Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
БӨЕК ТЕРЕКЛЕК ӘЙЛӘНЕШЕ
Синең, бәлки, «Король Лев» дигән данлыклы мультфильмны караганың яки шул исемдәге китапны укыганың бардыр. Хәтерлисеңме, зирәк арыслан Муфаса үзенең малае Симба белән саванналарны карап йөргәндә аңа нәрсә әйткәнен?
Ул:
— Син әйләнә-тирәңдә күргән бар нәрсә тиз үзгәрүчән тигезләнеш хәлендә... Үрмәләүче кырмыскалардан алып җитез антилопаларга кадәр булган — барлык тереклек ияләрен ихтирам итәргә кирәк! — дигән иде.
— Ләкин без антилопаларны ашыйбыз бит! — дип кычкырып җибәрде Симба.
— Дөрес. Ләкин миңа аңлатырга ирек бир,— диде Муфаса.— Без үлгәннән соң, безнең тәнебез үләнгә әйләнә. Ә үләнне антилопа ашый. Шулай итеп, без барыбыз да зур тереклек әйләнешенең кисәкчекләре булып торабыз!
Король Арыслан бик хаклы. Тереклек әйләнеше чынлап та бар, һәм һәр тере организм аның кисәкчеге булып тора. Узган дәресләрнең берсендә без Җирдә су әйләнеше белән танышкан идек. Ә хәзер тереклек әйләнеше ничек баруын тикшерик.
Бу әйләнешнең төп буыннарын организмнарның өч төркеме төзи: җитештерүче организмнар, кулланучы организмнар һәм таркатучы организмнар.
Җитештерүче организмнар дип галим-экологлар үсемлекләрне атыйлар. Бары тик үсемлек кенә, Кояш энергиясен файдаланып, углекислый газдан һәм судан туклыклы матдәләр (шикәр, крахмал) барлыкка китерергә, җитештерергә сәләтле.
Хайваннар үсемлекләрдә барлыкка килгән матдәләр белән тукланалар. Шуңа күрә хайваннарны кулланучы организмнар дип атыйлар.
Бактерияләр һәм гөмбәләр үлгән үсемлек һәм хайван калдыкларын тарката. Алар ярдәмендә бу калдыклар черемәгә әйләнә, ә аннан соң черемә үсемлекләр өчен кирәкле тозлар барлыкка китереп таркала. Менә ни өчен галимнәр бактерияләр һәм гөмбәләрне таркатучы организмнар дип атыйлар.
Күргәнеңчә, терек табигатьнең төрле патшалык вәкилләре тереклек әйләнешендә төрле роль уйный. Үсемлекләр — җитештерүчеләр; хайваннар — кулланучылар; ә бактерияләр һәм гөмбәләр — таркатучылар. Һәм бу буыннарның һәрберсе кирәкле.
Тереклек әйләнешендә туфрак зур роль уйный. Сез хәтерлисездер, туфракның төп өлеше — черемә. Бактерияләр тәэсиреннән анда тозлар барлыкка килә. Аларны үсемлекләр үзләштерә. Үсемлекләр белән хайваннар туклана.
Үсемлекләр һәм хайваннар үлгәннән соң, аларның калдыклары туфракка эләгә һәм таркатучы организмнар тәэсиреннән черемәгә әйләнә. Ә аннан соң черемәдән яңадан тозлар барлыкка килә. Аларны икенче үсемлекләр үзләштерә, ә бу үсемлекләр белән икенче хайваннар туклана...
Менә шулай матдәләр табигатьтә әйләнеш ясап «сәяхәт итәләр». Әгәр туфрак юкка чыкса, бу әйләнеш өзелә.
Шулай итеп, барлык тере организмнар һәм туфрак — Җирдә бердәм тереклек әйләнешендә катнашучылар.
УЙЛАП КАРА!
1. Арыслан Муфаса үзенең баласы Симбага әйткән сүзләрне кабат укы. Ни өчен ул тиз «үзгәрүчән тигезләнеш» турында һәм «барлык тереклек ияләрен ихтирам итәргә» кирәклеге турында әйткән? Арысланның тереклек әйләнеше турындагы сүзләре төгәлрәк булсын өчен, галим-эколог аны ничегрәк тулыландырыр иде?
2. Җирдә тереклек әйләнешенең кайсы да булса бер буыны юкка чыккан дип күз алдыңа китер. Сөйләп бир: а) үсемлекләр; б) хайваннар; в) гөмбәләр һәм бактерияләр; г) туфрак юкка чыкса нәрсә булыр?
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
1. Организмнарның нинди төркемнәре тереклек әйләнешенең төп буыннарын төзи?
2. Ни өчен үсемлекләр — җитештерүче организмнар, ә хайваннар кулланучы организмнар дип атала?
3. Нинди организмнар таркатучылар дип атала? Тереклек әйләнешендә аларның роле нинди?
4. Тереклек әйләнешендә туфракның роле нинди?
Барлык тере организмнар һәм туфрак — безнең планетада бердәм тереклек әйләнешендә катнашучылар.
БИРЕМНӘР
1. Дәреслектәге схема буенча, Җирдә тереклек әйләнеше турында сөйләргә өйрән.
2. Тереклек әйләнешен күрсәтүче модель уйла һәм яса.
1. Дөнья ничек төзелгән
2. Бу гаҗәеп табигать
3. Без һәм безнең сәламәтлек



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^