Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
КОЯШ, ҮСЕМЛЕКЛӘР ҺӘМ БЕЗ
Үсемлекләр шулай ук тереклек ияләре. Димәк, алар сулый һәм туклана. Үсемлекләр сулаганда һавадагы кислород кисәкчекләрен йота. Шул ук вакытта алар һавага углекислый газ бүлеп чыгара. Ә үсемлекләр ничек туклана соң? Бу турыда галим-ботаникның хикәясен укы һәм шушы сорауга җавап тап.
Үсемлекләрнең бер сере (галим-ботаник хикәясе)
Үсемлек үзенең тамырлары белән туфрактан су һәм суда эрегән минераль тозларны суыруын сез инде беләсез. Ә менә төп туклыклы матдәләрне — шикәр белән крахмалны — ул кайдан ала икән? Алар бит туфракта юк, ә үсемлекләрдә була.
Хәтта танылган галимнәр дә озак вакытлар аның серенә төшенә алмаганнар. Ләкин хәзер инде бу сер түгел.
Ниһаять, үсемлек яфракларының уңган «пешекчеләр» булуы ачыкланды. Алар су һәм углекислый газ кисәкчекләреннән азык «әзерлиләр» икән. «Азык» дигәнебез — шикәр, крахмал. Су тамырдан яфракларга сабак буйлап менә. Ә углекислый газны үсемлекләр һавадан йота. Шуны исегездә калдырыгыз: бу гаҗәеп «ашханә» бары тик көн яктысында гына эшли!
Аның эшләве өчен яктылык нигә кирәк соң? Моның сере шунда: кояш яктысы энергия бирә. Бу энергия булмаса «ашханә» эшләүдән туктар иде. Сиңа «энергия» сүзен бер генә тапкыр ишетергә туры килмәгәндер, мөгаен. Бу сүз балалар мультфильмнарында һәм компьютер уеннарында да еш яңгырый. Теләсә кайсы машинаның эшләве һәм һәр тереклекнең яшәве өчен дә энергия кирәк.
Галимнәр үсемлекләрнең туклану серен ачканнан соң, хайваннарның да, кешеләрнең дә үсемлекләрдән башка яши алмавын аңладылар. Чөнки бер генә хайван да, бер генә кеше дә углекислый газ белән судан шикәр һәм башка матдәләрне ясый алмый. Моны бары тик үсемлекләр генә башкара ала. Ә хайваннар һәм кеше үсемлек азык белән туклана һәм, шул рәвешле, үзләренә кирәкле туклыклы матдәләрне үсемлекләрдән «ала». Бу матдәләр белән бергә организмга яшәү өчен кирәкле энергия дә керә...
Бу менә ничек була: үсемлекләр кояшның яктылык энергиясен тотып, аны үзендә туклыклы матдәләрдә туплый, ә аннары бу энергия үсемлек азык белән хайваннарга һәм безгә күчә.
Галимнәр тагын бер ачыш ясадылар: яшел «ашханәдә» туклыклы матдәләр белән бергә... кислород та барлыкка килә! Үсемлекләр аны һавага бүлеп чыгара. Галимнәр раславынча, әгәр дә Җирдә үсемлекләр үсмәсә, һавада бөтенләй кислород булмас иде. Ул чагында, Җир йөзендә кешеләр дә, хайваннар да яши алмаслар иде!
Үсемлекләрнең һәркайсына сакчыл карарга кирәк. Аларны мөмкин кадәр күбрәк утырту һәм, кулдан килгәнчә, яхшылап тәрбияләү — һәркемнең изге бурычы. Әгәр үсемлекләр булмаган булса, Җир йөзендә без дә булмас идек.
УЙЛАП KAPA!
Үсемлекләрнең туклануында тамыр, сабак, яфраклар нинди роль уйный?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Үсемлекләр ничек сулый?
2. Үсемлекләр ничек туклана?
3. Кояш, үсемлекләр һәм кешеләр үзара ничек бәйләнгән?
4. Үсемлекләр ни өчен кояш яктысыннан башка яши алмый?
5. Хайваннар һәм кешеләр ни өчен үсемлекләрдән башка Җирдә яши алмас иде?
Үсемлек яфракларында яктыда судан һәм углекислый газдан үсемлек өчен кирәкле туклыклы матдәләр барлыкка килә. Бу туклыклы матдәләрне шулай ук хайваннар һәм кешеләр файдалана. Үсемлекләр һавага тереклек ияләре сулый торган кислород бүлеп чыгара. Менә ни өчен үсемлекләрне саклау, — димәк, барча тереклек турында кайгырту ул.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә яз: энергия.
2. Үсемлекләр кешегә һәм хайваннарга нәрсәләр бирә, шуның схемасын төзе.
3. Әгәр дә үсемлекләр юкка чыкса, Җирдә нәрсә булыр иде,шул турыда фантастик хикәя төзе.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ кызыклы мәгълүматлар күп булыр. Күп кенә үсемлекләрнең үрчүендә төп рольне башкаручы бөҗәкләр белән танышырсың; төрле үсемлекләрнең җимешләрен һәм орлыкларын күрерсең, аларның ничек сәяхәт итүләрен белерсең; үсемлекнең орлыктан ничек үсеп китүен ачыкларсың. Ләкин башта шуны исеңә төшер: син җәй көне чәчәккә кунган нинди бөҗәкләрне очраттың? Бу бөҗәкләрнең үз-үзләрен тотышы нинди иде?
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^