Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ТУФРАК НӘРСӘ УЛ
Туфрак — җирнең уңдырышлы өске катлавы. Туфракның уңдырышлылыгы — аның төп үзенчәлеге.
Туфракка уңдырышлылык каян килә? Мөгаен, анда үсемлекләргә яшәү өчен кирәкле матдәләр бардыр. Моны белү өчен туфракның составын өйрәник.
Туфракның составы
1нче тәҗрибә. Бераз коры туфрак алып суга салабыз. Туфрактан һава куыкчыклары чыгуын күрербез. Димәк, туфракта һава бар.
2нче тәҗрибә. Бераз туфрак алып утта җылытабыз. Туфрак өстендә салкын пыяла тотып торабыз. Тиздән пыяла дымланыр. Бу тәҗрибә туфракта су булуын күрсәтә.
3нче тәҗрибә. Туфракны җылытуны дәвам итәбез. Тиздән без туфрактан төтен чыгуын күрербез, тәмсез ис тә сизәрбез. Туфракта үсемлек һәм хайван калдыкларыннан барлыкка килгән черемә яна. Черемә туфракка карасу төс бирә.
4нче тәҗрибә. Черемәсе янып беткәч, кызган туфракны (ул соры төстә) стакандагы суга салып болгатабыз. Күпмедер вакыттан соң стакан төбенә ком, ә ком өстенә балчык утырыр.
5нче тәҗрибә. Туфрак озак җебеп торган суны фильтр аша үткәрәбез. Берничә тамчысын пыялага тамызабыз. Пыяланы ут өстендә тотабыз. Су бик тиз парга әйләнер, ә пыялада ак тап калыр. Болар — минераль тозлар. Тәҗрибәдән күренгәнчә, туфракта тозлар да бар икән. Һәм алар суда эриләр.
Шулай итеп, туфрак составына һава, су, черемә, ком, балчык һәм минераль тозлар керә.
Моннан тыш, туфракта тереклек ияләре: бактерияләр, төрле хайваннар (суалчаннар, бөҗәкләр Һ.б.), үсемлек тамырлары да бар.
Үсемлекләр туфрактан нәрсәләр ала
Үсемлек тамырлары туфрактагы һаваны сулый. Алар туфрактан су һәм суда эрегән минераль тозларны суыра. Тозлар — туклыклы матдәләр. Үсемлекләр алардан башка яши алмый.
Син туфракта тозларның аз булуын күрдең. Үсемлекләр аларны бик тиз файдаланып бетерергә мөмкин. Ләкин мондый хәл булмый. Чөнки туфракта тозлар даими артып тора. Ничекме? Черемә хисабына.
Туфрактагы бактерияләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә черемә акрынлап, ләкин туктаусыз тозга әйләнә. Туфракта черемә никадәр күп булса, ул шулкадәр уңдырышлы була.
Туфракта яшәүче хайваннар анда юллар сала (бу юллардан су һәм һава җиңел үтә), туфракны аралаштыра, үсемлек калдыкларын ваклый. Менә шулай итеп, хайваннар туфракның уңдырышлылыгын арттыра.
Туфрак ничек ясала
Табигатьтә каты токымнарның һәрвакыт җимерелеп торуын син инде беләсең. Вак ташлардан, комнан, балчыктан торган көпшәк катлам барлыкка килә. Анда үсемлекләргә кирәкле туклыклы матдәләр бөтенләй булмый диярлек. Шулай да кайбер талымсыз үсемлекләр мондый җирдә үсеп китә ала. Үсемлек калдыкларыннан бактерияләр тәэсирендә черемә барлыкка килә. Андый җирдә икенче үсемлекләр дә үсә башлый, һәм черемә тагын да күбәя. Таштан, ком һәм балчыктан торган масса, тере организмнар тәэсирендә, акрынлап туфракка әйләнә. Ләкин бу процесс бик озак бара.
Туфракта төрле бөҗәкләр, сукыр тычкан һәм башка бик күп хайваннар үрчи. Алар туфракның ундырышлылыгын арттыра. Күрәсең, тереклектән башка туфрак берничек тә барлыкка килә алмый икән. Үсемлекләргә дә, хайваннарга да туфрак кирәк. «Табигатьтә һәрнәрсә үзара бәйләнештә» булуның тагын бер искиткеч мисалы бу!
Туфрак нилектән таркала
Туфрак ясалу процессы бик акрын бара: моның өчен йөзләгән һәм меңләгән еллар кирәк! Ә менә кешеләр гаебе белән ул бик тиз таркала ала. Кешеләр үсемлекләрне корытып бетергән җирдә туфракны су юа, көчле җил себерә. Соңгы йөз ел эчендә
Җир йөзендәге барлык уңдырышлы туфракның якынча 1/4 өлеше таркатылды!
Туфракны үсемлек тамыры ныгыта, төрле агым сулардан һәм көчле җил-давылдан саклый. Димәк, туфракны саклап калу өчен үсемлекләрне дә сакларга кирәк.
УЙЛАП КАРА!
1. Туфракны ни өчен терек булмаган табигать яисә терек табигать кенә дип әйтеп булмый. Әйе, анда терек һәм терек булмаган табигать икесе бергә кушылган кебек. Моның шулай икәнлеген туфрак турында үзең үзләштергән белемнәрне файдаланып дәлиллә.
2. Коелган яфракларны паркларда ни өчен ягарга ярамый?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Туфрак нәрсә ул?
2. Туфракның составы нинди?
3. Туфракта һава, су, черемә, ком, балчык һәм тозлар булуын ничек белеп була?
4. Туфракта нинди тереклек ияләре яши? Алар туфракның уңдырышлылыгына ничек тәэсир итәләр?
5. Туфрак ничек барлыкка килә? 6. Үсемлекләр утыртып, без туфракны ничек саклыйбыз?
Туфрак — җирнең уңдырышлы өске катлавы. Туфрак бик акрын барлыкка килә. Аны таркалудан сакларга кирәк.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә туфракның төп үзлекләрен яз.
2. Гөл чүлмәкләрендәге туфракны кара. Анда корыган үсемлек калдыкларын тап. Гөл тамырларына һава иркен үтсен өчен, туфракны йомшарт. Үсемлеккә су сибәргә онытма.
3. «Великан на поляне» китабыннан «Уважайте жизнь дождевого червя» дигән хикәяне табып укы. Хикәяне укып, син аның турында нинди яңа мәгълүмат белдең? Яңгыр суалчаннарына синең мөнәсәбәтең нинди?
БЕЛЕМГӘ ОМТЫЛУЧЫЛАР ӨЧЕН
Василий Васильевич Докучаев
Туфрак турындагы фәнгә, ягъни туфрак белеменә, рус галиме Василий Васильевич Докучаев (1846—1903) нигез салган. Ул илебезнең төрле почмакларында булып андагы туфракны анализлаган. В. В. Докучаевның төп хезмәте булып "Русский чернозём" китабы санала. Кара туфрак — безнең җирнең иң уңдырышлы туфрагы. Василий Васильевич әйтүенчә, туфрак кешене — туендыручы. Ул нефтьтән, ташкүмер һәм алтыннан да кыйммәтрәк.
Бай уңыш алу өчен туфракны дөрес итеп ничек эшкәртергә һәм аны таркалудан ничек сакларга кирәклеген дә В. В. Докучаев өйрәткән. Мәсәлән, ун ел саен бер урында гел бертөрле генә культуралы үсемлекләр чәчәргә ярамавын ул искәрткән. Үсемлекләрне ел саен алмаштырып чәчәргә кирәк, югыйсә туфрак уңдырышлылыгын югалта. Урманнарны кыргыйларча кисәргә ярамый. Болай эшләгәндә елгалар саега һәм кибә, төбәге-төбәге белән бик күп урыннар дымсыз кала. Җирне тоташ зур мәйданнарда сөрергә ярамый, чөнки андый җирләрдә тузан өермәсе күтәрелә, туфрак юыла, чокырлар ясала...
В. В. Докучаевның фәнни тикшеренүләре авыл хуҗалыгы өчен һәм табигатьне саклауда зур әһәмияткә ия.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ без гаҗәеп үсемлекләр патшалыгына юл тотарбыз. Исеңә төшер: агачлар, куак һәм үләннәр бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла. Яфраклы һәм ылыслы берничә агачны әйт. Ылыс нәрсә ул? Нинди үсемлекләрне — кыр үсемлекләре, ә ниндиләрен культуралы үсемлекләр дип атыйлар? Мисаллар китер.
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^