Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ХАЙВАННАРНЫҢ КҮПТӨРЛЕЛЕГЕ
Хайваннар... Бу сүзне ишетүгә, син нинди тереклек иясен күз алдына китерәсең? Дүрт аяклы дустың — этнеме? Тиенне яки нәфис боланнымы? Бәлки, кемдер болын өстеннән очучы чуар күбәләкләрне һәм йөнтәс төклетураны күз алдына китерер? Ихтимал, арагыздан: «Күбәләкләр һәм төклетуралар да хайванмыни?»— дип, сораучыгыз да табылыр. Әлбәттә инде! Күбәләкләр, төклетуралар һәм барлык башка бөҗәкләр — барысы да чын хайваннар. Кошлар да, балык, елан, кәлтә, бака, суалчаннар да — болар җыенысы искитәрлек хайваннар патшалыгының аерым вәкилләре.
Хайваннар турындагы фән зоология дип атала. Бу — биологиянең тагын бер бүлеге. Галим-зоологлар хайваннар патшалыгын күп санлы төркемнәргә бүләләр.
Суалчаннар. Яңгыр суалчаны сиңа яхшы таныш. Дөньяда башка төрле суалчаннар да күп. Бертөрлеләре, яңгыр суалчаны кебек, туфракта яши. Икенчеләре (мәсәлән, сөлекләр) — сулыкларда.
Моллюскларның кабырчык эчендә йомшак тәне була. Хайваннарның бу төркеменә ике капкачлы моллюсклар (еш кына аларны кабырчыклар дип атыйлар), әкәм-төкәм, лайлач, сигезаяк, кальмар, каракатицалар керә.
Энәтирелеләр — болар диңгез йолдызлары, диңгез керпеләре, диңгез лилияләре һәм диңгез кыярлары. Бу хайваннарны рәсемнән кара һәм фикер йөрт: аларга шундый исемнәр ни өчен бирелгән, алар барысы бергә ни өчен энәтирелеләр дип атала.
Кысласыманнар — болар кыслалар һәм аларга охшаш хайваннар: краблар, креветкалар, кырыгаяклар.
Үрмәкүчсыманнар — болар үрмәкүчләр һәм аларга охшаш: чаяннар, печәнче үрмәкүчләр, талпаннар. Аларның барысының да сигез (дүрт пар) аягы бар.
Бөҗәкләр — болары алты (өч пар) аягы булган хайваннар. Аларга коңгызлар, күбәләкләр, энә караклары, бал кортлары, чебеннәр һәм башкалар керә.
Балыклар — тәннәре тәңкә белән капланган су хайваннары. Аларга хәрәкәтләнергә йөзгечләре ярдәм итә. Балык суда эрегән кислородны саңаклары ярдәмендә сулый.
Җир-су хайваннары, яки амфибияләр — бу хайваннарның тән тиресе йомшак, ялангач, дымлы булып тора. Аларга бакалар, гөберле бакалар, тритоннар керә. Җир-су хайваннары гомеренең бер өлешен — җирдә (ягъни коры җирдә), ә калганын суда уздыра, менә шуңа күрә аларга шундый исем бирелгән.
Сөйрәлүчеләр, яки рептилияләр — бу хайваннарның тәне — коры кабырчыклар, кайберләренең панцирь белән капланган. Сөйрәлүчеләргә кәлтәләр, еланнар, ташбакалар, крокодиллар керә. Алар бөтен гомерләре буена шуышалар — сөйрәләләр.
Кошлар — тәне каурыйлар белән капланган хайваннар.
Җәнлекләр, яки имезүчеләр — бу хайваннарның тәне йон белән капланган. Алар үзләренең балаларын сөт имезеп үстерәләр.
Бу төркемнәрнең һәрберсе хайваннарның күп төрләрен берләштерә. Рәсемдә кошларның өч төре күрсәтелгән: зур песнәк, гади үрмәләч, йорт чыпчыгы. Галимнәр хайваннарның барлык төрләренә ике сүздән торган исем бирәләр. Ә без аларны песнәк, үрмәкүч, чыпчык дип кенә йөртәбез. Үсемлекләр кебек үк, төрле төрдәге хайваннар да бер-берсеннән аерылып тора.
Ә бер төрдән булган хайваннар бер-берсенә бик охшаш. Рәсемдә һәр төрдән ничә кош сурәтләнгән, сана. Ә барлыгы ничә кош?
КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
Галимнәргә хайваннарның 1 млн 500 меңгә якын төре билгеле. Аларның миллионнан артыгы — бөҗәкләр. Төрләр саны: балыкларның — якынча 20 000, җир-су хайваннарының — 3400, сөйрәлүчеләрнең — 6000, кошларның — 8600, җәнлекләрнең — 4000.
Ләкин Җир йөзендә яшәүче хайваннарның барысы да галимнәргә әле билгеле түгел. Еш кына яңа төрләр табылып тора, бигрәк тә бөҗәкләр.Аларны күбрәк галимнәр тулысынча тикшерергә өлгермәгән һәм үзендә бик күп серләрне саклаган тропик урманнарда ачалар.
УЙЛАП КАРА!
90—91 нче битләрдәге текстта телгә алынган хайваннарның исемнәре турында фикер йөрт. Кайбер исемнәр бу хайваннарның нинди үзенчәлекләре турында сөйли?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Дәрестә белгән хайваннарның төркемнәрен санап чык.
2. Һәр төркемнән 1—2 хайванны әйт.
3. Хайваннарның төрләре нәрсә ул, син моны ничек аңлатасың? Мисаллар китер.
Галим-зоологлар хайваннар патшалыгын күп санлы төркемнәргә бүләләр. Болар — суалчаннар, моллюсклар, энәтирелеләр, кысласыманнар, үрмәкүчсыманнар, бөҗәкләр, балыклар, җир-су хайваннары, сөйрәлүчеләр, кошлар, җәнлекләр. Бу төркемнәрнең һәрберсе күпләгән төрләрдән тора.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә яз: зоология, җир-су хайваннары, сөйрәлүчеләр,имезүчеләр.
2. Берегез — хайваннар төркемен, икенчегез бу төркемгә керүче хайваннарны әйтеп, уен үткәрегез.
3. «Великан на поляне» китабыннан «История с пиявкой» хикәясен укы. Бу хайваннарга карата күпчелек кешеләрнең мөнәсәбәте турында нәрсә әйтергә була? Аларга карата шундый мөнәсәбәт урынлымы?
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ син барча тереклекне бербөтен итеп тотучы күзгә күренми торган җепләр турында белерсең. Ләкин башта исеңә төшер: хайваннарның тереклеге өчен нәрсә кирәк. Син үсемлек азык белән тукланучы нинди хайваннарны беләсең? Нинди ерткыч хайваннарны беләсең? Синең төрле хайваннарның ничек туклануын, дошманнарыннан ничек саклануын күзәткәнең бармы?
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^