Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ТАШЛАР НИЧЕК ҖИМЕРЕЛӘ
Кайбер кеше турында «Таш кыя кебек нык» диләр. Бу нинди кешегә карата әйтелә? Әлбәттә, көчле ихтыярлы, тәвәккәл кеше турында. Ни өчен аны кыя таш белән чагыштыралар соң? Чөнки кыя таш бик каты тау токымнарыннан тора. Алар җимереләме соң? Әйе, җимерелә. Табигатьтә тау токымнарының иң каты дигәннәре дә, акрын гына булса да, бертуктаусыз җимерелеп тора. Бу ничек була соң?
ТӘҖРИБӘ ЯСЫЙК: беренче карашка бу тәҗрибәнең ташларга бернинди мөнәсәбәте дә юк шикелле. Арасыннан вак акча үтәрлек итеп, тактага ике кадак кагабыз. Акчаны утка тотып җылытабыз һәм ике кадак арасыннан үткәреп карыйбыз. Хәзер ул кадаклар арасыннан үтми. Бераздан акча суынды һәм яңадан үтә башлады. Бу тәҗрибә безнең өчен әһәмиятле. Ул каты җисемнәрнең (газлар һәм сыеклыклар кебек үк) җылынганда киңәюен, ә суынганда кысылуын күрсәтә.
Ташлар — шулай ук каты җисемнәр. Табигатьтә көндезләрен кояш астында кыя ташлар җылына, ә төннәрен суына. Бу вакытта алар бер киңәя, бер кысыла. Өстәвенә әле кайбер урыннары — күбрәк, икенче бер урыннары азрак җылына. Димәк, ташларның киңәюе һәм кысылуы да төрле урында төрлечә була. Шунлыктан алар акрынлап чатный, ярыклар барлыкка килә. Аларга су тула. Кыш көне бу су ката һәм киңәя. Бозның көчле басымыннан ярыклар тагын да зурая төшә. Ташларның аерым кисәкләре, кителеп, тау астына тәгәри...
Көчле җил чыгып кыя өстендәге вак ташларны очыртырга мөмкин. Давыл вакытында ком бураны кузгала. Исәпсез күп ком бөртекләре, ташларга бәрелеп, аларны наждаклы кәгазь кебек шомарта.
Җил кыядагы ярыкларга үсемлек орлыкларын китереп сала. Нәтиҗәдә ташлыкта үләннәр, куаклар, хәтта агачлар да үсеп чыга. Үсә-үсә аларның тамырлары көч ала һәм кыядагы ярыкларны тагын да киңәйтә, ташларны ваткандай итә. Акрынлап зур таш кисәкләре ватылып төшә. Еллар, йөз яки мең еллар үтә һәм кыя тау итәгендә эре һәм вак ташлар өеме җыела.
Көчле яңгыр, кар сулары эре һәм кечкенә ташларны агызып алып китә, урыннан урынга күчерә. Шунда ташлар бер-берсенә ышкылып шомара, тагын да ваклана, акрынлап, ком белән балчыкка әйләнә.
ДӘРЕСЛЕК БЕЛӘН ЭШ ИТҮ
1. Табигатьтә ташларның җимерелүе турында дәреслектән табып укы. Бу сүзләрне кушып хикәя төзе: җылыну, суыну,чатнау (ярык), су, боз, җил, үсемлек тамырлары, агым сулар,ком һәм балчык.
2. 63 нче биттәге фоторәсемне игътибар белән кара. Анда нәрсә сурәтләнүе турында сөйләп бир. Табигатьтә синең шуңа охшаш очракларны күргәнең бармы? Әгәр дә булса, күзәтүләрең турында сөйләргә әзерлән.
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Җылынганда һәм суынганда каты җисемнәр нишли? 2. Һава температурасы үзгәрүдән кыя ташлар ни өчен чатный? 3. Кыя ташларның җимерелүендә су нинди роль уйный? 4. Кыя ташларның ашалуында җил нинди роль уйный? 5. Ни өчен үсемлекләр кыя ташларның җимерелүен тизләтергә мөмкин?
Табигатьтә каты тау токымнары акрын, ләкин бертуктаусыз җимерелеп тора. Бу һава температурасының үзгәрүеннән, җил, су, үсемлекләр тәэсир итүеннән була.
БИРЕМНӘР
1. Ташларның җимерелүе турында хикәя төзе.
2. Әгәр дә мөмкин булса, таш өслекне: тау битен яисә кыяны җентекләп күзәт. Тау ярыкларында нинди үсемлекләр үсүенә игътибар ит.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ син җирнең юка өске катлавы турында белерсең. Аннан башка урман-кырлар, бакча-болыннар да булмас иде. Табигатьтә һәрнәрсәнең, хәтта бик кечкенә бактерияләрнең дә әһәмиятле һәм кирәкле булуына ышанырсың. Ләкин башта мәктәп участогында яисә өегез янындагы яшелчә бакчасында башкарган эшләреңне исеңә төшер. Анда туфрак нинди төстә, корымы яисә дымлымы, тыгызмы яисә йомшакмы? Уйлап кара, туфрак нәрсә ул?
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^