Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ҮСЕМЛЕКЛӘРНЕҢ КҮПТӨРЛЕЛЕГЕ
«Үсемлекләр — Җирнең яшел күлмәге» дигән әйтемне синең ишеткәнең бардыр, мөгаен. Чыннан да, терек табигатьнең бу патшалыгы вәкилләре Җир йөзенең теләсә кайсы почмагында диярлек очрый. Без аларны парк-бакчаларда, кырда, шәһәр урамнарында һәм авылларда күрәбез. Яшеллек безнең планетабызны гаҗәеп гүзәл итә!
Үсемлекләр турындагы фән ботаника дип атала. Бу фән — биологиянең бер бүлеге. Галим-ботаниклар үсемлекләр патшалыгын берничә төркемгә бүләләр.
Суүсемнәр суда үсә. Аларның кайберләре шулкадәр кечкенә, бары тик микроскоп аша гына күрергә мөмкин. Икенчеләре яшел төстәге нечкә ефәк җеп рәвешендә. Өченчеләре исә (мәсәлән, диңгез кәбестәсе) озын көрән тасмага охшаган.
Мүкләр дымлы урыннарда үсә. Алар сабаклы һәм яфраклы, ләкин тамырсыз һәм чәчәксез; мүкләрнең орлык белән җимешләре дә булмый.
Абагалар озын каурыйга охшаган матур яфраклары буенча бик җиңел таныла. Аларның яфрагы да, тамыры һәм сабагы да бар. Абаганың чәчәге, җимеше һәм орлыклары булмый.
Ылыслы үсемлекләргә нарат, чыршы, артыш агачлары һ.б. керә. Ылыслар — аларның яфраклары. Ылыслыларның чәчәкләре һәм җимешләре булмый. Җимеш урынына аларның күркәләре үсә, орлыклары шунда өлгерә.
Чәчәкле үсемлекләргә чәчәк атып җимеш бирә торган үсемлекләр керә. Болар — тамырлы, сабаклы, яфраклы үсемлекләр. Алар аеруча күп төрле булулары белән танылган.
Үсемлекләрнең һәр төркеме күп санлы төрләрдән тора. Нәрсә соң ул төр?
Рәсемне кара. Анда өч төр үсемлек күрсәтелгән: дарулы тузганак, зур бака яфрагы, кызыл тукранбаш. Шуңа игътибар ит: төрнең ике сүздән торган атамасы бар. Бу — үсемлекнең галимнәр биргән фәнни атамасы, ә без гадәттә аларны тузганак, бака яфрагы, тукранбаш дип йөртәбез. Төрле төрләргә кергән үсемлекләр бер-берсенә охшамаган. Аның каравы бер төрдән булган үсемлекләр бер-берсе белән бик охшаш. Рәсемдә һәр төрдән ничәшәр үсемлек күрсәтелгән, санап чык. Ә барысы ничә үсемлек күрсәтелгән?
КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
Хәзерге вакытта галимнәр үсемлекләрнең 350 меңгә якын төре барлыгын ачыклады. Шуларның 250 меңгә якыны — чәчәклеләр. Мүкләрнең дөньяда — 27 мең төре, ә абагаларның 10 меңнән артык төре исәпләнә. Ылыслыларның нибарысы 600 төре бар.
УЙЛАП КАРА!
1. Бу үсемлекләр кайсы төркемгә карый: гөлчәчәк (роза), карагай агачы, диңгез кәбестәсе, өрәңге, эрбет агачы.
2. Үсемлекләрнең фәнни атамалары ни өчен икешәр сүздән тора?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Үсемлекләрне ни өчен Җирнең яшел күлмәге дип атыйлар?
2. Үсемлекләрнең ничә төркемгә бүленүен сана һәм аларны тасвирлап бир.
3. Үсемлекләрнең төрле төрләренә мисаллар китер.
Үсемлекләр патшалыгына күптөрлелек хас. Галим-ботаниклар аны берничә төркемгә бүлә. Алар арасында суүсемнәр, мүкләр, абагалар, ылыслы һәм чәчәкле үсемлекләр бар. Үсемлекләрнең һәр төркеме күп санлы төрләрдән тора.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә ботаника сүзен яз.
2. «Җирдән күккә хәтле» дигән ачыклагыч-атлас ярдәмендә, өйдәге берничә бүлмә үсемлеген һәм шулай ук ишегалдында үскән берничә үсемлекне ачыкла. Аларның атамаларын эш дәфтәреңә язып куй.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ син үсемлекләрнең хәтта галимнәр дә озак чишә алмаган бер серенә төшенерсең. Җирдә кешеләрнең дә, хайваннарның да үсемлекләрсез яши алмавының сәбәбен аңлатып бирерсең. Ләкин башта түбәндәге сорауларга җавап эзлә:
1. Син үсемлекнең нинди өлешләрен беләсең?
2. Үсемлекләр туфрактан нәрсә ала?
3. «Үсемлекләр һаваны чистарта» дип ни өчен әйтәләр?
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^