Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ГӨМБӘЛӘР ПАТШАЛЫГЫ
Гөмбәләр патшалыгы гаять бай. Галимнәргә бу организмнарның 100 меңгә якын төре билгеле.
Гадәттә син урманда күргән гөмбәләр эшләпәдән һәм аяктан (төптән) торалар. Ә төптән җир астында төрле якка нечкә, ак, бер-берсе белән чуалып беткән җепләр китә. Бу гөмбәнең җир асты өлеше — гөмбәлеге. Ул туфрактан су һәм суда эрегән минераль тозларны суыра. Гөмбәләр, үсемлекләрдән аермалы буларак, үзләре өчен туклану матдәләрен җитештерә алмыйлар. Алар туклыклы матдәләрне туфрактагы үлгән үсемлек һәм хайван калдыкларыннан суыралар. Ә үзләре үсемлек калдыкларының таркалуына һәм черемә барлыкка килүенә булышлык итәләр.
Урманда күп кенә гөмбәләр агачлар белән тыгыз бәйләнештә. Гөмбәлек җепләре агач тамырлары белән үрелеп үсә һәм үсемлеккә туфрактан су һәм тозлар суырырга ярдәм итә. Гөмбә үзе үсемлектән аның организмында яктыда барлыкка килгән туклыклы матдәләрне ала. Шулай итеп, гөмбәләр һәм агачлар бер-берсенә булышып яши.
Гөмбәләр белән урман хайваннары тукланган өчен дә алар урманга бик кирәк.
Гөмбәләр — урман байлыгы. Аларга карата сак бул! Гөмбәләрнең кайбер төрләре Кызыл китапка кертелгән. Алар махсус саклауга мохтаҗ.
Ашарга яраклы һәм ашарга яраксыз гөмбәләр
Безнең илдә ашарга яраклы гөмбәләрнең 300 гә якын төре очраса да, шуларның бары берничә дистәсе генә киң таралган. Ашарга яраклы һәм яраксыз гөмбәләрнең күбесе охшаш. Шуңа күрә балаларга гөмбәне өлкәннәр белән генә җыю рөхсәт ителә.
Бу гөмбәләрне кәрзинеңә сал!
1. Ак гөмбә
Эшләпәсенең аскы ягы ак яки саргылт төстә, аягында ак челтәрсыман бизәкләр бар, йомшагы кискәннән соң ак килеш кала.
2. Көзге баллы гөмбә
Эшләпәсенең аскы ягы саргылт ак төстә, кара таплар бар, аягында боҗрасы була, йомшагы ак төстә, хуш исле.
3. Шампиньон
Эшләпәсенең аскы ягы алсу яки шәмәхә төстә, аягының түбәнге өлешендә калпагы юк.
Ә боларын урманда калдыр!
1. Үтле гөмбә (ялган ак гөмбә)
Эшләпәсенең аскы ягы алсу төстә, аягында кара челтәрсыман бизәге бар, йомшагы кискәч алсулана. Агулы түгел, ләкин бик әче гөмбә!
2. Кирпеч төсендәге ялган баллы гөмбә
Эшләпәсенең аскы ягы караңгы төстә, сабында боҗрасы юк, йомшагы саргылт төстә, начар исле. Агулы гөмбә!
3. Томсык гөмбә» агулы аксыл гөмбә
Эшләпәсенең аскы ягы ак төстә, аягының түбәнге өлешендә читләре ертылган калпагы бар. Үтергеч агулы гөмбә! Аннан саклан!
Гөмбәләрне ничек җыярга
1. Үзең яхшы белгән гөмбәләрне генә җый. Гөмбәләр арасында агулылары да аз түгел бит.
2. Гөмбә эзләгәндә, мүкне өзгәләмә һәм яфракларны читкә таратма. Гөмбәлек кояш нурлары астында калып кибәргә һәм үләргә мөмкин.
3. Гөмбәлеккә зыян китермәс өчен, иң яхшысы, гөмбәне пычак белән кисеп җыярга.
4. Картайган гөмбәләрне алмаска кирәк. Аларда кеше өчен куркынычлы агу булырга мөмкин.
5. Гөмбәләрне автомобиль юллары, промышленность предприятиеләре яныннан һәм шәһәр паркларыннан җыярга ярамый. Бу гөмбәләрдә автомобильләр һәм предприятиеләрдән әйләнә-тирәгә бүленеп чыккан зарарлы матдәләр туплана.
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Гөмбә нинди өлешләрдән тора?
2. Гөмбәләр агачлар белән ничек бәйләнгән?
3. Гөмбәләрнең урман өчен нинди әһәмияте бар?
4. Син ашарга яраклы һәм ашарга яраксыз нинди гөмбәләрне беләсең?
5. Гөмбәне дөрес итеп ничек җыярга?
Гадәттә, без урманда очрата торган гөмбәләр эшләпәдән, аяктан (төптән) һәм гөмбәлектән тора. Гөмбәләр урман тормышында зур роль уйный. Аларга сакчыл карашта булырга кирәк. Гөмбәләрнең кайбер төрләре Кызыл китапка кертелгән. Гөмбә җыйганда, ашарга яраклы һәм ашарга яраксызларны бутамас өчен, игътибарлы булырга кирәк.
БИРЕМНӘР
1. Сүзлекчәгә яз: гөмбәлек, ашарга яраклы гөмбәләр, ашарга яраксыз гөмбәләр.
2. «Великан на поляне» китабыннан «Кому нужен мухомор» хикәясен укы. Гөмбәләргә карата Серёжа эшләргә теләгәнне синең эшләгәнең бармы?
3. Пластилиннан ашарга яраклы һәм ашарга яраксыз берничә гөмбә әвәлә. Аларның үзенчәлекле билгеләрен дөрес күрсәтергә тырыш. Бәлки мәктәп өчен яхшы күргәзмә әсбап килеп чыгар.
БЕЛЕМГӘ ОМТЫЛУЧЫЛАР ӨЧЕН
Лишайниклар нәрсә ул?
Кара әле, лишайниклар нинди матур! Алар күп булган урында урман әкияттәгечә күренә. Күп галимнәр лишайникларны гөмбәләр патшалыгына кертәләр. Ләкин кайберләре аларны терек табигатьнең мөстәкыйль патшалыгы итеп саныйлар! Ни өчен соң лишайникларның табигатьтәге урыны турында төрле галимнәр төрле фикердә? Эш менә нәрсәдә, лишайник ул — гөмбәдән һәм суүсемнән торган гаҗәеп организм. Микроскопта караганда, лишайникның тәне гөмбә җепләреннән урелгәнсыман булуын һәм алар арасында вак кына яшел суүсемнәр урнашуын күрергә мөмкин.
АЛДАГЫ ДӘРЕСТӘ син һәр тереклек иясенең, хәтта бик кечкенә бактериянең дә, безнең планетада бердәм тереклек әйләнешендә үз урыны барлыгын белерсең. Ә хәзергә исеңә төшер: терек табигатьне галимнәр нинди патшалыкларга бүләләр. Туклану чылбыры, азык челтәре, экологик пирамида нәрсә ул?
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^