Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ХАЙВАННАРНЫ САКЛАУ
Хайваннарның табигатьтә әһәмияте искиткеч зур. Алардан башка күп үсемлекләр үрчи һәм тарала алмаслар иде.
Хайваннар кешеләргә дә бик кирәк. Алар азык продуктлары һәм кыйммәтле мех биргәннәре өчен генә түгел, бәлки барысы да диярлек бик матур һәм кызык булганнары өчен дә кирәк.
Кыргый хайваннарның табигый йорты булган урманнарны кисеп яки сулыкларны пычратып, кеше аларны күпләп юкка чыгарды. Кешенең хуҗалык эшчәнлеге һәм чамасыз аулау нәтиҗәсендә, бер төрле хайваннар бөтенләй юкка чыкты, ә икенчеләре сирәк очрый башлады.
Юлбарыс, морж, фламинго, бөркет, нәфис коңгыз... Бу хайваннар һәм башка бик күп төрләр хәзер бетү алдында. Алар Россиянең Кызыл китабына кертелгән. Кешеләр аларны сакларга тиеш!
Морж — бик зур диңгез җәнлеге. Аның озынлыгы 3 метрдан артык, ә авырлыгы якынча 1,5 тоннага җитә. Моржның казык тешләре 80 сантиметр озынлыкта! Алар моржларга диңгез төбеннән азык — диңгез моллюскларын эзләп табарга, ак аюлардан сакланырга, шулай ук судан чыгарга ярдәм итә.
Бөркет — эре, мәһабәт кош. Канат колачы 2 метрга җитә. Ул, үзенең табышын һавада югарыдан күзләп, канатларын озак какмый очарга мөмкин.
Фламинго. Кызгылт каурый белән капланган бу искиткеч матур кош су буйларында яши. Алар кечкенә кыслалар, бөҗәкләр, су үсемлекләренең орлыклары белән тукланалар.
Нәфис коңгыз урманнарда яши. Аның тәненең озынлыгы 3 сантиметрга якын. Ул урманга зарар китерүче гусеницаларны ашый.
Юлбарыс — безнең йорт мәчеләренең бер нәселе. Ул — 3 метрдан озынрак, көчле, җитез, матур җәнлек. Илебезнең көнчыгыш урманнарында яши.
Бөтен дөньяда һәм безнең илдә сирәк очрый торган хайваннарны аулау тыела, ә кайбер төрләренә ау чикләнгән. Балык тоту шулай ук чикләнгән. Тыюлыкларда хайваннар махсус саклана. Сирәк очрый торган хайваннарны сакларга зоопарклар да ярдәм итә. Тыюлыкта яки зоопаркта нинди дә булса төрдәге хайваннарның саны артса, аларны башка җирләргә күчерәләр.
Хайваннарның кайбер төрләре инде саклап калынды! Мәсәлән, кондыз, кеш. Димәк, кешеләр көчләрен кызганмасалар, башка сирәк очрый торган хайваннарны да саклап кала алалар икән.
Ләкин сирәк очрый торган хайваннарны саклау белән генә чикләнмәскә кирәк. Әлегә Кызыл китапка кертелмәгән, сан ягыннан куп булган төрләрне дә сакларга кирәк. Бу сиңа бик яхшы таныш тиен һәм керпе, песнәк һәм тукран, су бакасы һәм гөберле бака, төрле бөҗәкләр һәм башка бик күптөрле хайваннар. Аларның яшәве еш кына сиңа, синең табигатьтә үзеңне ничек тотуыңа бәйле.
Кош ояларын туздырырга, бакаларны үтерергә, төклетураларны, күбәләкләр, энә каракларын тотарга, кырмыска ояларын туздырырга һич ярамый! Ләкин боларны эшләмичә дә хайваннарга зур зыян килергә мөмкин. Әгәр урман буйлап чапсаң, шауласаң, агачларга менсәң — син хайваннарны борчыйсың.
Аларны бигрәк тә үрчү вакытында, язын һәм җәй башында куркытырга ярамый. Күп кошлар, мәсәлән, шуның өчен оя кора алмый яки йомырка салган оясын ташлап китә.
Табигать дуслары кагыйдәләре (экология кагыйдәләре)
1. Кыш көне кошларны ашатыйк, ә яз көне өлкәннәр ярдәмендә алар өчен оялар ясыйк.
2. Кош ояларына якын килмик. Безнең эз буенча аларны ерткычлар иснәнеп табарга һәм туздырырга мөмкин бит. Кошлар ояларын ташлап китмәсен өчен, аларга кагылмыйк.
3. Язын һәм җәй башында урманда һәм паркта йөргәндә, этне бавыннан ычкындырмыйк. Ул ярдәмгә мохтаҗ кошчыкларга һәм җәнлек балаларына ташланырга мөмкин бит.
4. Сәламәт кошчыкларны һәм җәнлек балаларын тотмыйк һәм өйгә алып кайтмыйк. Табигатьтә алар турында олы хайваннар кайгырта.
Хайваннар үзара бер-берсе белән туклану чылбырында бәйләнештә тора. Бер төрле хайваннарны саклап, син икенчеләренә дә булышасың. Әгәр, мәсәлән, бакаларны сакласаң, алар белән тукланучы челәннәр артыр.
Хайваннар үсемлекләр белән дә бәйләнештә. Мәсәлән, әгәр урманда яки болында букетлар җыйсаң, аларның нектары белән тукланучы төклетура һәм күбәләкләр кимер. Үсемлекләрнең хайваннар өчен яшеренү урыны булуын да онытма. Үлән, куак һәм агачларны саклап, син аларның куе әрәмәлегендә яшеренгән җәнлекләргә, кошларга, бөҗәкләргә булышасың.
УЙЛАП КАРА!
1. Аңлатып бир: ни өчен тыюлыкларда хайваннар өчен яшәү шартлары уңайлы?
2. Кешеләр урманда чыршы һәм наратларны саклап, нинди хайваннарга булышалар.
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Табигатьтә һәм кеше тормышында хайваннар нинди роль уйный?
2. Кыргый хайваннарның күп төрләре ни өчен сирәгәеп бара?
3. Махсус саклауга мохтаҗ нинди хайваннарны беләсең?
4. Урманда хайваннарга зыян килмәсен өчен, үз-үзеңне ничек тотарга?
5. Ни өчен хайваннарның үзләрен генә түгел, ә алар яши торган урыннарны да сакларга кирәк?
6. Хайваннарны саклау өчен кешеләр нәрсәләр эшлиләр?
Кешеләрнең хуҗалык эшчәнлеге, җәнлекләрне чамасыз аулау һәм балык тоту, кешенең табигатьтә үз-үзен дөрес тотмавы нәтиҗәсендә, күп кыргый хайваннар бетү алдында тора, аларның күбесе Кызыл китапка кертелде. Сирәк очрый торган хайваннарны аулау тыела. Хайваннарның үзләрен генә түгел, шулай ук алар яши торган урыннарны да сакларга кирәк.
БИРЕМНӘР
1. «Великан на поляне китабыннан «Не ловите насекомых для коллекций» дигән хикәяне укы. Игътибар ит: Россиянең һәм Татарстанның Кызыл китабына нинди бөҗәкләр кертелгән?
2. Табигатьтә үз-үзеңне тотышыңа анализ яса. Син хайваннарга һәм аларның яшәү тирәлегенә карата һәрвакытта да сакчыл караштамы?
3. Үзеңнең нәни дусларың өчен «Хайваннарны сакла!» дигән кечкенә китап яса. Анда саклана торган 1—2 хайван турында мәгълүмат урнаштырырга онытма.
БЕЛЕМГӘ ОМТЫЛУЧЫЛАР ӨЧЕН
Зоопарк нәрсә ул
«Зоопарк» — кыскартылган сүз. Тулысынча ул — «зоология паркы», ягъни хайваннар яши торган парк дигәнне аңлата (зоология хайваннар турындагы фән булуын син хәтерлисеңдер).
Зоопаркларга ел саен миллионлаган кеше килеп китә, алар арасында бигрәк тә балалар күп була. Зоопарклар хайваннарны кызыксынып карау өчен кирәк. Ләкин моның өчен генә дә түгел. Биредә галим-зоологлар тикшеренүләр үткәрәләр. Мәскәү зоопаркында, мәсәлән, галимнәр йөзләгән төр хайваннарның туклану үзенчәлекләрен җентекләп өйрәнделәр. Бу фәнни мәгълүматлардан башка зоопаркларның хезмәткәрләре үзләрендә тәрбияләнүче хайваннар өчен меню төзегәндә файдаланалар.
Зоопарклар әле тагын — сирәк очрый һәм юкка чыгып бара торган хайваннар өчен саклану урыны да. Рәхимсез аулау нәтиҗәсендә (!) тайгада кешләр бөтенләй бетте дигәндә, Мәскәү зоопаркында алардан үрчем алынды. Һәм бу җәнлекне юкка чыгудан саклап калырга ярдәм итте. Хәзер илебез зоопаркларында сирәк очрый торган хайваннарның бик күп төрләрен асрыйлар.
Шулай итеп, нәрсә соң ул зоопарк? Бу — барлык табигатьне яратучылар өчен «тере музей». Галимнәр өчен—«тере лаборатория». Сирәк очрый торган хайваннар өчен — саклану урыны.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ без терек табигатьнең тагын бер гаҗәеп патшалыгында — гөмбәләр патшалыгында булырбыз. Син нинди гөмбәләрне беләсең? Үзең җыярга туры килгән гөмбәләрнең исемнәрен әйт.
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^