның кешеләр өчен әһәмияте турында син нинди яңа мәгълүматлар белдең? 2. Елга-күлләрдә һәм диңгезләрдә су нилектән пычрана? 3. Суның пычрануы нәрсә белән куркыныч? 4. Кешеләр суны пычранудан ничек саклыйлар? 5. Һәр кеше суны ничек саклап тотарга тиеш?
Сулыкларның пычрануы барлык тереклек ияләре өчен зарарлы. Сулыкларны пычранудан саклап калу өчен, предприятиеләрдән, фермалардан агып чыккан суларны чистарткыч корылмалар аша уздыралар. Агынты, суларсыз эшли торган предприятиеләр дә төзелә. Һәр кеше суны саклап тотарга тиеш!
БИРЕМНӘР
1. Тешеңне чистартканда, суны әрәм-шәрәм итмә. Тешеңне чистартып авызыңны чайкаган арада, су кранын ачык калдырма: суны стаканга агызып ал да кранны ябып куй.Авызга суны стаканнан алып чайкау бик уңайлы. Шул ук
вакытта син күпме суны саклап каласың!.
2. Өлкәннәрдән сорашып бел: сезнең шәһәрдә (авылда) суларны саклау буенча нинди эшләр алып барыла.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ син суның һәм җилнең табигатьтәге ташларны җимерерлек кодрәтле көче турында белерсең. Кайчак иң гади генә үсемлекләрнең дә таштан көчлерәк булып чыгуына төшенерсең... Ләкин башта шуны исеңә төшер: газлар һәм сыеклыклар җылынганда һәм суынганда нишли? Боз булып катканда су нишли?
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^