Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
НИНДИ ХАЙВАН НӘРСӘ БЕЛӘН ТУКЛАНА?
Төрле хайваннар төрле азык белән туклана. Үсемлек азык ашаучы хайваннар үсемлек белән тукланучылар дип атала. Бөҗәкләрне ашый торган хайваннарны бөҗәк белән тукланучылар диләр. Ерткыч хайваннар, яки ерткычлар, эрерәк табышны аулый. Икенче төр бөҗәкләр белән тукланучы бөҗәкләр дә ерткыч булып санала. Ниһаять, төрле азык белән тукланучы хайваннар да бар.
Туклану чылбырлары
Хайваннар үсемлекләр яки башка төр хайваннар белән тукланалар. Шуңа күрә галимнәр теле белән әйтсәк, тереклек ияләре үзара бер-берсе белән туклану чылбырында бәйләнештә тора.
Менә бер мисал. Урманда усаклар үсә. Аларның кабыгы белән куяннар туклана. Ә куянны бүре тотып ашарга мөмкин. Туклану чылбыры барлыкка килә: усак — куян — бүре.
Икенче мисал. Урман тычканы имән чикләвеге белән туклана. Ләкин тычкан үзе ябалакка азык булып тора.Бу очракта шундый туклану чылбыры күзәтелә: имән — урман тычканы — ябалак.
Туклану чылбырлары үсемлекләрдән башлана. Бу — беренче буын. Чылбырның икенче буыны — үсемлекләр белән тукланучы хайваннар. Өченче буын — бөҗәкләр белән тукланучылар яки ерткыч хайваннар.
Хайваннар ничек җайлашкан
Тавышсыз хәрәкәте, яхшы ишетүе, үткен тешләре — болар барысы да төлкегә табышын ауларга ярдәм итә. Ә менә ябалак... Аның зур күзләре төнлә дә яхшы күрә, йомшак каурыйлары тавышсыз очарга мөмкинлек бирә, үткен тырнаклары һәм бөгелгән нык томшыгы табышын эләктерергә һәм ашарга ярдәм итә.
Ерткыч хайваннарның азык табуга ничек яхшы җайлашуларын әйтеп тә торасы юк. Ләкин алар тырнагына эләгүче хайваннар да саклануга үзләренчә җайлашканнар. Куянның аяклары җитез — аны куып җитүе авыр. Куянны тунының төсе дә саклый: җәен ул соры, кышын ак. Керпенең саклану өчен энәләре бар. Кәлтә, әгәр аны дошманы койрыгыннан эләктерсә, койрыгын ерткычка калдырып кача. Аннан соң кәлтәнең койрыгы яңадан үсә.
Бөҗәкләр дә үзләренең дошманнарыннан — кәлтәләрдән, бөҗәкләр белән тукланучы кошлардан, ерткыч бөҗәкләрдән — кызык сакланалар. Чикерткәне яшел төсе саклый — үләннәр арасында чикерткә күренми. Ә камка, киресенчә, ачык төсе белән игътибарны үзенә җәлеп итә. Ни өчен соң? Камканың каны бик зәһәр. Алар ачык төсләре белән әйтерсең лә: «Безне ашарга ярамый! Кагылмагыз!»— дип, дошманнарын кисәтәләр.
ДӘРЕСЛЕК БЕЛӘН ЭШ ИТҮ
«Хайваннар ничек җайлашкан» дигән текстны игътибар белән укып чык. Түбәндәге план текстка туры киләме, тикшер:
1. Ерткычларның азык табуга җайлашканлыгы.
2. Хайваннарның дошманнарыннан саклануга җайлашканлыгы.
Бу планның һәр пункты дәреслектә нинди хайваннар мисалында аңлатылган, аларны атап чык.
УЙЛАП КАРА!
1. Туклану чылбырлары ни өчен үсемлекләрдән башлана?
2. Әгәр Җирдә бакалар, еланнар, ябалаклар, чикерткәләр калмаса, нәрсә булыр иде?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Хайваннарны, туклануларына бәйле рәвештә, нинди төркемнәргә бүләләр? 2. Туклану чылбыры нәрсә ул? Мисал китер. 3. Ерткыч хайваннар азык табуга ничек җайлашканнар? 4. Дошманнарыннан саклану өчен төрле хайваннарның нинди җайланмалары бар?
Үсемлекләр белән тукланучы, бөҗәкләр белән тукланучы, ерткыч, төрле азык белән тукланучы хайваннар була. Хайваннар туклану чылбырында үзара бер-берсе белән һәм үсемлекләр белән бәйләнгән.
БИРЕМНӘР
1. Туклану чылбырының моделен яса. Аны сыйныфташларың ясаган модельләр белән чагыштыр. Сезнең сыйныф укучылары ничә төрле туклану чылбыры төзегәннәр?
2. «Зелёные страницы» китабыннан камкалар турындагы хикәяне укы. Бу коңгызларның нәрсә белән туклануларына игътибар ит. Синең камкаларга карата карашың нинди? Син аларны саклау өчен нәрсә эшли аласың, уйла.
БЕЛЕМГӘ ОМТЫЛУЧЫЛАР ӨЧЕН
Ерткычлар турында мактау сүзе
Әле күптән түгел, куяннар, кабаннар һ. б. хайваннарның санын арттырырга уйлап, кешеләр ерткыч хайваннарны рәхимсез кырганнар иде.
Шулкадәр күп ерткыч җәнлекләр һәм кошлар үтерелде! Ләкин ерткычлар беткән урыннарда үсемлекләр белән тукланучы хайваннарның — куян, кабан, болан, көртлекләрнең — саны башта арта, ә аннан соң кимегәннән-кими бара. Бу ни өчен шулай була соң?
Ерткычлар башлыча авыру хайваннарны тоталар икән, ә сәламәт һәм көчле хайваннар тоттырмыйлар. Ерткыч хайваннар кырып бетерелгән урыннарда хайваннар арасында авырулар тарала, һәм хайваннар күпләп үлә. Ерткычлар табигать санитарлары икән.
Шулай ук төлкеләр һәм ябалакларның басуларда иген белән тукланучы кимерүчеләрне аулавы билгеле. Бер ябалак җәй дәвамында 1 тонна ашлыкны саклый!
Ерткыч җәнлекләргә һәм кошларга сак игълан ителгән. Кешеләр ерткыч бөҗәкләрне, мәсәлән, энә карагын, камкаларны да сакларга тиеш. Энә караклары — черкиләрне һәм чебеннәрне, ә камкалар үсемлек бетләрен күпләп ашыйлар. Ерткычларны әле бик матур булганнары өчен дә саклыйлар. Аларны саклау,— димәк, табигатьнең матурлыгын саклау.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ без имән урманында булырбыз һәм анда күзгә күренми торган челтәрне һәм күренмәс пирамиданы эзләп табарга тырышырбыз. Бу дәресне «Имәннең дуслары» дип атарга да булыр иде. Икенче сыйныфта сез чыршының дусларын белдегез инде. Исеңә төшер: чыршы урманында нинди хайваннар яши? Аларның чыршы белән нинди бәйләнеше бар?
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^