Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ҮСЕМЛЕКЛӘРНЕ САКЛАУ
Җирдә үсемлекләр булу ничек яхшы!
Алар һавага барлык тереклек ияләре сулау өчен кирәкле кислород бүлеп чыгаралар. Үсемлекләр хайваннар өчен — яшел йорт та, азык та. Кешеләр дә шулай ук үсемлекләр һәм алардан алынган продуктлар белән тукланалар. Күп үсемлекләр дару булып тора. Мамык үсемлеге һәм җитен җепселләреннән тукыма әзерлиләр. Агач та кеше өчен бик кирәк. Үсемлекләр матурлыклары белән безгә күпме шатлык китерә!
Кешеләрнең хуҗалык эшчәнлеге, кызганычка каршы, үсемлекләрнең яшәү шартларын үзгәртә. Мәсәлән, урманнарны кисеп, кеше заводлар төзи яки карьерлар казый, болынлыкта фермалар төзи. Анда күпме кыр үсемлекләре юкка чыга. Шулай итеп, кеше үз куллары белән акрынлап табигатьне юк итә.
Матур чәчәкле үсемлекләр, кеше күпләп өзүдән сирәгәя бара. Үсемлекләрнең чәчәген өзгәч, ул җимеш һәм орлык бирә алмый, димәк, яңа үсемлек тә үсә алмый. Кеше кулында үсемлекләр бик тиз шиңә, ә табигатьтә алар безне озак шатландырыр иде.
Күп кенә үсемлекләр, мәсәлән умырзая, төер тамыр, су чикләвеге, йокы үләне, Кызыл китапка кертелгән.Хәзер бүре юкәсе, төнбоек, алтын туй чәчәге дә сирәк очрый. Зур шәһәрләр тирәсендә ландыш (энҗе чәчәк), кыңгырау чәчәкләр дә аз калган. Бу үсемлекләр барысы да саклауга мохтаҗ.
Дару үләннәре — табигатьнең искиткеч байлыгы. Ләкин аларны табигатькә зыян килмәслек итеп җыярга кирәк. Кайбер төбәкләрдә, чамасыз җыю нәтиҗәсендә, дару үләннәренең аерым төрләре сирәк очрый, мәсәлән, йөрәк өчен шифалы песи үләне (валериана). Шуңа күрә күпләп үсә торган үсемлекләрне (бака яфрагы, көтүче сумкасы, гөлбадран, меңъяфрак, бәбкә үләне) җыю яхшырак.
Тагын әле шулай да була: кеше үсемлекләрне өзмичә дә бетерә. Моның сәбәбе — таптау. Кеше урман буйлап барганда, үзе дә сизмәстән, аяк астындагы үләннәрнең йомшак сабакларын таптый. Өстәвенә туфракны тыгызлый. Андый туфракта кислород һәм су аз кала, үсемлекләр үсә алмый, алар корый.
Табигать дуслары кагыйдәләре (экология кагыйдәләре)
1. Табигатьтә булганда, букет ясау өчен, үсемлекләрне өзмик. Букетны чәчеп үстергән үсемлекләрдән генә ясыйк.
2. Дару үләннәрен алар күп булган урыннарда гына җыйыйк. Үсемлекләрнең күбесен табигатьтә калдырыйк.
3. Урманда, үсемлекләрне таптамас өчен, сукмактан гына йөрергә тырышыйк.
Бөтен дөньяда һәм безнең илдә үсемлекләрне саклау буенча зур эш алып барыла. Сирәк үсемлекләрне җыю тыела. Алар тыюлыкларда махсус күзәтчелек астында үсәләр. Ботаника бакчаларында Җир шарының төрле почмакларыннан китерелгән бик күп үсемлекләр үстерелә.
Үсемлекләрнең сирәк очрый торганнарын гына түгел, бәлки гадәти төрләрен дә сакларга кирәк. Табигатьтә үсемлекләрне сакларга ярдәм итүче теләсә нинди кагыйдәне үтәү — һәркемнең бурычы.Шәһәр һәм поселокларда утыртылган яшеллекне сакларга кирәк. Торак йортлар һәм мәктәп янында, паркларда һәм бакчаларда агач һәм куакларны күбрәк утыртуда һәркайсыбыз катнашырга тиеш.
Табигатьтә барысы да үзара бәйләнештә булуын да онытырга ярамый. Шунлыктан үсемлекләрне саклауөчен һаваның һәм суның пычрануына каршы көрәшергә, серкәләндерүче һәм ерткыч бөҗәкләрне, кошларны сакларга кирәк.
УЙЛАП КАРА!
1. Әгәр сезнең сыйныфның һәр укучысы чәчәк атып утырган 5 үсемлекне өзсә, ничә үсемлек юкка чыгар? Әгәр 5 урынына 10 ны өзсә? Моннан нинди нәтиҗә ясарга була?
2. Әгәр балалар күбәләкләрне тотса, ни өчен күп үсемлекләр нәсел калдырмас?
3. Әгәр урманда кошларның саны кимесә, агачлар белән нәрсә булыр?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Кеше тормышында үсемлекләр нинди роль уйный? 2. Ни өчен кыр үсемлекләренең күп төрләре сирәгәеп бара? 3. Саклауга мохтаҗ булган берничә үсемлекне әйт. 4. Үсемлекләрне саклау өчен, кешеләр нәрсә эшли? 5. Табигатьтә үсемлекләргә зыян килмәсен өчен үз-үзеңне тотышың нинди булырга тиеш?
Кешеләрнең хуҗалык эшчәнлеге, букет җыю, таптау нәтиҗәсендә күп кенә кыр үсемлекләре сирәк очрый башлады. Аларны тыюлыкларда саклыйлар, ботаника бакчаларында үстерәләр. Бу үсемлекләрне табигатьтә җыю тыела. Һәр кеше үзендә үсемлекләргә карата сакчыл караш тәрбияләргә тиеш.
БИРЕМНӘР
1.«Великан на поляне» китабыннан «Кукушкины слёзки», «Как одолели одолень-траву», «Ещё немного о редких растениях» хикәяләрен укы. Табигатьтә үз-үзеңне тотышың турында уйлан. Син үсемлекләргә һәрвакытта да сакчыл караштамы? Игътибар ит: нинди үсемлекләр Россиянең һәм Татарстанның Кызыл китапларына кертелгән.
2. Үзеңнең нәни дусларыңа «Үсемлекләрне саклагыз!» дигән кечкенә китап яса. Әгәр үсемлекләр сөйләшә белсәләр, балаларга нәрсә әйтерләр иде. Шул турыда китапның беренче битенә язып куй.
БЕЛЕМГӘ ОМТЫЛУЧЫЛАР ӨЧЕН
Ботаника бакчасы
Кофе агачы, банан, ананасның ничек үсүен күрәсең киләме? Моның өчен аларның туган илләренә, ерак эссе илләргә барып та торасы юк. Ботаника бакчасында булу да җитә. Әйдәгез, хәзер уебыз белән Мәскәүдәге Үзәк ботаника бакчасына барып кайтыйк.
Менә бакча галимнәренең горурлыгы — тыюлык урманы. Бу — ботаника бакчасында сакланган чын урман. Андагы күп агачларга икешәр йөз яшь. Менә оранжереяләр. Биредә, пыяла түбә астында, бананнар, ананаслар, кофе агачлары һәм яшел патшалыкның башка бик күп гаҗәеп үсемлекләре үсә.
Ботаника бакчасы галимнәренең төп бурычы — бетү алдында торган үсемлекләрне үрчетү. Әгәр табигатьтә үсемлекләрнең нинди дә булса төре бөтенләй юкка чыкса, аны беркем яңадан кире кайтара алмаячак бит. Ә инде ботаника бакчасында шундый төрләрдән берничә үсемлек кенә булса да сакланса,аларны үрчетеп, табигатькә кайтарырга мөмкинлек була.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ без үсемлекләр патшалыгыннан хайваннар патшалыгына күчәрбез һәм аларның гаҗәеп күптөрлелеге белән танышырбыз. Ләкин башта иптәшләрең белән ярыш уздыр: кем күбрәк йорт хайваннарын яки кыргый хайваннарны әйтер? Исеңә төшер: син хайваннарның нинди төркемнәрен беләсең. Бу төркемнәрнең һәрберсенең төп билгеләре нинди?
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^