Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ХАЙВАННАРНЫҢ ҮРЧҮЕ ҺӘМ ҮСЕШЕ
Бөҗәкләр
Бөҗәкләрнең үрчүе һәм үсеше белән без кычыткан күбәләге мисалында танышырбыз.
Бу күбәләк күкәйләрен кычытканга сала. Күкәйләрдән личинкалар чыга. Күбәләкнең личинкасын гусеница дип атыйлар. Ул олы күбәләккә бөтенләйгә охшамаган була. Гусеница кычыткан яфрагы белән туклана, бик тиз үсә, соңыннан хәрәкәтсез курчакка әверелә. Күп тә үтми, һәр курчактан җитлеккән күбәләк чыга.
Барлык бөҗәкләрдә дә курчаклар булмый. Мәсәлән, чикерткәләрдә юк. Чикерткәнең личинкасы кыяфәте белән олы чикерткәгә охшап тора, ләкин бик кечкенә һәм канатсыз була. Үсеп, һәр личинка берничә тапкыр кабыгын сала. Соңгы тапкыр салганда, кабыктан канатлы олы бөҗәк чыга.
Балыклар, җир-су хайваннары һәм сөйрәлүчеләр
Яз көне ана балыклар суга уылдык чәчә. Уылдыклардан маймычлар чыга, алар олы балыкларга охшый, ләкин бик кечкенә була. Маймычлар туклана, үсә һәм әкренләп олы хайванга әверелә.
Язын буаларда, елга-күлләрдә бакаларның күңелле җыры — «концертлары» яңгырап ишетелә. Бу вакытта бакаларның ана затлары суга уылдык чәчә. Берничә көннән уылдыклардан чукмарбашлар чыга. Кыяфәтләре белән алар, олы җир-су хайваннарыннан бигрәк, кечкенә балыкларга охшаган була. Чукмарбаш суда яши, туклана, үсә һәм әкренләп олы бакага әверелә. Үсеп җиткән гөберле бака, судан чыгып, коры җирдә яши башлый. Күпчелек башка төр бакалар да судан чыга. Ләкин гомер буе суда яши торганнары да бар.
Кәлтә, елан, ташбака, крокодилларның ана затлары шулай ук күкәй сала. Күкәйдән кечкенә кәлтә, елан, ташбака, крокодил чыга. Алар үсә һәм әкренләп олы хайванга әверелә.
Кошлар
Яз көне барлык кошлар да диярлек оя ясый. Ана кошлар ояга йомыркалар сала һәм, утырып, аларны үзенең тән җылысы белән җылыта.
Кайбер кошларның, мәсәлән үрдәкләрнең, йомыркадан мамык белән капланган бик хәрәкәтчән кошчык борынлый. Бер көн үтүгә нәни кошчыклар оядан чыгалар, хәтта аналарына ияреп йөри алалар, йөзәләр, чумалар һәм мөстәкыйль тукланалар.
Икенче кошларның йомыркадан көчсез шәрә кошчыклар чыга. Алар тиз үсә, ләкин аларны күп ашатырга кирәк. Сыерчыклар, мәсәлән, кошчыкларына көнгә 300 тапкыр җим алып кайта! Песнәкләр — 400 тапкыр! Төп азык булып бөҗәкләр хезмәт итә.
Яз ахырында — җәй башында күп кошларның балалары оясын ташлап китә. Алар, каурый белән капланган булса да, начар оча, мөстәкыйль туклана да алмый. Ата-аналары берникадәр вакыт аларны ашата, дошманнарыннан — мәче яки эттән саклый.
Җәнлекләр
Җәнлекләр балаларын тудыралар һәм сөт имезеп үстерәләр. Шуңа күрә җәнлекләрне имезүчеләр дип тә атыйлар.
...Ана аю кыш уртасында үзенең өнендә балалый. Ул, гадәттә, ике бала китерә. Алар башта бик кечкенә һәм ярдәмгә мохтаҗ булалар. Язын иреккә чыккач, әниләренә ияреп йөриләр. Әниләре аларны саклый һәм үзләренә азык табарга өйрәтә.
Күпчелек имезүчеләр яз көне балалый. Төлке балалары — өндә, тиеннең — агач куышлыгында яки агачтагы оясында, куян балалары куак астында яшеренеп яши. Төлке һәм тиен балалары сукыр һәм ярдәмгә мохтаҗ булып туа. Ә менә куян балалары тууның беренче көнендә үк яхшы күрә һәм йөри башлый. Кондыз балалары да тууга күрә, күп тә үтми, йөзә башлый. Әлбәттә, башта алар әти-әниләре күзәтүе астында йөзә. Әти-әниләренең кайгыртуы башка хайваннарның балаларына да кирәк.
ДӘРЕСЛЕК БЕЛӘН ЭШ ИТҮ
106 нчы биттәге рәсемне кара. Бу рәсемне син ничек дип исемләр идең? Бу рәсемдә нинди хайваннарның үсешләре күрсәтелгән? Рәсем буенча һәр хайванның үсешен өйрән һәм бу турыда сөйләргә әзерлән.
УЙЛАП КАРА!
1. Теге яки бу хайванның үсеше ничек бара? Телдән җавап бир, нинди сүзләр төшереп калдырылган.
Йомырка — ... — олы кош. Уылдык — ... — олы бака.
... — маймыч — олы балык. Күкәй — личинка — ... — күбәләк.
2. Яз көне җәнлек аулау һәм балык тоту тыела. Ни өчен?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Кычыткан күбәләге ничек үрчи һәм нинди үсеш ала?
2. Балыклар һәм җир-су хайваннарының, җир-су хайваннары һәм сөйрәлүчеләрнең үрчүен һәм үсешен чагыштыр.
3. Кошларның үрчүе һәм үсеше турында син нәрсә белдең?
4. Җәнлекләрнең үрчүе башка барлык хайваннарның үрчүеннән нәрсә белән аерыла?
5. Кошлар һәм җәнлекләр үзләренең нәселе турында ничек кайгырта?
Җәнлекләр балаларын тудыралар һәм аларны сөт имезеп туендыралар. Ләкин күпчелек башка хайваннар йомырка салалар яки уылдык чәчәләр. Кош йомыркасыннан — кошчык, бөҗәк күкәеннән личинка чыга. Балык уылдыгыннан — маймыч, баканыкыннан чукмарбаш чыга. Үсеп, алар барысы да олы хайваннарга әвереләләр.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә яз: личинка, курчак, маймыч, чукмарбаш. Бу сүзләрнең мәгънәсен телдән аңлатып бир.
2. Сине аеруча кызыксындырган хайваннарның үсешен күрсәткән модельне яса.
3. Әгәр мөмкинлек булса эт, песи, башка йорт хайваннары үзенең нәселе турында ничек кайгыртуын күзәт.
4. «Великан на поляне» китабыннан «Изучили», «История с головастиками» дигән хикәяләрне укы. Бу хикәяләрдә тасвирланган вакыйгалар турында син нәрсә уйлыйсың?
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ сүз хайваннарны саклау турында барыр. Ләкин башта уйла, үсемлекләр һәм кеше өчен хайваннарның нинди әһәмияте бар. Сорауларга җавап бир:
1. Син Россиянең һәм Татарстанның Кызыл китабына кертелгән нинди хайваннарны беләсең?
2. Сез яши торган төбәктә нинди хайваннар саклауга мохтаҗ?
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^