Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ҮСЕМЛЕКЛӘРНЕҢ ҮРЧҮЕ ҺӘМ ҮСЕШЕ
Серкәләнү
Синең, мөгаен, үсемлекләрдә чәчәктән чәчәккә кунып очкан бал кортларын, төклетура, күбәләкләрне күргәнең бардыр. Алар биредә чәчәкнең татлы сыекчасы — нектар белән тукланалар.
Бервакыт галимнәр шундый тәҗрибә үткәргәннәр: язын груша агачында бер үк сандагы чәчәк бөреләре булган ике ботакны сайлаганнар. Берсенә, чәчәк бөреләре ачыла башлаганчы, марля капчык кидергәннәр, ә икенчесен ачык калдырганнар. Һәм нәтиҗәдә нәрсә булган соң?
Чәчәккә бал кортлары очып килгән ботакта 33 груша ясалган. Ә марля капчык кидерелгәндә берәү дә булмаган. Димәк, бөҗәкләр чәчәкләрдә «ашап» кына утырмыйлар, эш тә башкаралар икән әле, аларның булышлыгыннан башка җимешләр һәм орлыклар барлыкка килә алмый. Бу эш — чәчәкләрне серкәләндерү.
Нәрсә соң ул серкәләнү? Әйдәгез, тикшереп карыйк.
Чәчәкләрдә, нектардан тыш, серкәләр — бик вак сары бөртекләр була. Бал корты чәчәккә очып кунганда, серкәләр аның йөнтәс тәненә ябыша. Бөҗәк, шул төрдәге икенче үсемлек чәчәгенә очып кунганда, үзе белән серкәне дә күчерә һәм бу чәчәкне серкәләндерә. Серкәләнгән чәчәктән орлыклары белән җимеш үсә. Әгәр дә үсемлек серкәләнми калса, анда җимешләр һәм орлыклар булмый. Бал кортлары, төклетура һәм күбәләкләр — серкәләндерүче бөҗәкләр. Алар үсемлеккә үрчергә булышалар.
Җимешләр сәяхәт итә
Үсемлекләрнең җимешләре — чын сәяхәтчеләр. Әгәр аларны игътибар белән карасаң, җимешләр ничек сәяхәт итүенең серен аңларга була.
Каен, юкә, өрәңге җимешләренең — махсус канатчыклары, ә тузганак җимешләренең җиңел парашютчыклары бар. Бу җимешләр җил ярдәмендә сәяхәт итүгә җайлашканнар. Ә менә әрекмәннең җимешләрендә — кечкенә ыргаклар, эт тигәнәгенең җимешләрендә чәнечкеләр була. Бу җимешләр ыргаклары һәм чәнечкеләре белән хайваннарның йонына, кешенең киеменә ябышалар һәм аларга «утырып», кайдадыр төшеп калганчыга кадәр йөриләр.
Җимешләрнең ни өчен сәяхәт итүләрен аңлау авыр түгел. Һәр үсемлектә алар, гадәттә, бик күп санда өлгерәләр бит. Әгәр дә җимешләр барысы да шушы үзләре өлгергән үсемлек янында коелсалар, алардан үсеп чыккан яңа үсемлекләр зур булып үсә алмаслар — аларның барысына да урын җитмәс иде. Менә шуңа күрә дә үсемлекләр җил, хайваннар, кеше ярдәмендә таралалар да инде.
ПРАКТИК ЭШ
1. Өрәңге, юкә, әрекмән һ. б. үсемлекләрнең җимешләрен кара.Алар ничек тарала, уйла. Аларның моңа җайлашуы нәрсәдә күренә?
2. Төрле үсемлек орлыкларын кара. Аларны зурлыклары, формасы, төсе буенча чагыштыр, һәр үсемлек орлыгын телдән тасвирла.
Үсемлек орлыктан ничек үсә?
Орлыкларның шытуы өчен җылылык, су, һава кирәк. Орлыклар боларның барысын да туфракка эләккәч ала.
Үсемлек орлыктан ничек үсә соң?
Орлыктан иң беренче — тамырчык, аннан яфракчыклар белән сабакчык күренә. Шытым үсә, һәм вакыт узу белән ул зур үсемлеккә әйләнә. Анда — чәчәкләр, ә серкәләнгәннән соң чәчәкләр урынында орлыклар белән җимешләр барлыкка килә.
УЙЛАП КАРА!
1. Орлык ул — тере җисемме, әллә тере булмаган җисемме? Аңлатып бир.
2. Үсемлекләрнең орлыкларын, гадәттә, пакетларда саклыйлар. Ни өчен орлыклар анда шытмый?
3. Яз көне чәчәккә күмелеп утырган бакчага еш кына умарта ояларын чыгарып куялар. Моны ни өчен эшлиләр?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Үсемлекләрнең серкәләнүе ничек була?
2. Серкәләнгәннән соң чәчәкләр урынында нәрсә ясала?
3. Үсемлекләрнең орлыклары һәм җимешләре ничек тарала? Үсемлекләр өчен моның нинди әһәмияте бар?
4. Орлыкларның шытуы өчен нинди шартлар кирәк?
5. Үсемлек орлыктан ничек үсә?
Күпчелек үсемлекләр орлыктан үрчи. Серкәләнгәннән соң, үсемлек чәчәген койгач, аның урынында орлыклары белән җимешләр барлыкка килә. Алар җил, хайваннар, кеше ярдәмендә тарала. Орлыклардан уңайлы шартларда яңа үсемлекләр үсә.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә яз: серкәләнү.
2. Кыш көне өрәңге, юкә, каен һәм башка үсемлекләрнең җимешләре ничек таралуын күзәт.
3. Үсемлекләрнең үрчүендә хайваннарның булышлыгы турында (чәчәкләрне серкәләндерәләр, җимешләрне тараталар) хикәя яз.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ сүз үсемлекләрне саклау турында барыр. Ләкин башта бу сорауларга җавап бир:
1. Хайваннар һәм кеше өчен үсемлекләрнең нинди әһәмияте бар?
2. Син Россиянең һәм Татарстанның Кызыл китапларына кертелгән нинди үсемлекләрне беләсең?
3. Син яши торган төбәктә нинди үсемлекләр аерым саклауга мохтаҗ?
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^