Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
КҮЗГӘ КҮРЕНМИ ТОРГАН ЧЕЛТӘР ҺӘМ КҮРЕНМӘС ПИРАМИДА
Имән урманында
Рәсемгә карап, үзебезне шушы урман уртасында дип уйла. Яныбызда мәһабәт имән. Бик сак бул, урманда яшәүчеләрне куркыта күрмә.
Имәнлектәге экологик бәйләнешләрне өйрәнербез.
Кара әле, бертөрле хайваннар (ниндиләр?) имән чикләвеге, яфраклары, аның үзагачы белән туклана. Бу хайваннар имән белән турыдан-туры бәйләнгән дип әйтергә була. Ә бу хайваннарны икенчеләре (ниндиләр?) аулый. Димәк, бу хайваннар да имән белән бәйләнгән, ләкин турыдан-туры түгел.
Әгәр кешеләр бу юан имәнне киссәләр, урман хайваннарына бик начар булачак. Үсемлекләр белән тукланучы хайваннарга гына түгел, бәлки бөҗәкләр белән тукланучыларга да, ерткычларга да! Ни өчен, аңлатып бир.
Күзгә күренми торган челтәр
Син туклану чылбырының нәрсә икәнен беләсең инде. Ләкин иң кызыклысы шул: табигатьтә төрле туклану чылбырлары үзара бер-берсе белән үрелгәнсыман. Анда туклану челтәре, яки азык челтәре барлыкка килә. Имән урманында әнә нинди азык челтәре. Андагы аерым туклану чылбырларын эзләп кара әле. Аңлатып бир: алар ни өчен шулай үзара бер-берсе белән үрелгән, тоташкан. Күргәнеңчә, урманда яшәүчеләр барысы да үзара бер-берсе белән бәйләнгән, кайсыдыр турыдан-туры, ә икенчеләре турыдан-туры түгел. Шуның өчен экологлар «урман — бербөтен ул» диләр.
Күзгә күренмәс пирамида
Ябалак, әлбәттә, тычканнан зуррак һәм авыррак, ә тычкан имән чикләвегеннән зуррак һәм авыррак. Әгәр безнең тылсымлы үлчәвебез булып, урмандагы барлык ябалакларны, барлык тычканнарны һәм барлык имән чикләвекләрен үлчәсәк, имән чикләвекләре — тычканнардан, ә тычканнар ябалаклардан күпкә авыррак булганын күрер идек. Ни өчен соң? Менә ни өчен, чөнки имән чикләвекләре урманда бик-бик күп, тычканнар күп кенә, ә ябалаклар аз.
Бу очраклы хәлме? Юк. Бер ябалакка туену өчен — күп тычкан, ә тычканга күпләгән имән чикләвекләре кирәк.
Экологик пирамида килеп чыкты.
Шуңа охшашлы күренмәс пирамидалар табигатьтә һәркайда бар. Ерткычлар (сан буенча да, гомуми массасы буенча да) үсемлекләр белән тукланучы хайваннарга караганда һәрвакыт азрак була. Ә үсемлекләр белән тукланучы хайваннар үзләре туклана торган үсемлекләргә караганда азрак.
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1.Имән урманында нинди хайваннар яши?
2. Имән урманында яшәүче хайваннарның имән белән нинди бәйләнеше бар?
3.«Турыдан-туры бәйләнгән», «турыдан-туры бәйләнмәгән» дигән төшенчәләр нәрсәне аңлата? Мисаллар китер.
4. Туклану челтәре нәрсә ул?
5. Экологик пирамида нәрсә ул?
6. Ни өчен экологлар «урман — бербөтен ул» диләр?
Табигатьтә туклану чылбырлары, үзара бер-берсе белән үрелеп, туклану челтәрен барлыкка китерәләр. Үсемлекләр һәм хайваннар шулай ук экологик пирамидалар барлыкка китерәләр. Аларның нигезендә — үсемлекләр, ә түбәсендә — ерткыч хайваннар.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә яз: туклану челтәре, экологик пирамида.
2. «Зелёные страницы» китабыннан имән, болан-коңгыз, урман тычканнары, тиен, кабан турында укы. Бу организмнарның урманда яшәүче башка тереклек белән нинди бәйләнештә торуына игътибар ит. Бу тереклек ияләренең берсе турында дәрестә чыгыш ясарга әзерлән.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ син бөҗәкләр һәм балыклар, җир-су хайваннары һәм сөйрәлүчеләр, кошлар һәм җәнлекләрнең ничек үрчүләре һәм үсүләре турында белерсең. Ләкин башта исеңә төшер: аквариумда — балыкларның, тере почмакта кошлар һәм җәнлекләрнең ничек үрчүен синең үзеңә күзәтергә туры килгәне булдымы? Хайваннарның үрчүе турында тагын нәрсә беләсең? Хайваннар үзләренең нәселе турында ничек кайгыртуын күзәткәнең бармы?
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^